Булдыклыларның сүзләре
Безнең фикер белән туры килмәгән фикерне ишетергә теләмибез, хаклыкны әйткән кешене яратмыйбыз
Әлеге язма алдагы «Нәсыйхәт» кушымтасында чыккан мәшһүр дин галиме, Шәйхелислам ибне Хәмиди тарафыннан «Мәкаләтүн бүләга-и» исемле китабына нигезләнеп, шәрех-аңлатмаларны Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев биргән хезмәтнең дәвамы. Төп авторның фикерләре калынайтып бирелә. Язма республикабызның «Мирас» журналында дөнья күрде.
Бер кеше эшләрне кыяс кылып фикер белән йөртсә, яшерен эшләрне белер. Фикерләү күп нәрсәне белергә ярдәм итәр.
Аллаһы Раббыбыз безне акыл белән зиннәтләп, барча мәхлүкатька хәлифә итеп куйган. Акылыбызны фән белән баету, намаз белән тәрбияләү тиеш. Шул очракта гына дөрес фикерләү килеп чыга. «Бер сәгать фикерләү 40 көн нәфел намазыннан, 7 көн нәфел уразасыннан хәерле», — диелә хәдистә. Фикер дөрес булсын өчен, калебнең дә чиста булуы кирәк. Аллаһ кушканнарны үтәмичә, тыйганнарыннан тыелмыйча, калебне чистартып булмый. Баштан күп төрле уй-фикерләр үтә, күңелең пакь булса, дөресен сайлыйсың. Күп кеше сиңа киңәш бирә, күңелең тәртиптә булса, киңәшнең дә дөресен кабул итәсең. Хәтта үзеңә тормыш иптәшен сайлаганда да саф күңел дөрес пар табарга ярдәм итә. Шуңа күрә дә һәр адымың, һәр эшеңне аек фикер йөртеп: «Бу гамәлем Аллаһ каршында дөресме?» — дип эшләү кирәк. Шул чакта гына, Аллаһның рәхмәте белән, күп нәрсәләрнең сере ачылыр һәм туры юлны табарсың. Аулакта Аллаһы Тәгалә хакында озак фикерләү уйны камилләштерә, ә уйның камиллеге җәннәткә илтә торган гамәлләр кылуга сәбәп була.
Бер кеше бер сүзгә сабыр итсә, күп сүзләр ишетер. Азга сабыр итсәң, күпне ишетерсең.
Без җәмгыятьтә яшибез, күп кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә туры килә. Кешеләр холык-фигыльләре белән төрледән-төрле. Үзара сөйләшкәндә, әңгәмәдәшне бүлдермичә, сабырлык белән тыңлый белергә кирәк. Кайвакыт кеше сиңа ошамаса да, бүлдермичә фикерләрен тыңласаң, күп кенә файдалы нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Синдә фикер булу, әле ул фикерең дөрес дигән сүз түгел. Дөреслекне табасың, хакыйкатьне беләсең килсә, кеше фикерен ахырга кадәр тыңлап бетерү мөһим. Шул чакта гына әңгәмәдәшең сүзләрен ахырга кадәр әйтеп бетерер.
Сабырсызлансаң, үзеңә кирәкне ишетми-белми калуың бар. Гыйлемнең беренче бас-кычы дәшми тору булса, икенче баскычы — тыңлау, өченчесе — истә калдыру. Сабыр булып, тыңларга өйрәнергә генә кирәк.
Бүген күпләребезнең хатасы: безнең фикер белән туры килмәгән фикерне ишетергә теләмибез, хаклыкны әйткән кешене яратмыйбыз. Шул сәбәпле, Аллаһ рәхмәтеннән мәхрүм булып, дөрес карар кабул итә алмыйбыз. Сазлыкка таянып булмаган кебек, куштаннар сүзенә генә таянып, ерак китеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев