Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Фарыз һәм вәҗиб садакалар

Садака ул — байлыкның бер өлешен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгын өмет итеп мохтаҗларга бирү

Әлеге изге гамәл берничә төргә бүленә. Беренчесе — фарыз садака. Аңа зәкят түләү һәм гошер садакасы керә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә: «Намаз укыгыз һәм зәкят түләгез...» (Бәкара — 43), «Әй иман китергән кешеләр! Үзегез кәсеп кылган һәм без сезгә җирдән чыгарган уңышлардан байлыгыгызны сарыф итегез» (Бәкара — 267), — дип әмер әйтте. 2026 елда зәкят чыгару өчен нисаб күләме — 940 000 сум (алтынбуенча) билгеләнде.

Шәригатебездә ваҗиб хөкемендә булган садака да бар. Моңа Рамазан аеның ахырында мохтаҗларга фитыр садакасын бирү керә. Ваҗиб гамәл фарыз кебек әмер ителгән гамәл, ләкин аның дәрәҗәсе фарыздан әз генә түбәнрәк. Аны үтәгән өчен савап була, ә үтәмәгән өчен гөнаһ языла. Асыл ихтыяҗларына булган чыгымнарын һәм әҗәтләрен түләгәннән соң, тиешле нисабы булган мөселман кеше, ураза бәйрәмен каршы алган очракта, үзе өчен һәм үз карамагында булганнар өчен фитыр садакасын түләргә тиеш. 2026 елда фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 120 000 сум (көмеш буенча).

Кеше садаканы үзе һәм балигълыкка ирешмәгән балалары өчен дә түли. Әти-әнисе, балигълыкка ирешкән балалары, хатыны, абый-апалары һәм башка туганнары өчен түләү мәҗбүри түгел. Әгәр ул алар өчен түли икән, садака кабул була, бары бу турыда ул туганнарга алдан хәбәр итү тиешле.

Фитыр садакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Хәнәфи галимнәре фикеренчә, фитыр садакасын мохтаҗ булсалар болай да тәэмин итәргә тиешле булган түбәндәге кешеләргә бирү дөрес түгел:
• әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайларга;
• уллар, кызларга, аларның балалары, балаларының балаларына;
• ирләр хатыннарына;
• нисабы булган байларга;
• әтиләре бай булган балигълыкка ирешмәгән балаларга.

Садака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Бары бер кешегә бирелгән садака күләме фитыр күләменнән аз булырга тиеш түгел. Зәкәт һәм фитыр садакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.

Бу елда фитыр садакасының иң азы — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум итеп билгеләнде.
Фитыр садакасы, гыйбәдәт буларак, алда әйткәнебезчә, мөселманнарга гына бирелә.

Фидия садакасы — ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган садака. Быел фидия садакасы күләме — көненә 450 сум, дип билгеләнде. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне, берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.

Өченче төр садака нәфел хөкемендәге садака. Моңа үзең теләгән күләмдә мохтаҗларга акча яки башка нәрсәләр белән ярдәм итү керә.

Бу мәсьәләләр буенча ниндидер сораулар булса, урындагы имамнарга мөрәҗәгать итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәдака