Барлык юллар да Бөрбашка илтте (+фоторепортаж)
17 июль, якшәмбе көнне барлык юллар да Бөрбашка илтте, дип зур ышаныч белән әйтә алабыз, чөнки биредә тугызынчы мәртәбә Республика Мөселман балалар Сабантуе узды.
Гаҗәеп матур тамаша, игенчегә дан җырлау белән башланган бәйрәм тантанасы мәртәбәле җитәкчеләребезнең котлаулары белән тагын да ямьләнеп китте, бәйрәмгә килүчеләргә кәеф өстәде, катнашучыларга дәрт һәм дәрман бирде.
- Милләтебезне яратуыбызны яшь буынга күчерә алмасак, әлеге байлыкны югалтуыбыз бар, - диде мөхтәрәм Президентыбыз үзенең бәйрәм сәламнәрен ирештергәндә. - Рәсәй төбәкләрендә, чит илләрдә үткәрелүче милли бәйрәмебез елдан-ел популярлаша бара. Биредә мин тәүге мәртәбә, күренеп тора - бик матур итеп оештырылган. Рәхмәт әлеге бәйрәмне оештыручыларга. Һәр эшебезне менә шушылай, балалардан башларга кирәк.
Татарстан мөфтие үз чыгышында иминлекне саклап яшәргә өндәде.
- Дөнья хәлләре белән барыбыз да хәбәрдар. Тынычлыкның никадәр кыйммәт икәнлеген аңлыйбыз, шуңа да иминлекне саклап яшәү изге бурычыбыз булып саналса иде, - дигән теләктә калуын белдерде.
Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән Татарстанның баш казые - әлеге бәйрәмгә нигез салучы һәм аның тиешле югарылыкта узуына гаять тә җаваплы караучы Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәбрикләү сүзләре район халкы, күрше-тирә районнардан килгән кунаклар, чит-төбәкләрдән кайткан якташлар күңелендә рәхәт кичерешләр калдырды.
Тантанадан соң Президентыбыз "Һөнәрчелек шәһәрчеге"ндә булып, районыбызның мәгариф учреждениеләрендә эшләп килүче һөнәри түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән танышты, яшь шәхси эшмәкәрләр белән якыннан аралашты. Укучыларның сәләтләрен, аеруча да техника, балта эше, тегү, кул эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы белән кызыксынуларын югары бәяләде, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, алга таба да үсәргә, камилләшергә киңәш итте.
Мәйданда уеннар кызганнан-кыза барды. Җырчылар Ильяс Халиков, Илгиз Шайхразиев моңлы җырлар сузды, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Зөфәр Харисов тамашачыны җырлары, нәфис сүзе, "Балкыш" җыр-бию ансамле чыгышлары белән үзенә җәлеп итте. Озак та үтми ат чабышы игълан ителде. Әлеге бәйгене тамаша кылырга яратучылар болынга ашыкты. Ул арада йөгерештән кызлар да килеп җитте, беренчелекне Кукмарадан килгән, чыгышы Бөрбаш авылыннан булган Алия Яппарова, икенчелекне Субаштан Энҗе Гайнетдинова, өченчелекне Яңа Салавычтан Ләйсән Габделхәева алды, кызлар йөгерешендә барлыгы 55 бала катнашып, аларның берсе дә бүләксез калмады." Һәр уенга 100әр-200әр бүләк әзерләдек", дип белдерде бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә зур көч куйган Бөрбаш урта мәктәбе директоры Гүзәл Бариева.
Чыннан да, бүләкләр мулдан һәм зурдан әзерләнгән. Скутер, велосипед ише призлар мәйдан уртасына куелган. Иганәчеләрнең елдан-ел әлеге бәйрәмгә йөз белән борыла барулары бәйгеләрнең әһәмиятен арттыра гына. Ульяновскидан Эдуард әфәнде 100 мең, Ленар Әхмәтов, Җәлил хәзрәтнең кодасы Рәүф Хәсәнов 50шәр мең, тагын дистә меңнәр белән ярдәм итүчеләр саны бихисап.
Дистәләгән баланың "Әлхәм" белән "Колхуаллаһ" ны чиста, моңлы итеп көйләп укып бирүләре бар мәйданны хәйран калдырды, сокландырды. Балалар чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү һәм башка уеннарда көч сынашса, әти-әниләре, әби-бабасы мөнәҗәтләр, бәетләр көйләү бәйгесендә актив катнашты. Туры багананы Балтач, авыл Сабантуйларында катнашып, әлеге сәләтен ныгыта барган Кәрим Йосыпов буйсындырды. Аңа унҗиде ел туры баганага менү буенча беренчелекне бирмәгән Җәлил хәзрәт Фазлыевның махсус бүләге белән Бөрбаш апасының махсус атап бәйләгән йон оекбашы тапшырылды. Мәйданда хәзрәтләрнең кул көрәштерүе, бакчага йөрүче малайлардан ук башланган көрәш бәйгесе карап туймаслык күренешләр иде.
Өйлә намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән бергәләшеп, мәйдан уртасында уку - мизгелләрнең иң ихласы, иң матуры булгандыр.
Челтерәп аккан чишмә, талгын инеш буйларында сәүдә гөрләде, пылау пеште, шашлык кызды, чәй кайнады, ярышларда катнашып килгән балалар уен аттракционнарында күңел ачты.
Аллаһы Тәгалә иртән-иртүк яңгыр яудыртып, сулар һавабызны иркенәйтте, җиләс җилләр бәйгеләрдә хәл алдырды. Зарыгып көткән яңгырлар нәкъ бәйрәм көнне яуды. Димәк, сайлаган кыйблабыз туры, ниятләребез изге, башкарган гамәлләребез дөрес, шул исәптән милләтебез балаларын бергә җыеп таныштыру, дуслаштыру, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга, йолаларыбызны үтәүгә, әхлак-тәрбияне алгы планга куеп яшәргә өйрәтүгә нигезләнгән Мөселман балалар Сабантуен да традициягә кертүебез юкка түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев