Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Җеназа намазын укыганда аның догаларын белмәсәң, нишләргә?

Җеназа намазына килгәндә иң беренче тәһарәтле булу һәм имам артыннан ияреп дүрт мәртәбә тәкъбир әйтү кирәк

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
– Мөселман илләрендә игътибар иттем – анда кешеләр азан тавышын ишеткәч кенә намазга әзерләнә башлыйлар: тәһарәт алалар, мәчеткә киләләр, мәчет намазларын укыйлар. Ә бездә камәт төшерәләр дә намазга басалар... Ничек дөресрәк була икән...

– Мәчеттә азаннан соң намазны күпмедер вакыт көтеп яисә көтмичә уку шушы мәхәллә халкының эше. Мөселман илләрендә дә кайбер мәчетләрдә азаннан соң бераз вакыт көтү кабул ителгән, ә кайбер мәчетләрдә азан әйткәч, озак көтмиләр, намазга басалар. Бу шулай ук мәхәллә кабул иткән тәртипкә нигезләнгән.

– Мөселман белән мөэмин атамалары арасындагы аерманы аңлатсагыз иде...
– Мөселман белән мөэмин атамалары синоним сүзләр, ягъни бу сүзләр арасында аерма юк. Мөселман ул шул ук мөэмин була, ә мөэмин кеше мөселман була. Кайбер галимнәребез фикеренчә, бу сүзләр арасында аз гына аерма бар, әмма бу аерма гыйльми яктан аңлатуга гына кайтып кала.

– Мәет озатканда җеназа намазын укыйбыз, әмма күпләребез аның догаларын белмибез. Мин дога белмим, дип җеназага басмыйча булмый, бу очракта нишләргә?
– Җеназа намазына килгәндә иң беренче тәһарәтле булу һәм имам артыннан ияреп дүрт мәртәбә тәкъбир әйтү кирәк. Ә догага килгәндә, һич югы «раббәнә..» догасын укырга мөмкин яисә инде үз телеңдә, каршыда ятучы мәетнең гөнаһларын ярлыкауны сорарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев