Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Балтачта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы үткәрделәр

Күркәм ифтар мәҗлесе һәркемнең күңеленә хуш килде

Бәйрәм алды көннәрендә «Раил» кафесында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы үткәрделәр. Аны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Чулпан Габделганиева оештырды. 

Чарага  Норма авылы җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов һәм «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин чакырулы иде.

Оештыручылар һәр кунакны бүләк һәм чәчәк белән каршы алды. Илгиз хәзрәт мәҗлесне матур вәгазь- нәсыйхәтләре белән бизәде. Аннан азан әйтелде, авыз ачып җәмәгать белән намаз укылды. Мәҗлес матур мөнәҗәтләр белән, сорау-җавап викториналар белән үрелеп барды. Соңыннан яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәтелде. Мөмкинлеге чикле кешеләр арасыннан да мөнәҗәт һәм сүрәләр укучылар булды.

Ифтар мәҗлесенең азагында оештыручыларга, аны үткәрүгә инициатива белән чыгучыларга, хәләл малларыннан хәер-сәдакалар җибәрүчеләргә, табыннар әзерләүче мөслимәләргә рәхмәтләр әйттеләр һәм озаклап догалар кылынды.

- Форсаттан файдаланып, бу чараны оештыруда безгә ярдәм кулы сузган күпсанлы игелекле якташларыбызга рәхмәтемне җиткерәм, - ди Чулпан Габделганиева.

Күркәм ифтар мәҗлесе һәркемнең күңеленә хуш килде. Әти-әниләр аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, һәр сәдака биргән кешенең күңелендә нинди теләк булса, Аллаһы аларны хәерлесе белән кабул итсен, дигән теләкләрен җиткерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев