Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Гомер буе «җитәкләп» йөри торган догалар нинди алар?

Доганы телдән чыккан ялвару сүзләре һәм көчле корал дип атаганда бу сүзләрнең чын мәгънәсен тулаем аңлап бетерә алабызмы икән?

Күңелгә генә килеп киткән үтенү, Кодрәт иясенә сыену сүзләре дә, тел белән әйткән бер-ике җөмлә дә безнең тарафтан көчле дога булып яңгырарга сәләтле.

Кайбер догаларны кечкенәдән өйрәнеп үсәбез, кайберләрен тормыш көткәндә, төрле ситуацияләргә карап өйрәнәбез, ятлыйбыз, истә калдырабыз, ә билгеле бер төрле догаларны «башыбызга төшкәч» укып йөри торган булабыз. Шундый догалар була: алар гомер буе безне «җитәкләп» йөри. Укырга кергәндә, имтихан тотканда, юлга чыкканда, эшкә урнашканда, йорт алганда, балабызны озатканда, кыен очракларда калганда, авырганда, курыкканда, хәерлесен сораганда һәм башка бик күп очракларда телебезгә дога сүзләре килә. Доганы ихтыярсыз рәвештә кабатлап, бөтен өмет бары Раббыбызда гына икәнен таныган мизгелләре күп була адәм баласының. Нәкъ шундый мизгелләрдә үзенең нинди зәгыйфь һәм мохтаҗ икәнен аңлый да инде ул. Шундый вакытта телләребез, күңелебез беркая да язылмаган ялварулы дога сүзләрен кат-кат пышылдый. Һәм Аллаһның рәхмәте, шәфкате белән ул догалар кабул була да, чөнки Яратучыбыз Коръәндә: «Без аңа муен тамырларыннан да якынрак», — дип әйтә («Каф», 50:16).

Доганың көче гаҗәеп, әмма бу көчнең тәэсирен тояр өчен, аны ихластан, кабул булуына ышанып кылу мөһим. Ә ихласлыкны саклап калып, адашмас, югалмас өчен, бер генә мизгелгә дә Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәү кирәктер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә шундый күркәм дога үрнәге китерелә. Әгәр аның тирән мәгънәсенә төшенергә тырышсак, бер мизгелнең тулы бер гомергә тәңгәл булырга мөмкинлеген аңларбыз. Бу догада искә алынган: «Бер мизгелгә дә...» дигән сүзләр, Аллаһның рәхмәте булмаса, күз ачып йомган арада да адашырга, харап булырга мөмкин икәнлекне белдерә. Мизгел, бер караганда, бик кыска вакыт ул, әмма хәтта ул да кеше тормышында хәлиткеч роль уйный ала. Нәкъ руль артында югары тизлектә җилдертү белән чагыштырып булыр иде моны. Бер секундка, мизгелгә игътибарны читкә юнәлтү коточкыч һәлакәткә китерергә мөмкин. Нәкъ шуның кебек, Аллаһның рәхмәте, Аның безгә карата кайгыртуы булмаса, без дә мизгел эчендә тизлек корбаны булырга мөмкинбез. Ә тизлек, безнең очракта, бәрәкәтсез шушы тормышка тиң ул.

Доганың үзенә килгәндә, ул: «Аллааһүммә рахмәтәкә әрҗүү фәләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гайнин вә әсълих лии шә’нии күлләһү ләә иләәһә иллә әнтә. Йәә хәййү йәә каййүүмү бирахмәтикә әстәгыысү» («с» хәрефе сакау итеп укыла. — Ред.). 

Мәгънәсе: «Йа Аллаһ, мин Синең рәхмәтеңне генә өмет итәм, мине бер мизгелгә дә үземә генә ялгыз калдырмасаң иде. Минем бөтен эшләремне төзек кылсаң иде. Синнән башка Илаһ юк, әй Тере, әй бөтен нәрсәне Тотып торучы, Синең рәхмәтеңне сорыйм!» (Әбү Давыд, 2:694; Әт-Тирмизи, 2:192). 

Айсылу Юлдашева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев