Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бердәмлеккә ни җитә?

Үзебезне мөселман дип саныйбыз, Аллаһы бездән риза булсын дибез икән, телләребез яман сүзләрдән генә түгел, күңелебез төрле бозык уйлардан, хөсетлектән, мин-минлектән, рәнҗүдән азат булсын

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүмүәрахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ.

Әлхәмдүлилләһ, бүген күп мәчетләр төзелеп аякка басты, дини белем алырга, динебезне тотарга, балаларыбызга дини тәрбия бирергә күп мөмкинлекләребез бар. Дин иреге бирелгәнгә дә чирек гасырдан артык вакыт үткән. Ул заманда туган балалар, үсеп, инде үзләре әти-әни булды. Намаз укучы, мәчеткә йөрүчеләребезнең дә саннары әкренләп булса да арта бара. Гомәр (р. г.): «Баланы туганчы йөз ел элек тәрбияли башларга кирәк», — дигән. Йөз елда дүрт буын алышына. Дин иреге бирелгәнче өч буын дәһри (атеистик) тәрбия белән сугарылды. Бүгенге көн әти-әниләре, әби-бабайлар — шул тәрбия җимешләре.
Кызганыч ки, бүген еш кына «үзе дин әһеле, ә үзе...» дигән күп кенә үпкә һәм ачыну сүзләре ишетергә туры килә. Әлбәттә, тәнкыйть һәм үпкә сүзләре бер генә һөнәр иясен дә, бигрәк тә җитәкче урындагы кешеләрне читләп үтми. Тыңлый башласаң, бер генә юньле кеше дә калмаган ахры, дип уйлап куясың.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Алган гыйлемеңнең дөреслеген, кылган гамәлеңнең кабуллыгын шуннан белерсең: сиңа Аллаһының рәхмәте килер. Аллаһының рәхмәте килүен шуннан белерсең: син үзеңдә булган кимчелекләрне күрә башларсың», — дигән. Бүген күбебезнең алган гыйлеме, кылган гамәле кешеләрдәге кимчелекне күрерлек кенә. Аллаһы Раббыбызның атабыз Адәм (г-м)гә әманәт итеп биргән ислам динен тотабыз, үзебезне сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.)нең өммәте дип саныйбыз икән, әйдәгез, үзебезгә бераз тәнкыйть күзе белән карыйк, төзәлә башлыйк. 
Аллаһы Раббыбыз Пәйгам-бәребез (с. г. в.) турында: «Үсүәтүл хәсәнә», «Сираҗәм мүнираа», ягъни «иң күркәм үрнәк», «янып торган маяк», — ди. Пәйгамбәребез (с. г. в.)нән соң һичбер пәйгамбәр килмәячәк. Без аның өммәте икәнбез, шушы сыйфатларга ия булырлык итеп яшәргә кирәк. Әмма нигәдер нәтиҗә без көткәнчә түгел...
Аллаһы Раббыбыз җирләрне-күкләрне безнең өчен яратты һәм инструкция итеп Коръәнне бирде. Тормышыбыз тәртипле-көйле булсын өчен әнә шул инструкциядән чыкмау зарур. Коръәнне һәм хәдисне яхшы белүчеләр мөҗтәһид дип атала. Мөҗтәһид булу өчен Коръәнне яттан белү, мәшһүр тәфсирчеләрнең тәфсирләрен, Коръән аятьләренең иңү тари-хын, имам Хәнбәл буенча 50 мең хәдисне, имам Әбү Хәнифә буенча фикһка кагылган барлык хәдисне иснәде белән белү кирәк. Әти-әнисе ягыннан да нәселе яхшы булырга тиеш. Тарихта шундый ике йөзгә якын мөҗтәһид билгеле. Бүгенге көнгә кадәр гасыр сынауларын узып дүртесенең генә өйрәтүләре безгә килеп җиткән. Алар: имам Әбү Хәнифә, имам Мәлик, имам Шәфигый, имам Хәнбәл. Бөтен дөнья галимнәре аларга иярүне Коръән белән хәдискә иярү дип таныганнар. Кеше мөҗтәһид дәрәҗәсенә җиткәнче шушы имамнарның берсенә иярергә тиеш була. Безнең бабаларыбыз имам Әбү Хәнифә юлын сайлаганнар. Имам Әбү Хәнифәгә иярү Коръән белән хәдистән чыгу түгел, ә Коръән белән хәдисне аның өйрәтүе буенча кабул итү булып тора.
Бүген күпләребез тигезсезлек турында сөйләргә, зарланырга ярата. Тормышның көйле-ипле баруы, бар кешенең дә тигез булуы шарт түгел. Тигезлек беркайчан да була алмый, берәү туа, берәү үлә, берәү яшь, берәү карт, берәү әни, берәү бала. Бер кеше җиңү шатлыгы тапсын өчен, бик күпләр җиңелү ачысын татырга тиеш. Хикмәт һәм гармония — һәркем үз урынында үз вазифаларын Аллаһы риза булырлык итеп башкаруда. Ноталар да бертөрле генә түгел. Бертөрле генә булса, көй чыкмас иде. Җиде төрле нотаның да әле бөтене, яртысы, чиреге, сигездән бере бар. Төрле дәрәҗәдәге ноталарның станда, композитор куйган урында торулары нәтиҗәсендә матур көй чыга. Үз урыныннан риза булмыйча, берәр нота урынын үзгәртсә, көй бозыла. Мәче тук булсын өчен, тычканның үлеме кирәк, тычкан бәхетле булса — мәче ач кала. Нәзәкатьлелек (благородство) — ул берәүдән дә гаделлек таләп итмичә, тормышыңны гадел юл белән, Аллаһы Тәгалә кушканча алып бару.
Локман Хәким ике әйберне онытырга кушкан: «Кемдер сиңа начарлык эшләгән икән, оныт, үпкәләмә, ачу саклап йөрмә, гафу ит. Аллаһы Тәгалә гафу итүче, син Раббыңнан өстен түгел бит, ни өчен гафу итә алмыйм, дисең? Эчтә ачу саклап йөртүче авыруга әйләнә, авырыйсың килмәсә, оныт. Берәүгә яхшылык эшләсәң, аны да оныт, җавап көтеп күтәреп йөрмә. „Мине күрмиләр, тиешенчә бәяләмиләр“ дип, үз-үзеңне бетермә. Иман китердеңме, ышанасыңмы, Аллаһы күрә бит, Ул бәяли. Тагын ни кирәк?.. Эшләгән изгелегеңнең ямен җибәрмә, саваптан мәхрүм калма».
Аллаһы Раббыбыз: «Гафу итәм һәм элекке гөнаһларыгызны савапка алыштырам», — ди.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Мөселманның теленнән дә, кулыннан да башкалар зыян күрмәс», — дигән. Үзебезне мөселман дип саныйбыз, Аллаһы бездән риза булсын дибез икән, телләребез яман сүзләрдән генә түгел, күңелебез төрле бозык уйлардан, хөсетлектән, мин-минлектән, рәнҗүдән азат булсын.
Аллаһы Раббыбыз һәркай-сыларыбызга хәерле гомер, телләребезгә, күңелләребезгә сабырлык бирсен, шул гомерләребезне Раббыбыз риза булырлык итеп үтәргә язсын, актык сулышларыбызда «Ләәә иләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ» дип, хозурына барып, җәннәттә очрашуларыбызны насыйп итсен.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач район мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев