Дин һәм тормыш
Балтач укучылары Президентка чын балны ялганыннан аерып күрсәтте (+фоторепортаж)
"World Skills" юнәлешендә эшче һөнәрләр үзләштерү яшьләребез алдында актуальлеген көннән-көн арттыра. Чөнки аның төп максаты - эшче кадрларга игътибарны юнәлтү, шушы өлкәне сайлаган яшьләрнең осталыгын бүтәннәргә дә күрсәтү.
Районыбызның укучы яшьләре үзләштергән һөнәрләр дә Бөрбаш мөселман балалар Сабан туендагы «Һөнәрчелек шәһәрчеге»ндә күрсәтелеп, президентыбыз Рөстәм Миңнехановның соклану хисләренә лаек булды. Әлеге чарада районыбызның бөтен мәктәпләре дә катнашты, чөнки әзерлек эшләре ел дәвамында бик актив алып барыла. Тәгәрмәч ямаудан башлап, бүгенге көн таләпләренә туры килүче полиграфик эшләнмәләр дә; тегүчеләрне дә; төрледән-төрле прическалар ясаучы чәчтарашларны да; калайдан бизәкләр кисүче кызларны да; тәңкәләрдән, бисер, төрле төстәге тасмалардан гүзәллек тудыручыларны да; сыер савучыларны да; машина ясаучыларны да; сабын ясау осталарын да; электр белән эретеп ябыштыручыларны да һ.б.ларны да күрергә мөмкин иде биредә. Һөнәрләрнең бар нечкәлекләрен бик оста итеп күрсәтә алды укучыларыбыз. Күргәзмәләрне караучылар битараф кына узып китә алмыйча, мәйданчык хуҗалары белән аралаштылар да. Иң зур мактауга, мөгаен, Карадуган гимназиясеннән сыер савучы кыз лаек булгандыр: «Иң яхшы килен син», дип хөрмәтләп дәште аңа Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук калайдан бизәкләр ясаучы Пыжмара мәктәбе кызына да киләчәккә әйбәт һөнәр сайлавын ассызыклап үтте республика башлыгы. Гимназиялеләр исә үзе барында ук ясалган календарьне, ә Салавычлылар сабын бүләк итеп куандырдылар президентыбызны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев