Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Фитр сәдакасы турында

Фитр сәдакасы аша гает, бәйрәм көннәрендә фәкыйрьләр, үзләрен мескен хәлдә булуларыннан читенсенмәсеннәр, өстәлләрендә сый-нигъмәт булып, күңел ачсыннар, шөкер кылсыннар, дип тәгаенләнгән

Фитр сәдакасы ураза тоткан һәрбер мөселманга фарыз гамәл. Бу гамәл без ураза тотканда җибәрелгән кимчелек-хаталарны кичерү, килеп җитмәгән якларны камилләштерү, тулыландыру һәм шуның аша Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирүче.

Фитр сәдакасы аша гает, бәйрәм көннәрендә фәкыйрьләр, үзләрен мескен хәлдә булуларыннан читенсенмәсеннәр, өстәлләрендә сый-нигъмәт булып, күңел ачсыннар, шөкер кылсыннар, дип тәгаенләнгән. 

Тоткан уразабызны чистарту аша күңелләребезне пакьлау өчен дә бик кирәкле гамәл бу.

2025 елга фитр сәдакасы күләме:
• аз керемлеләр өчен 250 сум;
• уртача керемле кешеләр өчен 800 сум;
• байлар өчен 1300 сумнан башлана.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фитр сәдакасы