Аллаһы Тәгалә риза булсын, дисәң
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиздинкардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүмүәрахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Ибне Мәсгудтән: «Иң изге гамәл нәрсә?» — дип сорагач, ул: «Иң изге гамәл — вакытында укылган намаз», — дип җавап биргән. Хәзрәти Гали (р. г.): «Җир йөзендәге барча галимнәрдән сорасаң да, шушы җавапны әйтерләр иде, әмма иң изге гамәл — Аллаһы Тәгалә аннан риза булган һәм Раббыбыз каршында кабул булган гамәл», — дигән. Без нәрсә генә эшләсәк тә, нинди генә гыйбадәт кылсак та Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, Ул риза булырлык итеп эшләргә тиешбез. Шуның өчен дә фарызларны укыр алдыннан һәркайсыбыз нияттә «Халисән лилләәһи тәгалә», ягъни «Аллаһы ризалыгы өчен» дип ниятлибез. Раббың риза булсын өчен, фарызларны үтәү, харамнардан тыелу кирәк.
Без җәмгыять эчендә, халык-лар арасында яшибез. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен, фарызларны үтәү, мәчеткә йөрү генә җитми, Раббыбыз Үзенең ризалыгын кешеләр ризалыгы аркылы да җиткерә. Һәркайсыбызның туган ил, туган җир, туган тел, милләт, әти-әни, туганнар, күршеләр, җәмгыятьтәге кешеләр алдында бурычы бар.
Кайберәүләр намазга шулкадәр игътибар күрсәтәләр, ә үзләре тирә-юньдәгеләрне, әти-әнине, хәтта аныңча уйламаган дин кардәшен рәнҗетүне бернигә дә санамыйлар. Аллаһының ризалыгын аласың килә икән, фарызларыңны җиренә җиткереп үтәргә, харамнан тыелып, һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә булырга, уртак тел табарга кирәк. Гөнаһ кылучының да үзе түгел, ә эшләгән гөнаһы нәфрәт уятырга тиеш. Берәү коега төшеп китсә, яисә сазлыкка бата башласа, аны күргән һәркем аңа кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ни өчен соң гөнаһ баткаклыгына кергәннәргә ярдәм кулы сузарга ашыйкмыйбыз? Алар да бит Аллаһының бәндәсе, алар да Аллаһыга бала анасына кадерле булган кебек кадерле. Әлбәттә аларны сүгеп, каһәрләп, гайбәтләрен сөйләп кенә Аллаһының ризалыгын алып булмый.
Ибраһим (г-м) янына бер кеше килеп ашарга сорый. Ибраһим (г-м) аның утка табынучы икәнен белгәч, аңа ашарга бирми чыгарып җибәрә. Шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә аны: «Мин җир йөзендә бар халыкка диненә, милләтенә карамыйча ризык бирәм, син нишләп минем бәндәмне борып чыгардың», — дип шелтәли. Ибраһим (г-м), урамга чыгып, теге кешене куып җитә һәм кире өенә чакырып кунак итә. Әлеге кеше: «Нишләп әле синең фикерең үзгәрде?» — дип сорый. Ибраһим (г-м) Аллаһының шелтәләвен әйткәч, ул: «Мин синең Раббыңа иман китерәм», — ди.
Иман китергәнбез, намазлар укыйбыз икән, безнең үз- үзебезне тотышыбызда, холкыбызда аның әсәре булырга тиеш. Кешеләр безгә карап ислам диненә бәя бирә. Башкаларга карата тискәре мөнәсәбәттә булсак, үзебезне матур тота алмасак, башкалар аны диннең кимчелеге дип кабул итә һәм бу аларны диннән ерагайта. Әлеге очракта без телибезме, теләмибезме, кешеләргә Аллаһының рәхмәтен җиткерүче түгел, диннән биздерүче ролен үтибез.
Аллаһы Раббыбыз бар кешене дә бертөрле итеп яратмаган, бар кеше берьюлы дингә килми. Кайчандыр үзебез дә намаз укыймый, ураза тотмый идек. Бүген шуларны сәбәп итеп ара өзү, дошманлык саклау Аллаһының ризалыгын алу түгел. Күркәм холкың, матур мөгамәләң белән кемдәдер дингә мәхәббәт уята алгансың икән — Аллаһының ризалыгын алдың дигән сүз. Вәгазь ул нинди генә матур булмасын, әгәр аның артында гүзәл әхлаклы кеше тормаса — буш сүз. Үз сүзең белән үзеңне тәртипкә китерә алмыйсың икән, сүзеңнең куәте башкаларга ничек ирешсен?.. Чиста калебтән чыккан сүзнең генә куәте бар.
Бөек татар язучысы Г. Тукай: «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә», — дип язган. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын аласың килсә, ризыгыңны да хезмәт белән тап, башкаларга да хезмәт ит. Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә: «Халыкка хезмәт иткән генә халыкның хөрмәтен казана ала һәм Раббысы каршында дәрәҗәгә ирешә», — дигән.
Башкаларга килгән авырлыкларны уртаклашу сәламәтлегеңә шөкерана һәм Аллаһының ризалыгын алуга сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Кешеләрнең, моң-зарларын сөйләп, сезгә мөрәҗәгать итүләре, Аллаһының рәхмәте килүгә бер мисал», — дигән.
Раббың синнән риза икән, йөрәгеңдә Аңа карата мәхәббәт булырга һәм ул йөрәк һәркемгә ярдәмгә ашыгып торырга тиеш.
Шул чакта гына син ихласлы мөселман буласың һәм шунда гына синең белән бергә исемең үлми. Ихластан башкаларга ярдәм иткән, башкаларның борчу-мәшәкатьләрен, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашкан, гомерен халкына хезмәткә багышлаган кеше Аллаһының ризалыгын ала һәм үлгәннән соң да башкаларның күңелендә яши.
Раббым телләребезгә, күңелләребезгә сабырлык биреп, алдагы гомерләребезне Үзе риза булырлык итеп үткәрергә насыйп кылса иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев