Җәннәт – әниләрнең аяк астында
Әгәр кеше әти-әнисенә яхшы эштә вәгъдә биреп, алар исән вакытта үтәргә өлгермәгән булса, алар вафат булгач үтәсә дә, аларны сөендерер
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүл-лааһи үә бәракәәтүһ, менә бүген күркәм мәҗлескә җыелдык һәм бүгенге дәреснең төп темасы – әти-әниләребез турында.
Мондый сөйләшү барышында мин, кемнәрнең әти-әниләре исән, кемнәрнеке бакыйлыкка күчкән, дигән сорау бирүдән башлыйм. Күрәбез, яшьрәкләрнең әти-әниләре исән-сау, олы яшьтәге тыңлаучыларның әти-әниләре инде вафат булган. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә (мәгънәсе): «Без кешегә: ата-анаңа игелекле бул, дип васыять иттек. Анасы аны нинди кыенлыклар белән карынында йөртә. Ике ел буе сөтеннән аермаенча имезеп үстерә. Бәс, иң башта Миңа, аннан соң ата-анага шөкер ит, дип васыять иттек. Кайтарылыш бары тик Миңа гына булыр» («Локман», 14), – дип мөрәҗәгать итә. Пәйгамбәребез янына бер кеше килгән һәм: «Әти-әниемә аларның вафатыннан соң изгелекләр кыла аламмы?» – дип сораган. Пәйгамбәр аңа: «Әйе, алар өчен хәер-дога кылу, истигъфар әйтү, аларга биргән вәгъдәләреңне үтәү, алар аша туган булган кешеләр белән араны саклау һәм аларның дусларына хөрмәт күрсәтү», – дип җавап кайтарган (Әбү Даут риваяте).
1. Хәер-дога – иң җиңел изгелек.
Кешеләрдән: «Әти-әниең өчен никадәр дога кыласың?» – дип сорасаң, төрле җаваплар ишетәсең: «Җомга саен», «Елына бер аш җыеп искә алабыз», «Һәркөн дога кылырга тырышам» һ.б. Димәк, җаваплар тормышның үзе кебек төрле. Сезгә дога кылу, ата-анага шөкерле булу турында берничә фикер җиткерәм:
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Миңа һәм ата-анаңа шөкерле бул», - дип боера («Локман», 14).
Имам Куртуби тәфсирендә Суфьян ибн Гуйәйнә (р.г.) сүзләрен китергән: «Кем биш вакыт намазын башкарса – Аллаһыга шөкер кылды. Кем биш намазыннан соң ата- анасына хәер дога кылса, ата-анасына шөкер кылды».
Әбү Хәнифә хәзрәтләре: «Хәммәт (остазы) вафат булганнан бу көнгә кадәр укыган намазларым соңында, Хәммәт өчен, атам белән анам өчен, үземдә укыган шәкертләрем өчен изге дога кылмый калмадым», – дигән (Риза Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе»).
Димәк, итагатьле ул-кыз ата-анасы өчен елына, атнасына яки көненә бер мәртәбә түгел, һәркөн кимендә БИШ мәртәбә изге дога кыла. Әти-әниең исән булсалар да шул ук кагыйдә саклана.
Кызганыч, бүгенге көндә моны кемнәр генә эшлибез икән, дигән сорау туа.
2. Истигъфар кылу.
Истигъфар кылу – доганың бер төре, мәрхүм булганнар өчен иң файдалысы. Чөнки, кеше өстенә килгән һәр бәла – гомер барышында җыйган гөнаһларының ачы нәтиҗәсе. Кабердә һәм ахирәттә дә газап шулар сәбәпле килә. Димәк, ул сәбәпләрне хәл итсәк, Аллаһының рәхмәте үзе килә: җәннәте дә, җимешләре дә, башкалары да.
Әбү Һүрәйра: «Мәрхүмнең оҗмахта дәрәҗәсен күтәрерләр. Ул: «Раббым, бу хөрмәт ни сәбәпле?» – дип сорар. Аңа: «Балаң синең өчен истигъфар кылды», – дип әйтерләр», – дигән (Бохари риваяте).
Истигъфарның мәгънәсе – Аллаһыдан гафу итүен ялвару. «Әстәгъфируллаһ» сүзе – «мин Аллаһыдан гафу сорыйм» дигәнне аңлата.
Нух пәйгамбәр заяга гына шушы доганы кылмагандыр: «Әй Раббым, мине, минем әти-әниемне, минем йортыма мөэмин булып керүчене һәм мөэминәләрне кичерсәң иде». (Нух, 28 аять).
Ибраһим пәйгамбәр дә бу доганы кылды: «Әй Раббыбыз, мине һәм әти-әниемне һәм мөэминнәрне хисап торгызылачак көнне кичерсәң иде». (Ибраһим, 41 аять).
Димәк, вафат булган әти-әниең, туганнарың, барча мөселманнар өчен гафу сорау бик изге эш. Моны үзеңдә көндәлек гадәт итеп тәрбияләргә кирәк.
Губәдә ибн әс Самит (р.г.) әйтте: Мин пәйгамбәребезнең шундый сүзләрен ишеттем: «Кем мөэмин һәм мөэминәләр өчен истигъфар кыла, Аллаһ аңа һәр мөэмин һәм мөэминә өчен савап яза, бирә». (Табәрани риваяте).
Уйлап карагыз, күз алдыгызга китерегез: әгәр бер кеше: Йә Аллаһ, җир өстендә яшәүче, яшәгән барча мөселманнарның гөнаһларын кичерсәң иде, – дип дога кылса, шул кадәр мөселманнарның саны буенча савап ала. Әлбәттә, аларның санын Аллаһтан башка һичкем белми, әмма санына күрә савабына ирешә.
Туксанынчы елларда, шәкерт булган чакларда, намазлардан соң әби- бабайларның догаларын тыңлый идем. Ни өчендер алар намаз ахырында, дога кылганда күп урынны әрвахларга бирүләрен аңлап бетерми идем. Еллар барган саен әби-бабайларым, аннан әтием, аннан апа-абыйлар исәннәр исемлегеннән мәрхүмнәр исемлегенә күчтеләр. Һәм менә 20-25 ел үткәч кенә бу хикмәтне аңлый башладым, ягъни алар шикелле үк, озаклап, мин дә әти-әни, якыннарым өчен дога кылам бит.
3. Аларга биргән вәгъдәләрне үтәү.
Әгәр кеше әти-әнисенә яхшы эштә вәгъдә биреп, алар исән вакытта үтәргә өлгермәгән булса, алар вафат булгач үтәсә дә, аларны сөендерер. Мисаллар: табиб булачакмын, әниегезне карагыз, ниндидер изге эшне эшләгез, якыныңа, туганыңа ярдәм ит х.б.
Әмма, динебездә явыз эшләрдә бирелгән вәгъдәләрне үтәргә ярамый.
4. Алар аша туган булган кешеләр белән араны саклау.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыны Хәдичәсе вафат булганнан соң, гаиләсендә сарык суелса, иң тәмле җирләрен аның туганнарына илттергән, пәйгамбәребезнең бу гамәле ничә еллар үтсә дә, даими кабатланган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ананың кыз туганы – ана урынында булыр», – дигән (Бохари Сахихы).
Габдулла ибн Гомәр (р.г.) сөйләвенчә, бервакыт, пәйгамбәр янына бер кеше килгән һәм «Аллаһының илчесе, мин зур гөнаһка чумдым, миңа тәүбә бармы?» – дип сораган. Пәйгамбәр аннан: «Әниең бармы?» – дип сораган.
Тегесе: «Юк», – дигән. Пәйгамбәр: «Әниеңнең кыз туганы исәнме?» – дип сораган. «Әйе», – дигән. Пәйгамбәр: «Аңа изгелек кыл», – дигән киңәшне биргән (Әхмәт, Тирмизи риваятьләре).
Күп кенә сәхабә-табигыйннар мондый сорау белән килгән кешеләргә шушы сорауны биргәннәр һәм алда китергән пәйгамбәребезнең (с.г.в.) киңәшен әйткәннәр. Мин дә соңгы вакытларда моң-зар белән килгән егетләргә шушы сорауны һәм киңәшне бирә башладым.
5. Аларның дусларына хөрмәт күрсәтү.
Габдуллаһ ибн Гомәр (р.г.) пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен китергән: «Әти-әнисе вафат булганнан соң, аларның якын дуслары белән бәйләнешне саклау – иң хәерле изгелек була» (Мөслим риваяте).
Әлеге хәдиснең үз тарихы бар. Гомәр ибн Хаттаб (р.г.) вафат булганнан соң, аның улы Габдулла үзенең бер хезмәтчесе белән Мәккә тарафына сәфәр кыла. Юлда ул бер бәдәви егетен очрата аны танып, ишәгенә утырта, кояштан саклар өчен башындагы чалмасын салып, аның башына кидертә. Шулвакыт, янында барган хезмәтчесе аңа: «Габдулла, бу бәдәвиләр үзләренә ул кадәр кадер-хөрмәт көтмиләр. Күчтәнәч итеп бераз ризык бирсәк тә җиткән булыр иде, дип әйтә. Габдулла аңа: «Бу егетнең әтисе минем әтинең дусты иде», – дип җавап кайтара һәм югарыда искә алынган хәдисне китерә.
Сөбханәллаһ, Гомәр (р.г.) әлеге егетне белмәгән, аның әтисен белгән. Карагыз әле, Габдулланың әтисенә булган хөрмәте никадәр зур булган. Әйдәгез, фикерлик әле, кем бүген шушы сөннәтне үти?
Шиксез, күбебезнең әти-әниләренең исән вакытта якын иткән, рәхәтләнеп аралашкан дуслары булган. Авылдашы, сыйныфташы, хезмәттәше, туганы... Әгәр кеше, әти-әнисе вафат булганнан соң, аларның шул дуслары белән аралашса, аларга изгелек кылса, бу үз ата-анасына изгелек кылган кебек була.
Вафат булган әти-әнилә-регезнең якын туганнарын зурлагыз, дусларын эзләгез, алар белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Үз әти-әниләрегезне зурлаган кебек булырсыз.
Әти-әниләрнең баласына кылган догасы кабул була, хәерле теләкләре белән без дә бу дөньяда бәхетле булабыз. Мәчеткә килүчеләр арасында, тормышымда кара полоса китте, проблемалардан арынып булмый, хәзрәт, дога кылыгыз әле, диючеләр бар. Без доганы кылабыз, тик алар уйланырга тиеш: берәр кешене рәнҗетмәдеңме, әти-әни хакын үтәдеңме икән син? Аларның хакларын үтәп яшәсәк, авырлыклардан котылырбыз. Сугышка барыр алдыннан Пәйгамбәр (с.г.в.) берәүдән, синең әниең бармы, дип сорый. Теге «әйе» дигәч, «алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт – әниләрнең аяк астында», дип, аны өенә кайтарып җибәрә. Димәк, әнине карау җиһадка барудан да өстенрәк һәм саваплырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла дип аңларга кирәк. Моннан тыш садака, корбан чалу, хаҗ-гомрә кылу, Коръәнне хатем кылу кебек изге гамәлләрдә әти-әнигә кылган догабыз алгы урында торырга тиеш.
Күреп торабыз, ислам дине нинди күркәм, әти-әнине олуг дәрәҗәгә күтәрә, хәдисләрендә аларга хөрмәт күрсәтүнең саваплы булуын кат-кат дәлилли. Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә юкка гына булмый, яхшылык яхшылык белән, начарлык начарлык белән кире әйләнеп кайта.
Мин бу дәресне бөек Аллаһ сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ата-ананы канәгатьләндергәннәрнең барысы да – Аллаһны да канәгатьләндерер, аларның ачуын китергән бар әйбер һәм гамәлләр дә Аллаһның ачуын чыгарыр” (Сахих бине Хәббан).
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ...
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин,
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе
(Балтач үзәк мәчетендә агымдагы елның 6 ноябрь көнендә булган очрашудан кыскартып алынды – ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев