Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бөрбашта иң кыю үсмер малайлар арасында ат чабышлары булды (фото)

Бөрбаш мөселман балалар Сабан туенда ат чабышында барлыгы 23 ат катнашты.

Сабантуйларның күрке булган ат чабышы Бөрбаш Сабан туенда да шаулап-гөрләп узды. Ярышта барлыгы 23 ат ярышты. Җайдаклары да кемнәр диген? 14 яше тулмаган үсмер малайлар.
Ярыш өч төрле атлар арасында үтте. Айгырлар ике узышта көч сынашты һәм алты ат финалга чыкты. Финалда исә Бөрбаштан "Трендбой" кушаматлы аты белән Дмитрий Терентьев финишка беренче булып килде. Икенчелектә янә хуҗалар, Илнур Рамазанов иярләгән "Ланград" матур күрсәткечләргә иреште. Өченче урында "Татарстан җәмгыятеннән "Тарлау" кушаматлы ат белән Рәнис Таҗетдинов.

Бияләр ярышында беренчелекне янә хуҗалар яулады. Дмитрий Терентьев бу юлы "Ультрастар" кушаматлы ат белән иң өлгере булып чыкты. Удмуртиядән килгән "Искра"(җайдагы Андрей Эшмурзин) - икенче, "Сорнай"дан "Шанель" (Никита Агеев) өченче урын яулады.

Араб токымлы атлар арасында "Татарстан" җәмгыятенең "Псебай" җайдагы Ирек Төхвәтуллин белән беренчелекне яуласа, "Кама"дан "Аккра" (Рушат Әскаров) - икенче, "Труд"ның Вадим Камаев иярләгән "Сандор"ы өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250