Август башыннан ястү намазы вакытында үзгәреш күзәтелә
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды.
Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
Ә август башыннан алып (Казан өчен 7 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Намаз укучы дин кардәшләребезне үзгәрешкә игътибарлы булып, намазларыбызны динебез кушканча төгәл вакытында укырга чакырабыз.
Намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнең телефоны: 89297288860.
Чыганак: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев