Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Алсинәнең ифтарына быел милли бизәкләрдән киләсе иде

Һәр кылган гамәлнең файдалы ягы булырга тиеш

«Кызлар, бу тормышта безгә бер-беребезгә терәк булырга, бер-беребезгә таяна белергә кирәк», дип, Алсинә инде менә һәр Рамазан ае саен ифтар үткәрә.

Алсинә ул — Кариле кызы, Арчада полиция бүлегендә эшли, , Балтачтагы «Мәрьям» кафесы хуҗасының хуҗабикәсе, әтисе Фәнил дә, әнисе Резеда да бик актив кешеләр.

Ул үткәргән ифтарлар гадәти генә түгел, аның эчтәлегендә ни дә булса ята, кемгәдер файдалы да, файдалы да түгелдер бәлкем, әмма беренчедән, ураза тоткан ханымнар-туташларның бирегә килеп авыз ачуы — бер савап булса, гүзәл затларны тормыш мәшәкатьләреннән арындырып ял иттереп алу — икенче савап, файдалы мәгълүматлар җиткерү — өченче савап. Тагын бер зур савабы бар — ифтар үткәрүчеләр ел да бирегә килгән сәдакаларны тумыштан авыру балаларга дәва өчен бирәләр. Аннан соң бу ифтарда эшмәкәр ханымнар-туташлар үзләре җитештерә яки сата торган товарларны да тәкъдим итә ала.

Халкыбызның милли бизәкләре төшерелгән киемнәрдән, бизәнгечләрдән килү дә ана сөте белән кергән туган телебезне хөрмәт итүләрдән, татар милләтенең яшәешенә, киләчәгенә өлеш кертүләрдән санала.

Сатып алам дигән кешегә алка, муенса ише бизәнү әйберләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Алсинә башта буяу эшләреннән торган мастер-класс үткәртте, бар дөньягызны онытып, матур уйларга бирелеп рәхәтләнеп буягыз, дип, мәчет сурәтен буятты. Уйларга бирелеп утырмады безнең актив кызларыбыз, сөйләшә-сөйләшә, аралаша-аралаша, тиз арада буяп та куйдылар, аннан хатын-кыз сәламәтлеге турында сөйләшенде, спикер — Айгөл Ганиева иде, Альбина Фазлыева исә гаиләдәге сабырлык турында вәгазь сөйләде. Алсу Надршина күңелләргә үтеп керерлек итеп Коръән укыды.

Авыз ачкач, табындагы нигъмәтләр белән сыйланып алгач, Казан кызы Гүзәл (тумышы-чыгышы белән Бөрбашныкы) викторина уздырып алды, дөрес җавап бирүчеләргә иганәчеләр саллы бүләкләр әзерләгән, отышлы лотерея уйнатып та хәйран яхшы гына бүләкләр өләште Алсинә.

Ифтарга килүчеләр физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен куелган әрҗәгә алып килгән сәдакаларын салдылар, ике кечкенә матур кыз шигырь илә мөнәҗәтләр дә башкарды, Гөлфия ханымның мөнәҗәте дә йөрәкләргә үтеп керде. Ул кичне Коръән тыңлап ләззәтләнгән мизгелләр күңелләрдә озак саклана. «Мәрьям» кафесында узган, хәйриягә корылган ифтар күңелләрне хушландырып җибәрергә, үзеңнең гүзәллегеңне тагын бер кат тоярга һәм яңа омтылышларга рухланып эшли башларга бер сәбәп ул. Алсинә ел да куйган максатына ирешә. Моның өчен Алсинә ханымга зур рәхмәт, Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразалар кабуллардан булып, зур итеп ифтар мәҗлесе оештырган бу өч бала әнисе булган күркәм ханымга, аның гаиләсенә, якыннарына әҗер-саваплары булса иде.

— Һәр кылган гамәлнең файдалы ягы булырга тиеш, — ди Алсинә. — Эшмәкәр ханымнар һәм туташлар да бизнеста яшәп калыр, үрләр яулар өчен бер-берсенә ярдәмләшеп эшләсәләр, күпкә җиңелрәк бит. Менә бу ифтарда да уңган кызларның һәрберсе белән таныштырып, нәрсә белән шөгыльләнүләрен әйтеп чыктым, визиткаларын бирдем, рәхәтләнеп эшләсеннәр, кулланучылары күп булсын, мин менә шундый изге теләкләрдә калам. Аннан арган-йөдәгән хатын-кызларны бер ял иттереп алу - шулай ук үзалдыма куйган бурычым.

Мәҗлестә эшмәкәр ханымнар-туташлар гына түгел, башка өлкәдә хезмәт куючы гүзәл затларыбыз да күп иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар