Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!
Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган.
Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами). Фи-тыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Мөселман булмаганнар бу сәдаканы үзләре карамагында булган мөселманнар өчен түләргә тиеш.
Фәкыйрьләр - үзләренә һәм гаиләләренә ашарга ризыклары җитмәгән кешеләр. Ризык бер бәй-рәм көненә җитәргә тиеш (бәйрәм табыны исәпкә алынмый). Тиешле ризык күләме һәр гаилә әгъ-засына 1 мүдд ярма хисабыннан исәпләнә (1 мүдд = 650 грамм). Әгәр дә кеше фатирга кереп яшә-гән өчен түли икән, бу йортта яшәп торырга кирәк булган акчадан фитыр сәдакасы түләнми. Ка-раучысыз йөри алмаган һәм табиблар ярдәменнән башка тора алмаган сырхау кешеләр - табиб-ларга, караучы хезмәтенә һәм дарулар өчен түләргә тиеш булган акчадан фитыр сәдакасы түләми-ләр. Бурычлары булган кешеләр, әгәр дә бурыч түләүне кичектереп тора алалар икән, фитыр сәда-касын бирергә тиешләр.
Фитыр сәдакасы түләүнең шартлары: мөселман булу, рамазан һәм шәүвәл айларында исән-сау бу-лу. Рамазан аеның соңгы көнендә кояш баегач вафат булган кеше өчен фитыр сәдакасы бирелә, ә кояш батканчы үлгән кеше өчен бирелми. Рамазан аеның соңгы көнендә туган һәм кояш баеганчы исән булган бала өчен дә фитыр сәдакасы түләнә.
Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли.
Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясен-дә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма мәҗбүри түгел. Бу - хатын-кыз өчен сөннәт тә түгел. Ул теләге буенча үзе өчен генә яки гаиләнең бер әгъзасы өчен генә дә түли ала. Әгәр дә аерган хатыны йөкле икән, ире аның өчен зәкят түләргә тиеш, чөнки ул бала туганчы хатынын тә-эмин итеп торырга (тәрбияләргә) тиеш.
Тол хатыннар һәм аерылганнар өчен фитыр сәдакасын опекуны (кемне дә булса опекага алган ке-ше) түләргә тиеш. Әгәр дә опекуны булмаса, үзе түли. Балалар өчен фитыр сәдакасын түләү буры-чы аларның аталары яки гаиләдәге башка ир-атлар өстендә. Алар бу бурычны үтәмәгән очракта да, фитыр сәдакасын балалар өчен хатын-кыз түләргә тиеш түгел.
Балигъ булмаган балаларның үз кереме булса да, алардан зәкят түләнми. Ир бала балигъ булуга, ул үзе өчен фитыр сәдакасын үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинчелеге бул-маган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Хатын-кызның һәм аның балала-рының опекуннары булмаган очракта, бу бурыч аның балигъ булган һәм эшли башлаган өлкән улына йөкләнә.
Зәкятне үзең белән бер җирлектә яшәүче кешеләргә бирергә кирәк. Ул җирлектә зәкят таратылыр-га тиешле кешеләр булмаса гына башка җирлектә бирелә ала. Имам киңәше белән башка авылга да күчерергә мөмкин.
Фитыр сәдакасын 8 төр кешеләргә бирергә була. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә аларны санап үтә: «Сәдака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшлә-рен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (Исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен җан аткан әсирләргә) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашкан-нарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ия-седер». ("Тәүбә" сүрәсе, 60 нчы аять).
Фитыр сәдакасын алыр өчен алар түбәндәге шартларга туры килергә тиешләр:
Ирекле (азат) һәм мөселман булырга.
Мотталиб һәм Хашимит нәселен дәвам иттерүчеләр булмаска тиеш.
Үз акылында һәм балигъ булырга. Имам Нәвави исә балигъ булып та, намаз укымаган кешегә сә-дака бирергә рөхсәт итмәгән, бары тик аның опекунына бирергә кушкан. Балалар һәм үз акылын-да булмаган кешеләргә биреләчәк сәдака белән дә эшне шулай хәл итәргә кирәк. Әгәр дә опекуны булмаса, ул барлыкка килгәнче зәкят түләнми. Ләкин балигъ булгач намаз укый башлаган, соңрак аны ташлаган кешегә сәдака бирелә. Фасыйкларга, әгәр дә алар аның ярдәмендә гөнаһ эшләр кыл-мыйлар икән, шулай ук сәдака бирелә ала.
Сәдака алучының сәдаканы бирүче тәрбияләргә тиеш булган кеше булмавы (ата-анасы, балалары һ. б.) шарт. Бу фитыр сәдакасы булып саналмый, чөнки без аларны болай да карарга тиеш.
Башка кешенең ата-анасы һәм балаларына сәдака бирү мәсьәләсенә килгәндә, ике шарт бар: әгәр дә аларга опекуннары биргән җитсә, фитыр сәдакасы бирелми, җитмәсә - бирелә, чөнки бу оч-ракта алар фәкыйрьләр рәтенә керә. Фитыр сәдакасын сез тәрбияләргә тиеш булмаган туганнары-гызга бирү хәерлерәк. Бу - әгәр дә алар зәкят бирелә ала торган кешеләр исәбенә керә икән - энеләр, сеңелләр, абыйлар, апалар һәм аларның балалары һ. б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев