Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Гаилә мөнәсәбәтләре турында

«Адәмнәрнең явызы – үзенең гаиләсенә (хатын вә балаларына) ашау-эчү, кием-салым турысында вә башка мөгамәләләрдә гадәттән тыш тыгызлык кылучы кеше». (Хадис)

Дөньяда яшәүче милләтләр вә төрле кавемнәр гаиләләрдән, гаиләләр аерым кешеләрдән гыйбарәт булып, бер милләт вә кавемнең диндарлык вә әхлак турысындагы үлчәве вә көзгесе — гаиләләрдер. Ошбу сәбәптән гаиләнең тереклеге вә гаилә тәрбиясе хакында бик игътибарлы булырга тиешле.


Без мөселманнарда ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәт хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәттән күп аерылмый. Ир үзен теләсә ни эшләргә хакы булган хуҗа, ә хатынын ышанырга ярамый торган бер хезмәтче дип уйлый. Иренең шушы игътикадына кайвакыт ихтыяры белән, кайбер вакыт ихтыярсыз хатын үзе дә сәбәпче була. Хәлбуки, ислам шәригатенә күрә, дөньяда «теләсә ни эшләү» хакына ия булган бер адәм дә юк.


Гаилә башлыгы булган ир белән хатын мөнәсәбәте һәр ике тарафтан булган эчкерсез дуслык вә мәхәббәттән гыйбарәт булырга вә араларында да иптәшләр вә дуслар арасындагы кебек ихлас, тәкәллефсезлек, теләктәшлек төп канун рәвешендә тотылырга тиешле. Юкса ир белән хатынга, «гаилә» диюгә караганда, «хуҗа белән хезмәтче» дип әйтү дөресрәк булыр. Хуҗа белән хезмәтчеләр арасында булган балаларның яхшы тәрбия күрүләре мөмкин түгел.
Ире өйгә керү белән хатын курка, калтырана, балалар да анда-монда кача башласалар, вә чыгып китүе белән хатын иркен сулыш алып шатланырга, балалар да җыелышып, рәхәтләнергә керешсәләр, шул ирнең усал адәм икәнлегендә вә ошбу хәдискә туры килүендә шөбһә юк.


Гаилә төзек булуга беренче сәбәп: ир булган кеше үзенең хатынын үзенә иптәш, үзе юк вакытта үз урынында торучы хуҗа дип белергә, өй идарәсен бөтенләй аңа тапшырырга вә иркенлек бирергә тиешле. Хәдис шәрифтән аңланган мәгънә — шулдыр.


Ризаэддин Фахреддинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә