Буыннарны берләштерүче
Әмма Газиз мулла төнлә никахны укыган, Коръән ашлары үткәргән, сөннәтче бабайларны табып, әти-әни теләге белән ул гамәлләрне дә үтәткән.
1 Кариле мәчетенә килеп керүгә биредәге ниндидер бер яңалык, үзгәреш күрәсең. Мәчетнең аурасы башка, чөнки аның эче тулы фәрештәләр. Кешеләре ачык йөзле, тәмле телле, бердәм һәм эшчән.
Моннан 30 ел элек җыйнак кына булган мәчет елдан-ел зурая, камилләшә, уңайлыклары булган, халык ихлас яратып йөри торган гыйбадәтханәгә әверелә.
Авыл халкы мәчетнең күркәм бәйрәменә тырышып әзерләнгән. Хатын-кызлар Аллаһ ризалыгы өчен дип, бергәләп эчке ягын, паласларны, һәммә җиһазны юып, чис-тартып ялт иттерсә, ир-егетләр тышкы тирә-юнен тәртипкә китергән.
Ерак юлдан килгән кунаклар өчен чәй табынына ханым-туташлар берсеннән-берсе тәмле, татарның борынгы ризыкларын әзерләгәннәр. Мин Каюм Насыйри рецепты белән әзерләгән солы кесәлен яраттым.
Авылда дин тыелган заманнарда да өлкәннәр Разия апа, Гәрәй абыйлар өендә җомга, гает намазлары укылган. Шиһап мулладан соң бу гаять четерекле, куркыныч эшкә Насыйбуллин Газиз алына. Четерекле, чөнки әгәр никах, Коръән ашларында Аллаһ сүзләрен халыкка җиткерсәң, малайларны сөннәткә утыртсаң, авылдан сөрергә, хәтта төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Әмма Газиз мулла төнлә никахны укыган, Коръән ашлары үткәргән, сөннәтче бабайларны табып, әти-әни теләге белән ул гамәлләрне дә үтәткән. Үткән ел Гөлзада ханым Пермьнән кайтып, Газиз мулланың барча оныкларын җыеп, зурлап ифтар ашы үткәрде.
Халык Гыйбадуллин Газиз мулланы олы хөрмәт белән искә ала. Ул биредә 16 ел муллалык иткән. Төзүче улы Мөдәррис мәчетнең беренче нигез ташларын салган көннән манара куйганчы төзелештә эшләгән. Газиз мулла халыкны Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә өйрәткән.
Аннан муллалыкны мөгаллим Әгъзам Һади улы кабул итеп ала. Әгъзам мулла мәчеттә өлкәннәрне укытса, Норма урта мәктәбендә әхлак дәресләре бирә башлый. «Норма авыл җирлегендә әкренләп эчкечелекнең кими баруында Әгъзам Һади улының да өлеше зур», – ди Гөлсем ханым. Аның шифалы өшкерүләре гозерләнеп килгән авыруларга дәва булды. Инде бу авыр һәм җаваплы вазыйфаны, яшь, тәвәккәл Айдар муллага тапшыргач, халык аңа «Почетлы мулла» дәрәҗәсе бирә. Ул яшьләрчә тәвәккәллек белән эшкә алынган.
Мәдинә абыстай ханымнарга гыйлем бирсә, Зөлфия һәм Лилия апалары кызларны, малайларны укыта. Алар бергәләп авылдашлары өчен күркәм чаралар оештыра.
Авылның матурлыгы, дәрәҗәсе – бердәмлектә. Мәчетнең 30 еллык тарихын барлауга да халык бердәм булып, истәлек-ядкарьләрне туплап, зур күргәзмә әзерләгән.
Күргәзмә шашка буенча 3 мәртәбә дөнья, 3 мәртәбә Европа чемпионы, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Фикердәш» клубы җитәкчесе, шагыйрә, кул эшләре остасы Чулпан Габделганиева эшләнмәләре белән башлана. Аны мөгаллимә Гөлфия ханым туплаган, ныклап әзерләнгән.
Биредә Газиз муллага багышланган аерым бүлек бар. Аны төп нигезне бетерми, туганнарны барлап, тарихи ядкарьләрне саклап торучы килене Фирая ханым туплаган. Иң кадерлесе – каенатасы куен кесәсендә генә йөрткән борынгы бәләкәй Коръән-Кәрим. Күргәзмәгә «Мәгърифәт мәркәзе» музеенда сакланган борынгы Коръәннәр дә куелган. Янәшәдә «Мәгърифәт мәркәзе» җитәкчесе Айгөл ханым Коръәнгә киертү өчен теккән затлы чехоллар.
Бүген балага, ата-ана, әби-бабай, мөгаллимгә дә яхшы тәрбия бирү өчен иң кыйммәтле кулланма – Коръән-Кәрим. Аның нигезендә тәрбия алган һәркем гыйлемле, бәхетле!
Күргәзмә оештыруда Гөлсем Миңнебаева белән «Ак калфак» оешмасы да тырышты.
Менә районның төрле авылларыннан җыелган борынгы, үзенчәлекле тәсбихлар тупланмасы. «Ак калфак»ның район җитәкчесе Зөлфирә ханым 500 зәйтүн орлыгыннан тезелгән тәсбих алып килгән. Бу затлы хәзинәне аңа Галиева Фирдия апасы Казахстан якларыннан алып кайткан.
Хатын-кызларның күз явын алырлык кыйммәтле ташлардан эшләнгән (Резеда һәм Гөлсем ханымнарның иҗади хезмәте) яка чылбыры, хәситәләр, изүләр янында кунаклар озакка тукталды. Ә кунаклар дигәнем район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, республика Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт, Республика Рәисе аппараты департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы А. Дирзизов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс Җиһаншин. Күп районнарның имам-мөхтәсибләре дә монда.
Күргәзмәнең икенче ягында борынгы рецептлар белән пешерелгән ризыклар, кайнатмалар, төрледән-төрле салатлар. Авыл хатын-кызлары тырышкан, җан җылысын биреп әзерләгәннәр.
Каз – татарның бренды. Каз ите – җылы ит. Ул салкын кышларда юлчыны өшүдән саклаган, өшегән тәнне каз мае белән уганнар.
Кариленнән «Ак калфак»ның әгьзасы Зәйнуллина Рәхилә гаиләсе 325 каз асрап, аларны эшкәртеп, Мөслимдә IV Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең Гран-При иясе булды. Бу гаилә каз итеннән пешерелгән дистәдән артык ризык тәкьдим иткән! Әтиләре Фаил ага – авыл старостасы.
Ә Кариле бакчасы тәрбиячесе Гатауллина Гөлназ фестивальнең «Каз каурые һәм канатларыннан эшләнгән халык кәсепләре эшләнмәләре» номинациясендә I урын алды. Ул борынгы кәсепләрне киләчәк буынга тапшыру өчен балаларга өйрәтә.
Биредә Балтач мөхтәсибәтенең еллык хисап җыелышы да узды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин дин һәм гамәл берлегенең төбәкнең рухи-әхлакый сафлыгына уңай йогынтысын дәлилләп аңлатты.
Җыелышта балаларның Лилия һәм Зөлфия апалары өйрәткән, фил сугышына, Кәгъбәтуллаһны Аллаһның ничек коткаруына багышланган театральләштерелгән чарасы җанландырып үзгә бер мохит тудырды. Аларның бу мәртәбәле чарада осталыкларын күрсәтүе – киләчәкләре өметле булуга дәлил.
Бу мәчет тарихын авылның хөрмәтле мөгаллимәсе, мәчетнең иганәчесе Гөлсем Миңнебаевадан яхшы белүче юктыр. Ул 70тән артык шәҗәрә төзеп, республикада танылган бердәнбер ханым. Арада атаклы муллаларның, мәчет-мәдрәсәләр төзеткән байларның да шәҗәрәләре бар. Гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә бәйгесе җиңүчесе. Күп мәгьлүматлы, бай эчтәлекле «Кариле» китабының төп авторы. Ул үз чыгышында мәчеттә башкарылган күркәм гамәлләрне югары бәяләде.
Ел нәтиҗәләренә багышланган әлеге чарада, әлбәттә, иң-иңнәр бәяләнде. «Ак калфак»ның «Пар балдаклар» клубы димчесе Мәгьмүрә ханым 100дән артык парны кавыштырган һәм алар тату-тыныч гомер кичерә! Ул кавыштырган парлар бөтен Рәсәй киңлекләренә таралган. Аның хезмәте зур бүләккә лаек булды. Афәрин!
Мондый олуг чараларда төрле иҗтимагый һәм дини оешмаларның бердәмлеге үтә мөһим. Чөнки бердәм булсак кына Ватанга, милләтеңә туг-ры булган камил шәхес тәрбияләп була. Без: «Әби-бабаларыбыз татар дип түгел, оныкларыбыз татар» – дип горурланырга, аларның телне, милләтнең тарихын камил белүләренә ирешергә тиеш».
Әминә Мөхәммәтҗанова, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Шубан җирлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев