Авылның бизәге, күңелнең терәге
Бөрбаш авылында, җәй дәвамында барган капиталь төзекләндерүдән соң, мәчет рәсми рәвештә үзенең ишекләрен ачты.
Ноябрь аеның беренче көнендә Бөрбаш авылында иртәдән җанлылык хөкем сөрде: урамда төрле машиналар күплеге, мәдәният йорты каршындагы мәйданда тәгәрмәчле мичтә коймакларның чыжылдап пешүе, чалма-чапан кигән район авыллары имамнары һәм кунакларның булуы авылда гадәти көн түгеллегенә ишарә ясый иде.
Дөрестән дә, бу көн истәлекле көннәрнең берсе буларак, авыл халкы күңелендә озак сакланыр, чөнки җәй дәва-мында барган капиталь төзекләндерүдән соң, мәчет рәсми рәвештә үзенең ишекләрен ачты.
Мәдәният йортында барган чарада күп кенә шәрәфле кунаклар: Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук район аксакаллары, имамнар һәм абыстайлар, иганәчеләр, җирле эшмәкәрләр, мәхәллә халкы катнашты. Тантаналы җыелышны алып барган Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең кереш сүзендә авылдагы мәчетнең тарихы, районда мәчетләр төзелешенең барышы турында искә алып узды. Бөрбаш авылы тарихына күз салганда, монда беренче мәчет ХVII гасыр башында эшли башлаган икән. 1823 елда инде Казанда расланган проект буенча Бөрбаш авылында яңа, зур мәчет төзелә. Авыл халкына 165 ел хезмәт иткән мәчет 1988 елда сүтелә. 1992 елның 5 декабрендә Бөрбаш авылында яңа мәчет үз ишекләрен ача — ул үзгәртеп кору чорында, иманыбызга кайту юлында районда беренче булып таштан салынып ачылган мәчет. Авылда ислам диненә тартылучыларның саны арта, яше-карты мәчет каршында эшләгән түгәрәккә йөри, гарәп хәрефләрен өйрәнү, намаз, Коръән уку серләренә төшенергә теләүчеләр хәтсез була. Балалар бакчасында, мәктәп яшендәге балалар белән алып барылган эш үзенең җимешләрен мул бирә — авылның һәр баласы намаз укый ала, алар гает, мәүлид бәйрәмнәрендә, рамазанда тәравих намазларында бердәм катнашалар, динебез тарихы белән якыннан танышалар. Болар бар да Аллаһы Тәгалә ярдәме, Җәлил хәзрәтнең тырышлыгы белән, халыкны асылыбызга кайтарту юлында зур, бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәсе. Тора-бара мәчетне яңарту, зурайту ихтыяҗы туа. Һәм 2004 елда бу хыяллар тормышка аша. 2019 елда исә яңа манара куела. Тамырлары Бөрбаш авылыннан булган Нияз Рафил улы Галимуллин тырышлыгы һәм матди яктан зур ярдәме белән агымдагы елның апрель аенда мәчеттә зур капиталь төзекләндерү эшләре башлана һәм менә, ниһаять, ул октябрь аенда тәмамлана.
Тантанада чыгыш ясаган Мөфти Камил хәзрәт мөселман кешесенең көндәлек тормышында мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләде, аның мөһимлеген ассызык-лап узды. Авыл халкына мөрәҗәгатендә ул шулай ук дини гыйлем, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм балалар тәрбиясенә кагылышлы үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Чыгыш ясаган кунакларның һәрберсе мәчетнең озак еллар дәвамында дин тотучыларга хезмәт итүен һәм халыкны үзенә тартып торуын теләп чыгыш ясады. Соңыннан, мәчет төзелешендә якыннан ярдәм иткән бертөркем кардәшләргә мактау билгеләре, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бөрбашлыларның шатлыгын уртаклашырга килүчеләр җыелыштан соң яңартылган мәчет белән якыннан таныштылар. Бу төзекләндерү барышында мәчеттә барлык әйберләр дә яңартыла: түбә, тәрәзәләр, ишекләр, баскычлар, идәннәр һәм җылыту сис-темасы (радиаторлар, газ мичләре, су җылыткычлар) алыштырыла, намаз залы, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханәдә уңайлыклар тудырыла, бинаның нигезе бар яктан ныгытыла. Мәчетнең подвалын киңәйтү эшләре башкарыла — җылы идән, уңайлы бүлмәләр булдырыла. Ремонт барышында электрүткәргечләре алыштырыла, видеокүзәтү куела, интернет челтәренә тоташтырыла. Мәчетнең эчке өлеше зур шәһәр мәчетләренә биргесез итеп, югары сыйфатлы һәм зәвык белән эшләнә, кухня һәм 40 кеше сыйдырышлы ашханә дә бер дигән.
Кунаклар һәм авыл халкы мәчеттә башкарылган эшләр белән якыннан танышканнан соң, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында яңартылган мәчеттә өйлә намазы укылды. Догаларда яңгыраган теләкләр һәркемнең күңелендә йөргән изге хисләр белән аваздаш булып йөрәкләргә тынычлык, калебләргә нур өстәде. Чарада катнашучылар, иман йорты һәрвакыт нур, юлларыбызда маяк булып, халкыбызга озак еллар хезмәт итсен, аның заманча итеп төзекләндерүенә матди яктан, кул көче белән өлеш керткән һәркемгә ике дөньяның рәхәтен бирсәң иде, дигән теләкләр теләп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев