Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Дин кануннары буенча яшәмәгән кешегә бакыйлыкка күчкәч «урыны җәннәттә булсын» дип әйтү дөресме?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

– Дин кануннары буенча яшәмәгән кешегә бакыйлыкка күчкәч «урыны җәннәттә булсын» дип әйтү дөресме?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәдур расулуллаһ», дип чын күңелдән әйтә, шул җәннәткә керә», – диде. Шулай итеп бүген көндә кеше өстендә торган намаз, ураза, зәкәт, хаҗ һәм башка кеше хаклары – болар барысы да кеше өстендә фарыз булып тора һәм аларны калдырган очракта, бу мөселман кешегә зур гөнаһ булып языла һәм Кыямәт көнендә алар өчен җавап бирәсе була. Шулай ук Аллаһы Тәгалә билгеләгән харамнардан тыелу фарыз булып тора һәм алардан баш тартмау зур гөнаһ булып санала һәм алар өчен дә Кыямәт көнендә җавап тотасы була. Ә җеназа намазы уку ул шушы вафат булган мөселман кешегә дога кылуны аңлата. Кемгә җеназа намазы укыла – шушы алда китергән иман кәлимәсен әйткән мөселман кешегә җеназа укыла. Ә кешенең күңел халәтен, кешенең гөнаһларын без хөкем итә алмыйбыз, ул Аллаһ каршында кала. Мөселман булып, иман калимәсен әйткән кеше өчен җеназа укып, без аның гөнаһларының ярлыкавының, җәһән-нәмнән котылуын һәм җәннәткә керүен дога кылып сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев