Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Безнең һәр гамәлебез нәсихәт булырга тиеш

19 июльдә Бөрбаш авылында зурлап XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды.

Әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан үтте һәм анда күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары катнашты. Биредә Татарстан районнарыннан тыш читтән килгән кунаклар да күп иде.

Күпләрне җәлеп итә торган бу мәртәбәле чара балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар белән ачылды. Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең догасында ил-көннәребезгә тынычлык теләп, һәркемнең күңелендә йөргән хисләрне җиткерде, бу бәйрәмне үткәрүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте. Моннан унсигез ел элек яшь имамнарыбыз башлаган бу чара мөселман балалары өчен әһәмиятле, күңелләрдә йөри торган бәйрәм булып әверелде. Оештыруның максаты да — мөселман балалары үзләренең күп икәнлекләрен күрсеннәр, бер-берсе белән танышсыннар, аралашсыннар, яшәү рәвешен нәкъ менә ислам дине кушканча сайласыннар, дип куелган иде. Шөкер, бу мөселман Сабантуен районда гына түгел, республикада, хәтта Рәсәйдә беләләр, киләләр, карыйлар, катнашалар, өйрәнәләр. Безнең һәр гамәлебез — үз-үзебезне тотышыбыз, сөйләшүебез, киенүебез, аралашуыбыз тирә-яктагыларыбызга нәсихәт булырга тиеш, диде ул.

Быелгы Сабан туен хөрмәтләп, җыелган халыкка сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова җиткерделәр. Рәсми чыгышлардан соң, динебезне ныгытуда үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.

Ачылыштан соң илебез-нең төрле төбәкләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30дан артык ярыш, шулай ук Каһарманнар елын истә тотып, яңа уеннар да кертелгән иде. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, туры баганага менү, утын кисү һ.б. көч сынашу булып узды.

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге — бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды. Җәмәгать белән кылган дога кабул була, диелә. Намаздан соң ил-көннәребезгә тынычлык, кешеләргә иман, сәламәтлек теләгән догалар, инша Аллаһ кабул булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе