Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Булдыклыларның сүзләре

Гаилә бәхете – үзеңнең рәхәтлегеңне кайгыртуда түгел, Аллаһ һәм шаһитләр каршында биргән вәгъдәңне үтәүдә

Әлеге хезмәт мәшһүр дин галиме, «Госмания» мәдрәсәсе мөгаллиме Әбү Габделәхәд Шәйхелислам ибне Әсәдулла Хәмидуллинның (Шәйхелислам Хәмиди, 1869-1911) «Мәкаләтүн бүләга-и» исемле китабы нигезендә әзерләнде. Китап Казанда 1904 елда «Мәтъбәга-и Кәримия»дә авторның үз акчасына нәшер ителә, бастыру өчен рөхсәт 1903 елның 16 гыйнварында Санкт-Петербург шәһәрендә алынган була. Ш.Хәмиди тарафыннан әйтелгән җөмләләр калынайтып тәкъдим ителсә, аларга шәрех-аңлатмаларны Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бирде.  Бу язма республикабызның Мирас журналында дөнья күрде.

 

1. Һәр урын өчен әйтелә торган сүзләр бар, вә һәрбер мәйдан өчен көрәшә торган ирләр бар

Пәйгамбәребез (с.г.в.), энҗене дуңгыз аяк астына салмагыз, дигән. Һәрбер сүзне, әйткән урынны һәм кешеләрне искә алып әйтү кирәк. Гарәбстанда, Төркиядә сөйләнгән вәгазьләр, никадәр генә күркәм булмасын, күп вакыт безнең шартларга һәм кешеләргә туры килеп бетми.

 

Әбү Бәкернең (р.г.) күркәм сыйфатларының берсе итеп, сәхабәләр: «Ул һәр аятьне нинди урында, нинди кешеләргә әйтәсен белә иде», – дигәннәр.

 

Һәр вәгазь сүзен сөйләгәнче, аның кайда һәм кемгә сөйләнгәнен искә алу кирәк. Тагын да мөһиме – бу сүз синең авызга туры киләме, ягъни әйтергә хакың бармы? Аллаһ синең сүзеңә түгел, гамәлеңә, күңелеңә карый, Аны алдап булмый.

Һәр урынның, һәр милләтнең үз батырлары, каһарманнары, фидакарьләре бар. Без аларны беләбезме, балаларыбыз һәм оныкларыбыз беләме?..

 

Динебез, телебез, илебез саклансын, алга барсын өчен көчен куйган күп кешеләр бар. Һәр авыл, һәр нәсел аларны беләме, күңелендә сак-лыймы, үзеннән соңгы буынга җиткерәме? Алар – безнең дәүләтебез. Без – дәүләтчелегебезне югалткан халык, әмма мин алда әйткән дәүләтебезне сак-лый алабыз, аның өчен безгә беркем дә комачауламый. Әгәр бу эшне кыла алмасак – киләчәгебез шөбһәле. Һәр җир, нәсел мәйдан тоткан ирләрен онытмасын.

 

Заманында Чистай каласында якташыбыз, Сасна авылы егете Мөхәммәдзакир Камалов әл-Чистави зур мәдрәсә тоткан, бик күп шәкертләр тәрбияләгән һәм саллы китаплар язган. «Камалия» мәдрәсәсенең даны еракларга таралган. Мөхәммәдзакир үрнәк әти дә булган: үзеннән соң унике баласы – ике улы һәм ун кызы кала! Без әлеге мөхтәрәм шәхесне беләбезме? Аның рухын яд итәбезме? Фәнни мирасын өйрәнәбезме?

 

2. Бер кеше күңелен тәрбияләү юлында иҗтиһад итсә, хатадан имин була

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ сезнең дәрәҗәгезгә дә, байлыгыгызга да, киемегезгә дә карамый, күңелегезгә карый», – диде. Димәк, безнең күңел – Аллаһ кунакка килә торган урын.

 

Кодуси хәдистә: «Аллаһ җирләрдән, күкләрдән өстен, әмма иманлы бәндәнең күңеленә сыя» – диелә. Бүген күңелебез дөнья малы, байлык, аннан да яманы – үпкә, ачу, рәнҗү, көнчелек белән тулган, хуҗага гына урын калмаган.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: «Кайберләрегезнең күңеле күгәргән тимер кебек, яхшы белән яманны аермый», – диде. Шуның өчен дә күңелне чистарту, тәртиптә тоту аеруча мөһим. Моңа тасавуф һәм тәрикатьтән башка ирешеп булмый. Имам Газали, шул хәдискә таянып, күңелнең 5 дәрәҗәсен билгели («Химая-и сәгадәт» китабында).

 

Күңелгә көн буе төрле уй-фикерләр килә, кеше шуның кайберләрен сайлап ала. Әгәр күңелең дөрес икән, дөрес фикерне сайлап аласың. Күпләр безгә киңәш бирә, үзебез дә киңәш сорыйбыз. Аннан, фәлән кешенең фикере белән генә харап булдым, дибез. Димәк, күңел дөрес булмаган, ялгыш киңәш алганбыз.

 

Тормыш юлдашын сайлаганда да яхшы күңел яхшыны сайлый.

 

3. Бер кеше иҗтиһад кылса, теләгәнен табар

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да:

«Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиһад», – дип язып калдырган.

 

Халык та: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – ди. Әлбәттә, нәтиҗә – Аллаһтан. Аның каршында безнең тырышлык бәяләнә.

 

Ибраһимны (г.с.) утка атканда, бер чыпчык томшыгы белән су алып килеп, утка сибә. Башка кошлар, көлеп: «Син бу суың белән утка зыян сала алмыйсың», – диләр. Чыпчык: «Әлбәттә, сез хаклы, әмма Аллаһ каршына баргач, көчемнән килгәнчә эшләдем, диячәкмен», – дип җавап биргән.

 

Бал корты 1 грамм бал җыяр өчен меңләгән чәчәккә куна. «Мин күпме генә бал җыям», – дип оясында утырса, без бал ашый алмас идек. «Мин нишли алам инде», – дип битарафлык күрсәтү дөрес түгел.

 

Яз җитсә, җирләр ачыла. Җирне эшкәртмәсәң, чәчмәсәң, иң уңай елны да чүптән башка нәрсә үсми. Без тырышырга, хезмәт куярга һәм түбәнчелек белән Аллаһтан матур нәтиҗә сорарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Башта дөяңне тышаула, аннан Аллаһка тапшыр», – дигән. Башта тырышырга кирәк.

 

4.Бер кеше ишекне какса (иренмичә, туктамыйча), керер, керми калмас, чөнки бер заман ул ачылмый калмас

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сез Аллаһтан сорагыз, ул бер бәндәсенең күңеленә салыр. Син шул бәндә аркылы максатыңа ирешерсең», – диде. Әмма бу – сынау дөньясы. Һәр кеше дә тиз генә безнең мөрәҗәгатьне кабул итми. Бәлки, кайчандыр без дә кемне дә булса кире борганбыздыр. Бәлки, Раббыбыз сабырлыгыбызны сыныйдыр. Бәлки, ул кешегә Аллаһның рәхмәтен алу сәгате җитмәгәндер. Безгә ару-талуны белмичә, төшенкелеккә бирелмичә хәрәкәт итү зарур.

 

Бер имамыбыз (урыны оҗмахта булсын) авылында мәчет сала башлады. Бер мәсьәләне хәл итү өчен, хуҗа янына сигез мәртәбә барган. Сигезенче тапкыр барганда, хуҗа кеше, аның килгәнен тәрәзәдән күреп: «Бу тугызынчысын да, унынчысын да килер, үтенечен канәгатьләндерергә кирәк», – дип, уңай хәл итеп җибәргән. Җиңел килгән әйбернең кадере булмый. Бу уңайдан сабыйлар да безгә үрнәк булып тора. Ул әнисенең итәгенә ябыша да, максатына ирешкәнче елый, үзенекен итә.

 

Берәү икенче берәүне мәчеткә чакырып, 40 тапкыр барган. Кешеләр аңа: «Йөреп торма инде», – дигәч: «Бәлки, 41 нчесендә килер», – дип җавап биргән.

 

5. Бер кеше эшен сабырлык белән эшләсә, морадына ирешер. («Сабыр иткән – морадына җиткән» дигән мәкальдәге кебек)

Мифтахетдин Акмулла да: «Җиденче иң кирәк нәрсә – сабыр», – дигән. «Сабыр кеше морадын да табар», – дип әйткән. Һәр эштә дә сабырсызның төбе – хурлык, сабырсызның башына бәла тарыр, дигән.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иманның яртысы – сабырлык, яртысы – шөкерана», – диде. Сабырлык диндә нык торуыбызны, күңелебезнең дөрес икәнен күрсәтә. Бүген, кызганыч ки, күп гаиләләр таркала. Аның сәбәпләре турында байтак язалар. Минемчә, сәбәп ике генә: кавышканнар бер-берсенә сабыр итмиләр, барына канәгать булмыйлар. Әгәр сабыр итсәләр, тулы гаиләдә ишле балалар үстереп, бәхетле картлыкка – морадларына ирешер иделәр.

 

Армиягә баргач, яшь солдатлар ант (присяга) кабул итә. Армия хезмәтенең барлык авырлык-кыенлыкларын сабырлык белән үтәрмен («Буду стойко переносить все тяготы и лишения воинской службы»), дип. Никахта кыз кешенең: «Риза булып бардым», егет кешенең: «Риза булып алдым», – дип әйтүе – Аллаһ каршында да, шаһитләр каршында да «гаилә тормышының барлык кыенлык читенлекләренә сабыр итәм» дип вәгъдә бирүләре.

 

Гаилә бәхете – үзеңнең рәхәтлегеңне кайгыртуда түгел, Аллаһ һәм шаһитләр каршында биргән вәгъдәңне үтәүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев