Дога кабул була торган вакыт
Мөселманнарның догалары кабул була торган вакыт бар. Ул кайчан, сез аларны беләсезме?
Яңгыр, табигатьне чистартып, яшәртеп җибәрер өчен Раббыбызның әмерен үтәргә ашыгып, тамчыларны тизрәк-тизрәк җиргә сеңдерергә тырыша. Һавага хуш ис тарала, табигать яңа бер сулыш алган кебек тоела.
Яңгыр — ул да булса Раббыбызның бер нигъмәте, һәм аның үз файдасы һәм хикмәте бар икәнен беләбез. Һәм шул ук вакытта зарар китермәсен дип, бер дога кылып куйсак, бик тә яхшы булыр. Шулай ук яңгыр яуган вакыт — дога кабул була торган вакытларның берсе булып та санала.
Һәм яңгыр яуганда шушы махсус доганы укырга киңәш ителә: «Аллаһуммә саййибән нәәфигән» (Тәрҗемәсе: «Я Аллаһ, бу яңгыр файда китерсен иде!»)
Я Раббым, яуган һәм явасы яңгырлар файда гына китерсен, бу яңгырлар зыян китермәсен, я Аллаһ, безгә хәерлесен насыйп ит!
Автор: Фануз Хабибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев