Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бишектән ләхеткә кадәр белем алыгыз

Аллаһ безгә Коръәндә: (Рабби зидни гыйльмә) – «Я Раббым, минем белемемне арттыр», - дип әйтергә кушты. Бу доганы надан да һәм зур белемгә ия булган галим дә кылыр. Кеше нинди генә зур белемгә ия булмасын, хәтта ул дөньядагы бөтен гыйлемгә ия булса да бу аның белеме Аллаһның белеме белән чагыштырганда диңгезгә тыгып чыгарган энә кебек кенәдер.

Энәдәге юешлек аның белеме, ә диңгез Аллаһ белеме. Коръәндә Муса һәм Хидыр кыйссасы китерелә. Муса, Аллаһның олы пәйгамбәре, аңа Аллаһтан зур белем бирелде. Әмма ике диңгез кушылган җирдә, Муса белмәгән гыйлемгә ия булган Хидыр исемле бер изге кеше турында ишеткәч, ул аның янына ашыкты һәм әйтте: «Еллар буе барырга туры килсә дә, мин аны табачакмын артка чигенмәмен» диде. Муса Хидырны эзләп тапкач, ул аннан күпкә бөегрәк, белемлерәк булса да, Хидрда Муса белмәгән белемнәр бар иде. Шуңа Муса түбәнчелек белән: "Синнән белем алу өчен мин сиңа ияреп йөрим әле",- дип Хидырдан үтенде. Бу кыйсса аркылы Аллаһ безгә белемгә омтылырга, бу эштә сабыр булырга куша һәм укучының укытучы янында түбәнчелекле һәм әдәпле булырга өйрәтәдер. Кеше үзен бик зур галим дип санаса да, ул белмәгән белемнәр бик күп әле. 

Дәрәҗәңне күтәр


Белем ул шул кадәр бөек һәм хөрмәтле нәрсә, хәтта надан кешегә дә "син беләсең икән«,- дип әйтү аның күңелен күтәрә. Берәүнең дә: «син надан» дигән сүздән күңеле күтәрелмәс. 


Белем алу күпме кешеләрне бөекләде, дәрәҗәләрен күтәрде. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Аллаһ арагыздан иман китергәннәрне һәм гыйлем бирелгән кешеләрне дәрәҗәләрен күтәрер.» (әл-Муҗәдәлә: 11). Икенче аятьтә: «Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр тигез булырлармы?» (әз-Зумәр: 9).


Шундый бер кыйсса сөйләнә. Зур белемгә ия булган һәм изге табигыйннардан булган Гата ибн Әби Раббах янына Мәккәгә, дәүләт башлыгы, халифә Сөләйман ибн Габдул-Мәлик үзенең уллары белән килә. Иң элек алар Гатаның намаз укып бетергәнен көтәләр һәм соңыннан хәлифәнең уллары аңа сораулар бирә башлыйлар. Әңгәмә барышында Гата хәлифәгә борылып та карамый. Соңыннан Сөләйман улларын янына чакырып аларга әйтә: «Әй улларым! Белем алыгыз, мондый мыскыл итүне мин гомеремдә дә онытмам» диде. Гата үзе кара тәнле, заманында кол булып соңыннан азат ителгән кеше була. Гыйлем алу сәбәпле Аллаһ аны хәлифәдән караганда да югарырак дәрәҗәгә күтәрде, чөнки ул заманнарда гыйлем байлыктан, хакимияттән күпкә өстенрәк иде. Моңа охшаш мисалларны тарихтан бик күп китерергә була. Шунысы гаҗәп, белем сәбәпле Аллаһ кешене генә түгел, хәтта хайваннарны да күтәрә. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Алар синнән, безгә нәрсәләр хәләл кылынды дип сорыйлар. Әйт: «Бөтен пакь нәрсәләр сезгә хәләл кылынды. Аллаһның сезгә [аучылык белән бәйле] белдергән нәрсәләреннән сез этләр кебек ияләштереп өйрәткән җәнлекләр [үзләре ашамыйча] сезгә дип тотканнарны [киекләрне] ашагыз һәм алар өстендә Аллаһның исемен телгә алыгыз...» . (әл-Мәидә: 4).


Моннан шул аңлашыла, өйрәтелмәгән эт тарафыннан тотылган хайван ите харамдыр, әмма шул ук эт ау тәртипләренә өйрәтелсә, ауда аның тарафыннан тоткан хайван ите хәләл булыр. Бу белемнең өстенлеген күрсәтәдер. 


Кызганычка каршы, мөсел-маннар арасында бик күп фетнәләр, тарткалашулар, бер-берсен күрә алмау кебек тискәре күренешләр күзәтелә. Яңа дингә килгән мөселман дин белән бераз танышкач, яки бер ничә ел мәдрәсәдә укыгач ул дин турында бөтен нәрсәне беләм дип уйлый, шул сәбәпле үзен башкалардан өстен куя һәм үзенең наданлыгы сәбәпле, бик күп тавышлар чыгара, мөселманнар арасын аера. Әмма гыйлемгә һәм хикмәткә ия булган мөселман ул тыныч булыр, сүзләрен уйлап сөйләр, мөселманнар арасын берләштерер. Аллаһ Коръәндә әйтә: «Кемгә хикмәт бирелсә, аңа күп хәерлекләр, өстенлекләр бирелгән булыр» диде. Шуңа күрә иңеш суы аз булу сәбәпле чылтырап тавыш белән агар, әмма елга суы күп булуы белән тыныч кына агар. Бу надан белән гыйлем иясенә бер мисалдыр. 

 

Дини белемнең өстенлекләре


Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Белем алу һәр мөселманга фарыздыр (мәҗбүридер)» диде. Белемнәрнең төрлеләре бар. Кайберләре һәр кешегә аларны белү фарыз була. Кайберләре вәҗиб, кайберләре мөстәхәбтер. Фарыз булганнары һәр мөселман тәһарәт-госел, нәҗесләрне, суларны, намаз, ураза белән бәйле булган һәр нәрсәне белүе фарыздыр. Байлыгы булса зәкәт түләүне, хаҗга барса — хаҗ тәртипләрен, сәүдә итсә — харамга кермәс өчен сәүдә тәртипләрен белүе фарыз. Шулай ук аңа Аллаһның берлеге хакында, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, кыямәт көне һәм тәкъдир хакында белүе фарыздыр. Әгәр ул боларны белмәсә, белүчеләр янына барып, мәдрәсәләргә барып остазлардан бу белемнәргә өйрәнергә тиеш була.


Белемнең ниндилегенә карамастан, дөньявимы ул әллә диниме барысы да кирәктер. Әмма дини белем күпкә өстенрәк, гәрчә дөньяви белем мөселманнар өчен тормышларында бик зур файдалар китерсә дә. Ни өчен?


Беренчедән. Белем ул пәйгамбәрләр мирасы диде пәйгамбәребез. Алар нинди белем калдырдылар соң? Югары йортлар, кораблар төзү белеме, яки математика һәм астрономия белемнәреме? Юк, алар Аллаһның китабын һәм Аллаһ аларга өйрәткән белемне калдырдылар.


Икенчедән. Дини белем фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә алына, ихлас ният белән. Кем дини белемне дөнья максатлары өчен өйрәнсә бу кешегә Аллаһның ачуында булыр. Әмма дөньяви белемне киләчәктә күп акча эшләү нияте белән өйрәнүдә гөнаһ юктыр, шулай да Аллаһ бу кешене дә савапсыз калдырмас.


Өченчедән. Дөньви белем кешене әдәп-әхлаккә өйрәтми, яшәү максатын аңлатмый, хәләл белән харамны, яхшылык белән явызлыкны аермый. Бу сорауларга бары тик дин генә җавап бирә.


Дүртенчедән. Пәйгамбәребез вакытында дөньяви белем һәм аның белән шөгыльләнүчеләр булмады. Бу белем пәйгамбә-ребезнең вафатыннан соң гына мөселманнар арасында киң үсеш алды. Шуңа күрә пәйгамбәребез безне белем алырга чакырганда, дини белемне күздә тотып әйтте.


Бишенчедән. Дөньяви белем белән Аллаһны танып булса да, бу белем Аллаһның нинди икәнен, Аның сыйфатларын аңлатмый, Аллаһка якынаю юлларын күрсәтми, Аңа дөрес итеп гыйбәдәт кылуны өйрәтми.


Алтынчыдан. Әгәр дә кеше зур дөньяви белемгә ия булып та дини белемгә игътибар итмәсә Аллаһ ул кешегә ачулы булыр. Аллаһ бу хакта әйтә: «Алар дөнья тормышы хакында [урып сугу, кәсеп итү, табигать, фән белемен, биналар, машиналар төзү кебек] күренгән нәрсәне генә беләләр. Ә Ахирәт турында алар гафилләр». (әр-Рум: 7).


Җиденчедән. Дөнья тормышы безнең максатыбыз түгел, ә Аллаһ каршына кайтырга әзерләнү, сыналу мәйданы. Мондый әзерләнү дини белемсез булмас. Пәйгамбәребез әйтте: «Кемгә Аллаһ яхшылык теләсә Ул аны диндә аңлаучы кылыр» диде.


Монда әле дини белемнең өстенлеге хакында күп сөйләргә була, шулай да, әгәр дә берәү дини белемгә ия булып, дөньяви белемгә дә ия булырга омтылса, бу нур өстенә нур булыр һәм кешене тагын да дәрәҗәсен күтәрер.

Нур белән нурланыгыз


Аллаһ Коръәндә әйтә: «Әй кешеләр! Сезгә күңелләргә шифа бирүче, туры юлны күрсәтүче, һәм мөэминнәргә рәхмәт булып Вәгазь [Коръән] килде». (Юнус: 57). Мөселман кеше Корънне дөрес итеп укырга аны өйрәнергә тиештер. Пәйгамбәребез әйтте: «Сезнең иң хәерлегез Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче» диде. Коръәнне өйрәнә башлау әлифне таяк дип танудан башланадыр. Кайберәүләр гарәп хәрефләре бик авыр без инде Коръәнне укый алмабыз дип акланалар. Аларга шуны әйтәсем килә. Бер елда 48 атна бар, ә гарәп алфавитында 28 хәреф. Әгәр дә бу кеше бер атнага берәр хәреф кенә өйрәнсә дә әле 20 атнасы буш кала. Димәк кеше бер ел эчендә Коръәнне матур итеп укырга өйрәнә ала дигән сүз. Кемнәр инде Корънне тирәнтен өйрәнергә теләсә гарәп телен өйрәнмичә ул бу эшне эшли алмас, чөнки гарәп теле гыйлемнең ачкычыдыр. Коръәнне аңламыйча уку ул бер нәрсә, ә инде бу Китапта нәрсә турында сөйләнгәне хакында аңлап уку бу инде бөтенләй икенче. Шуңа күрә мөселман кеше гарәп телен дә өйрәнергә тиеш. Аңа кадәр без Аллаһның нинди Зат икәнен, иманның нәрсә икәнен, хәләлне-харамны, фарыз-вәҗибне, Аллаһ бездән разый булсын өчен дөрес гыйбәдәт кылуны белергә безгә фарыздыр.
Әлхәмдулилләһ, елдан ел сафларыбыз яңа кешеләр белән тулылана. Дин белән кызыксынучыларның саны артканнан арта бара. Мәчетебез ачылганнан бирле намаз, Коръән укырга теләүчеләргә мәдрәсәбездә башлангыч дини белем бирелеп килде. Намаз укучы, Коръәнне дөрес итеп тәҗвид белән укый алучы мөселманнар саны артты. Һәм халкыбызның тагын да югары дини белем алу ихтияҗы туды. Кайберәүләр Казанга барып югары мәдрәсәләргә кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә кереп белем дәрәҗәләрен күтәрделәр. Боларның барысын да исәптә тотып Балтач районы мөхтәсибәте белән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе килешүе буенча, Балтач мәчете базасында башлангыч мәдрәсә белән беррәттән Югары мәдрәсәнең кичке бүлеге инде эшләп килә. 2007 елдан бирле мәдрәсәбез йөзләгән шәкертләр укытып чыгарды. Еракларга бармыйча югары дини белем алырга теләүчеләргә Балтачыбызда шул дәрәҗәдә белем алу мөмкинлеге булдырылды. Уку Балтачыбызда булса да, дипломы Казанныкы.


Укырга керергә теләүчеләр Балтач мәчетенә рәхим итегез! 


Балтач үзәк мәчете имамы һәм мөгәллиме Марат хәзрәт Сәйфетдимнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев