Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Бүген, 18 февральдә, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак

«Ураза тоткан кешенең йокысы — гыйбадәт, эндәшмәве — тәсбих, гамәле — даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр» (хәдис)

Бүген, 18 февральдә, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. 

Сәхәрдән соң укыла торган дога
«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».
Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле».

Авыз ачканда укыла торган дога
«Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».
Мәгънәсе: «Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә Синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев