Дин һәм тормыш
Бөрбашта пансионат ачыласы (фото)
Бөрбаш авылының иске мәктәп бинасында бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара. Биредә киләчәктә дин дәресләре алучы 30 бала өчен пансионат буласы икән.
Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов аңлатуынча, әлеге балалар башка районнардан да килергә мөмкин, шулай ук күпбалалы гаиләләрдән булган балалар да кабул ителә. Егетләр һәм кызлар биредәге урта мәктәптә төшкә кадәр мәктәп программасын үтеп, ә аннан соң әхлакый белем алып укыячак. Яшәүләре шушы пансионатта булачак. Әлегә төзелеш эшләренең кайчан бетәсе билгеле түгел, чөнки аның белән хәйрия оешмасы шөгыльләнә. Әгәр финанслау әйбәт барса, яңа елга әллә пансионат үз ишекләрен ачып та җибәрер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев