Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәхетле бул

Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһы ризалыгы өчен эшләү кирәк.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһы Раббыбыз җирне, күкләрне, алар арасында булган барча мәхлукатны гүзәл итеп һәм шушы гүзәллек эчендә иң камил рәвештә адәм баласын яраткан! Шушы матурлыкны күрү, тою, шул гүзәллек эчендә яшәү, үзеңнең кеше булуың, барча мәхлуктан өстен булуың бәхет түгелме? Кызганыч, без күп вакыт канәгать була белү хисен югалтып, үзебезне бәхетсез сизәбез. Еш кына бик күпне телибез, максатыбызга ирешкән саен теләкләребез тагын да арта, һәм нәтиҗәдә, тынычлыгыбыз югала: азапланабыз, алдашабыз, урлашабыз, җинаять юлына басабыз, кешегә бирелгән гүзәл сыйфатларыбызны югалта барабыз, хәтта үзебезнең иң якыннарыбыз булган әти-әниебез, туганнарыбыз белән дошманлашабыз, ахыр чиктә араларны да өзәбез. Иң кызганычы, барча нәрсәне юктан бар иткән һәм ике дөньяның хуҗасы булган Аллаһы Раббыбызны да онытып җибәрәбез, иманыбызны байлыкка алыштырабыз. Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, без барына да канәгать булып, шөкерана кылырга тиешбез. Иң беренче чиратта үзебез, үзебезнең камиллегебез өчен шөкерана кылу лазем: күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә, ис сизәбез, тәм тоябыз, йөрибез, кулларыбыз белән төрле эшләр эшли алабыз... Бу бәхет түгелмени? 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) хәдисендә: «Һәркем үзенең һәр буыны өчен һәркөнне сәдака бирсен. Ике дошманны килештерү — сәдака, юлчыга ярдәм итү — сәдака, яхшы сүз — сәдака, намазга баручының һәр адымы — сәдака, юлда кешеләргә комачаулык ясаучы әйберне алып кую — сәдака», — дигән. Бу хәдистә иң беренче итеп ике дошман кешенең арасын төзәтү турында әйтелә. Кайсы да булса бер җирдә, бер авылдамы, бер коллективтамы үзара дошман ике кеше бар икән, аларны килештерү фарыз кифая.

Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Сәдаканы үзеңнән башла», — дигән. Әйдәгез, үзебездән тотыныйк. Күбебезнең күңелебездә күпмедер көнчелек, хөсетлек, кемгәдер үпкә, кемнеңдер уңышыннан көнләшү бар. Менә шул хисләр безне эчтән корт кебек кимерә, гүзәл дөньяда яшәвебезне кыенлаштыра, авыруга сабыштыра. Ә гаеп кемдә? Үзебездә. Хисләребезне тезгенли, кемгәдер юл куя, кеше сөенеченә шатлана белмибез. Башкаларга килгән сөенечкә ихластан шатлана белсәк, безгә начарлык кылганнарны чын күңелдән гафу итә алсак, шөкерана кылучы да, сәдака бирүче дә, араларны төзәтүче дә булырбыз, иншәАллаһ.

Юлдагы, сәфәрдәге кешегә булышу, ярдәм итү дә сәдака. Бүген әле һәркемнең дә машинасы юк, күп кешеләр очраклы машинага ышанып юлга чыгалар. Машинада баручылар истә тотсын иде: юл кырыенда кул күтәреп торучыны игътибарсыз калдырмыйк. Килер бер көн, кулларыбызны күтәреп Аллаһыдан нидер сорарбыз. Безнең күтәрелгән куллар ул көнне буш калмаслармы? Шул вакыт, теләгем кабул булмады дип, кемгә үпкәләрбез?
Халык: «Яхшы сүз җан азыгы, начар сүз баш казыгы», — ди. Ә без күркәм сүзләр әйтәбезме? Аны кемнәргә әйтәбез? 

Әти-әниебезгә, хатыныбыз, балаларыбызга матур сүзләрне күп әйтәбезме? Хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырабызмы? Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Үзеңнән соң сәдака гаиләңә тиеш», — дигән. Кешеләр янында матур булып кылансаң да, Аллаһы Тәгалә каршында тәкъва булам дип тырышсаң да, гаиләңне кайгыртмасаң, алар белән күркәм мөгамәләдә була алмасаң, яки кешеләрнең файдалы булганнары белән генә үзеңне күркәм тотсаң, бу изгелек буламы, әллә монафикълыкмы? Аллаһы Тәгалә кешене гүзәл сурәттә яраткан. Шулай булгач безнең сүзләребез дә, уйларыбыз да Раббыбыз бездән канәгать булырлык күркәм булырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Каүлүм мәгрууфүү үә мәгъфиратун хайрум миң садака- тий йәтбәгүһәәә әзә» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 263 нче аять), ягъни «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», — ди.

Һәр буынның сәдакасы намазны мәчеткә барып укуда. Килер бер көн, йөри алмабыз. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһыны искә алырга җыелган кешеләр, шул җыелудан шифа табарлар», —дигән. «Мәчеткә баручының һәр адымына бер савап булыр һәм адымы табан озынлыгы белән үлчәнер», «Мәчеткә баручыга да, аннан кайтучыга да, барганда да, кайтканда да Аллаһы Тәгалә җәннәттә табын әзерләр» дигән хәдисләр дә бар. Күзләребез күрә, аякларыбыз йөри икән, аларга шөкерана итеп, мәчеткә барыйк. Аллаһы Раббыбыз: «Шөкерана кылучыларга арттырып бирермен», — ди. Сәламәтлекне хастаханә юлында гына түгел, күбрәк мәчет юлында эзлик.

Төрле сүзләргә карап без я сөенәбез, я кәефебез китә, я кемгәдер үпкәлибез... Уйлап карасак, сүз бернәрсә түгел, ул шар эчендәге буш һава кебек. Әгәр хакыйкатьтә без берни эшләмәгән булып та, безнең турында начар сүз әйткәннәр, булмаганны сөйләгәннәр икән, ул сүздән безгә бернинди дә зыян юк. Киресенчә, ул безнең гөнаһыбызны киметә, Кыямәт көнендә дәрәҗәбезне арттыра. Безнең турында гайбәт сөйләүче, нахак бәла ягучы ул безгә хәерле эш эшләүче булып тора. Әгәр безне мактыйлар, бүләкләр бирәләр икән, ә аның артында безнең хезмәтебез тормаса, моннан да безгә бер файда да юк, ул бездә тәккәберлек кенә уята, Кыямәт көнендә дәрәҗәбезне төшерә.

Әлбәттә, сәдаканың иң әҗер-лесе һәм мәҗбүрие — фарызларны үтәү һәм харамнан тыелу. Акылның шөкеранасы — намаз, сәламәтлекнеке — ураза, байлыкныкы — зәкят, хаҗ. Аллаһының биргән нигъмәтләренә шөкерана кылучы фарызларны үтәүдән, харамнардан тыелудан зур сөенеч табар, аның барча күзәнәкләренә дә шатлык иңәр, чөнки Раббылары каршындагы бурыч үтәлгән була.

Дөнья яратылганда яратылып, Раббысын күргән һәм иман китергән җан җир йөзендә намаз вакытында Хак Тәгалә белән кавыша. Шуңа күрә дә намаз укучылардан нур бөркелеп тора. Намаз укучының җаны тантана итә. Ә укымаучының җаны хәсрәттә була. Ихластан намаз укучы кеше гыйбадәт урынында үзен Раббысы белән янәшә хис итә. Андый кешенең намазда әйткән һәр зекере, догасы, һәр укыган сүрәсе аның үзенә генә түгел, ә янәшәсендәге кешеләргә, барча мәхлукатка сөенеч-шатлык китерә. Менә шул инде чын намаз була һәм без шуңа омтылырга тиешбез. Ә без исә ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз... Әйдәгез, әз генә тукталыйк, ял итеп алыйк, тәнебезгә генә түгел, җаныбызны да Раббысы белән очраштырып, рәхәтлек бирик.

Нәрсә генә эшләсәк тә, әлбәттә, Аллаһы ризалыгы өчен эшләү кирәк. Раббысы риза булсын өчен тырышып тормышын алып баручы, башкалар сөенгәннән шатлык хисе кичерүче чын бәхетле кеше була. Аллаһы Тәгалә хакыйкый бәхетебездән аермасын, вакытлыча гына булган дөнья байлыкларын гына бәхеткә санап, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм кала күрмик. Бәхет — ул дөнья һәм ахирәт байлыкларын тигез күреп, икесеннән дә тәм таба белү. Ахирәт өчен дип, дөньядан бөтенләй ваз кичү дә дөрес түгел, дөнья малына ахирәтеңне алыштыру да акылсызлык.

Барысына канәгать булып, шөкерана кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булсын.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сүбеханаллаһ