Дини белешмә: сездән – сорау, бездән – җавап
Чит диндәге танышың вафат булганны ишеткәч, нәрсә дияргә? Аңа мөселман кешесе теләк тели аламы? Яраса, ничек әйтергә?
Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Сезнең үз динегез, безнең үз динебез», – ди. Шуңа күрә мөселман кешесенә башка диннәр мәрасимнәрендә (дини соңгы юлга озату йолаларында) катнашу рөхсәт ителми, әмма кеше бәла-казага юлыкса, янгын чыкса, яки туганы үлсә, кабер казышырга булсынмы, башка эшме – кайда ярдәм кирәк, дини мәрасимнән тыш, булышу, ярдәм итү динебездә хуплана. Кайгысын уртаклашкан вакытта ул кешегә җиңеллек, сабырлык теләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев