Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бала — йөрәк парәсе

Беренчесе — балага күркәм исем булды. Икенчесе — хәләл ризык булды. Өченчесе — гаиләдә тынычлык булырга тиеш. Дүртенчесе — дөньяви, дини гыйлем булды.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Барыбыз да белгәнчә, июньнең беренче көне Бөтендөнья балаларны яклау көне дип игълан ителгән.

Балаларны саклау, яклау дигәндә, без нәрсәне күз алдында тотарга тиеш? Балаларыбызны Аллаһ Тәгалә кушканча, тыйганнарыннан тыелып, үтәргә тиешлесен үтәп, үзләре яши торган җәмгыятьтә лаеклы урыннарын табучы уллар һәм кызлар тәрбияләүне күз алдында тотарга тиешбез. Балаларны мылтык белән түгел, ә аларны дөрес тәрбияләп, туры юлга кертеп җибәрү ысулы белән яклау турында сүз бара. Укыткан-тәрбияләгән оешмалар, туган илләре, туып-үскән җирләре аларның дөрес юлга кереп китүләренә сәбәпче булса — менә бу ил, менә бу әти-әни балалар алдында үзләренең вазифаларын үтәгән санала. Алар шушыны эшли алмасалар, вазифа үтәлмәгән була. Аллаһ Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршысында да балалар тәрбиясе өчен иң беренче чиратта әти-әни җавап бирә. Баланың тәрбиясе өчен бигрәк тә әнисе җаваплы. Чөнки гаиләнең матди ягын тәэмин итү ирләргә йөкләтелгән. Әгәр гаилә мохтаҗлык кичерә икән, бу вакытт ир кеше гаепле. Билгеле, балалар тәрбиясе әти өстенә дә, әни өстенә дә төшә, әмма күбесенчә әни кеше җавап бирә. Аллаһ Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршында да. 

Бала — безнең киләчәгебез. Без телибезме-теләмибезме, яратабызмы-яратмыйбызмы, яшьләрнең кулыннан бер эш килми, дип зарланабызмы-зарланмыйбызмы — дөнья барыбер шул яшьләргә калачак. Чөнки берәү дә мәңгелек түгел. Берәүләр китеп бара, икенчеләр килеп тора. Әмма килгән һәрбер яңа буын үткән буынга караганда яхшырак булырга тиеш. Әдәп ягыннан да, гыйлем ягыннан да, сәламәтлек ягыннан да. Әти-әниләр, җәмгыять менә шушыны кайгыртырга тиеш.

Балаларның да безнең өстә хаклары бар. Әти-әнинең дә балалар өстендә хакы бик күп. Иң беренче, әти булган кеше хәләл ризыкны кайгыртырга тиеш. Никахлаштыңмы, ана карынында бала яралдымы, әни кеше хәләл ризык ашарга тиеш, хәрам ризык түгел. Аллаһ Раббыбыз әйтә: баланы ана карынында ничек иттереп яралту Минем эш: кара чәчле буламы, сары чәчлеме, озын буйлымы, кыска буйлы буламы?! Әмма Мин баланы ананың ашаган ризыгыннан бар итәрмен, ди. Аның тәнен ананың ашаган ризыгыннан җыярмын, — ди. Әни кеше дуңгыз ите ашаса, хәрамнан ясалган колбасалар белән тукланса, баланың тәне хәрам хайван тәненнән, дуңгыз итеннән җыела. Әни кеше хәмер эчсә, шушы вакытта ук баланың кан тамырлары хәмергә хирыс булып, шуны сорап тора торган булып ярала, һәм 4 ай да 10 көндә, фәрештәләр балага җан иңдергәннән соң, Аллаһ Раббыбыз яңадан баланы биш ай ана карынында калдыра, аның холкы, гадәте формалашсын, дип. Менә бу вакытта әни кешеләр тынычлыкка мохтаҗ. Безнең хатын-кызларыбыз исә ул вакытта да җир җимертеп эшләп йөриләр. Эштә тавышланалар, өйдә дә тынычлык тапмыйлар. Балага ана карынында ук тискәре йогынты ясыйбыз.

Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча, йә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһтан курыккан кеше моны эшләмәс.

Баланың исеме күркәм булгач, ризыгы да хәләл булырга тиеш. Әнисе дә, әтисе дә аңа хәләл ризык ашатырга бурычлы.

Балага дөньяви гыйлем бирү турында да әти-әни кайгыртырга бурычлы. Кайвакыт әйтәләр: дөньяви гыйлемнең бернәрсәгә дә кирәге юк, дип. Кирәк: Гыйлемсез яшәп булмый. Аллаһның рәхмәте булсын, хөкүмәтебез мәктәпләрне төзеткән, укытучыларны куйган, балаларга кирәк булачакмы-юкмы, барлык фәнне дә укыталар. Әмма ата-ана баласы мәктәптән кайткач, нинди билге алдың, дип, кызыксынып, тикшереп торырга тиеш. Бала укырга тиеш. Баланы, мәктәптә начар укыйсың, дип, артык каһәрләргә дә ярамый. Чөнки төрле кешенең мөмкинлеге төрлечә. Ун литрлы чиләккә 15 литр су салып булмый. Бала да үзе башына сыйдыра алган хәтле генә үзләштерә. Аны нихәтле каһәрләсәң дә, артыгын үзләштерә алмый. Әмма ул дәрестә укытучыларын тыңларга тиеш. Чөнки Аллаһ Тәгалә каршында остазларның хакы бик зур.

Балага дини гыйлем бирү дә зарури. Бу бурыч — әти-әни өстендә. Балага дини гыйлем бирелмәсә, ата-ана вазифасы үтәлмәгән була. Бала фарызның — фарыз, хәрамның хәрам икәнен белергә тиеш.

Менә беренчесе — балага күркәм исем булды. Икенчесе — хәләл ризык булды. Өченчесе — гаиләдә тынычлык булырга тиеш. Дүртенчесе — дөньяви, дини гыйлем булды.
Без әти-әниләребезгә нинди мөнәсәбәттә булсак, Аллаһ Раббыбыз балаларыбызга да шуны күрсәтергә мөмикн. Димәк, гаиләдә әти-әниләребезне хөрмәтләү — ул киләчәктә үзебезгә хөрмәт, дигән сүз. Аллаһның рәхмәте булыр, дип өмет итү бу. Шулай ук ир кеше — хатынын, хатын кеше ирен балалары ал-дында да, кеше алдында да хурламаска тиеш. Синең атаң шундый, синең анаң шундый, дип әйтмик. Бу — балалар хакына керү, балаларына кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

Ир кеше балада анасына карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш, әни кеше — әтисенә карата. Шулай иткәндә генә бала игелекле булып җитә ул. Балигъ балага ата-анасы никахланырга ярдәм итәргә, булышырга тиеш. Әмма без кызларыбызны Ислам динендә булмаган халык вәкилләренә бирмәскә, риза булмаска тиешбез. Чөнки христиан дине дә, яһүди дине дә — берсе дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне пәйгамбәр дип танымыйлар. Алар безне халык дип танымыйлар, кешегә дә санамыйлар. Ә мөселман егетләргә башка милләт кызларын, әгәр алар иман китерсә, алу рөхсәт ителә. Чөнки Ислам дине Муса галәйһиссәләмне дә, Гайса галәйһиссәләмне дә пәйгамбәр дип таный. Шушы дин вәкилләреннән иман китергән, мөселман булып яшәү шарты белән аларга никахланып тору дөрес була. Моңа без каршы килә алмыйбыз. Татар кызларының күбесе башка дин, башка милләт кешеләренә кияүгә чыга, башка милләт балаларын тәрбияләп үстерә, башка дин балаларын үрчетә.

Бөтендөнья балаларны яклау көне икән, безгә тагын бер кат исебезгә төшерергә кирәк: без шушы балаларыбыз өчен барын да эшләдекме, эшлибезме? Аларның ризыклары хәләлме, алар Аллаһ Тәгаләнең кануннарын беләләрме? Чөнки бу дөньяны Аллаһ Тәгалә яралтты, анда ул үзенең кануннарын урнаштырды, аларны Коръән аша безгә ирештерде.
Без бары Аллаһ кануннары буенча яшәгәндә генә имин булачакбыз, балаларыбыз да безгә лаеклы алмаш булып, динебездә тагын да көчәйтүчеләр булып үсәрләр. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев