Бәйрәмнәр имин узсын
Барыбыз да көтеп алган корбан гаете якынлаша. Исеменнән күренгәнчә, динебезнең бу истәлекле бәйрәме корбан чалу белән бәйле. Дәүләт һәм ветеринария оешмалары тарафыннан чалыначак терлекләргә карата булган ветеринария таләпләре бар һәм ул һичшиксез үтәлергә тиеш
Корбанлыкка дип ниятләгән малларнын ветеринария hәм санитария ягыннан имин, куркынычсыз булырга тиешлеге зарур. Кайбер очракларда кешеләр корбанга дигән сарыкларны чит өлкәләрдән сатып алып кайталар. Арзанын бәлки арзандыр, әмма алар белән төрле чирләр дә кайту ихтималы зур hәм бу чирләр үз чиратында башка малларга да, кешеләрнең үзләренә дә зур куркыныч тудырырга мөмкин. Барыгыз да белгәнегезчә, соңгы елларда төрле өлкәләрдә малларда төрле йогышлы авырулар ачыкланып тора. Ул ук корбанга алып кайткан сарыклардан бу авырулар башка малларга, шул исәптән атларга, мөгезле эре терлеккә hәм әлбәттә, кешенең үзенә дә йогарга мөмкин.
Бүгенге көндә куелган таләпләр буенча читтән терлекләрне бары тик ветеринария берләшмәсе нигезендә генә кайтарырга рөхсәт ителә. Ветеринария тикшерүе үтмәгән малларны алып кайту катгый тыела.
Бу таләпләр барлык кешегә, шул исәптән күпләп мал алып кайтып сатучыларга да кагыла. Малны сатып алучыларның үзләреннән дә зур игътибарлык сорала. Тәкъдим ителгән терлекнең ветеринария белешмәсе булмаган очракта, аны алмау хәерлерәк. Алынган терлек белешмәсе булган очракта да бер ай эчендә, соңга калмыйча карантинга куелырга тиеш. Профилактик hәм диагностик чаралар — себер язвасы (түләмә), котыру авыруына каршы прививка, дегельминтизация (суалчанга каршы эшкәртү), бруцеллез авыруы булу-булмавы диагностик юл белән ягъни терлекнең канын алып лабораториядә тикшерелергә тиеш. Бу эшләрне үзебездә, Балтачта башкарабыз.
Районыбызда мөгезле вак терлек, ягъни сарык малы җитәрлек күләмдә асрала. Мин, ниндидер шикле юлларга бармыйча, үзебезнең жирлектә тәрбияләнгән, үстерелгән малларны корбанлыкларны алып чалырга, дип тәкъдим итәм. Корбан чалучылар арасында, итен ятим балалар, картлар йортларына илтергә телим, бу очракта миңа нишләргә, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Мондый ният бар икән, чалынасы терлекнен каны алдырыла, колак биркасында 9 цифр-лы саны буенча бруцеллез авыруы булу-булмавы лабораториядә тикшерелә. Сугым алдыннан лабораторияда бруцеллезга канны тикшерү бушлай. Терлек алып бара торган машинага ветстанциядә дезинфекция уздырылырга тиеш. Авыл җирлегеннән белешмә нигезендә, ветстанциядә кан нәтиҗәләре буенча терлеккә «Меркурий» системасы буенча ветеринар белешмә (ветеринарная справка) алына. Корбан сугым чалу урынында чалына, шунда ук ветсанэксперт итне тикшереп клеймо сукканнан соң, шунда ит суыткычта тиешенчә суынырга тиеш һәм икенче көнне клеймо суккан врач-ветеринар таныклык (свидительство) рәсмилләштергәннән соң гына корбан итен тиешле урынга илтеп тапшырырга мөмкин. Сугым урыннарына килгәндә, аларның берсе Балтачның «Водстрой» ширкәтендә («КФХ Закирова Р.»), икенчесе Карадуган җирлегендә урнашкан «КФХ Исмаилов Р.», өченчесе Куныр авылында Алмаз Гыйләҗев ширкәте.
Күпләр корбанны үзләрендә чалалар. Бу очракта шуны искәртеп китәм: биологик калдык-ларны сулыкларга, елгаларга, сазлыкларга, чүп контейнерларына ташлау, чүплекләргә илтеп күмү катгый рәвештә тыела. Авыл җирлекләренә беркетелгән, авылдан читтә урнашкан биотермик ямалар, ягъни махсус үләт базлары бар, алар корбан бәйрәме көннәрендә ачык булачаклар. Терлек калдыкларын полиэтилен капчыкларга тутырып, баз кырыенда ташлап калдырулар тыела, базларнын капкачларын ачып капчыклардан бушатып салу сорала. Кайларга илтү мәсьәләсендә җирлекләрдә ветеринария табибларына мөрәҗәгать итәргә була. Мәсәлән, Норма авыл жирлегенең Чапшар авылы янында урнашкан үләт базы тулган, шуның өчен Норма авыл җирлегенә кергән авыллар Балтач чуплек полигоны янында урнашкан, чүплеккә җиткәннән соң уң якка борылып 50 метр чамасы керүгә биотермик баз, ягъни үләт базы урнашкан. Балтач җирлеге халкының да биологик калдыкларны шушы биотермик базга китереп урнаштыруы сорала.
Карадуган җирлегенең Арбаш авылы янындагы баз тулу сәбәпле, монда яшәүчеләргә Кенәбаш авылы янында урнашкан базга илтергә кирәк булачак. Алдан әйтеп узганча, биологик калдыклар капчыклардан бушатылып, биотермик базларда 100% үтильләштерелергә тиеш.
Шушы таләпләр үтәлгән очракта бәйрәмебез дә матур үтәр, тирә-якка, табигатькә, малларга, кешеләргә зыян тимәс. Чалган корбаннар кабул булсын, дигән теләктә калам.
Рамил Борһанов,
Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсе ветеринар-санитария эксперты
Белешмәләр өчен телефон: 2-59-57 — Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев