Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле сәяхәт

Тәмле чәйләре белән сыйлап, яхшы теләкләре белән олылап, кадерләп озаттылар безне

Шушы көннәрдә без — «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе Балтач бүлегенең 4 курс шәкертләре бик кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта бик нык файдалы да, гыйбрәтле дә сәфәрдә булып кайттык. Җитәкчеләребез — Рамил хәзрәт Бикбаев, остазыбыз Айгөл Вәкил кызы Хәлиуллина һәркайсыбызга итәгатьлелек күрсәтеп, хөрмәт белән безнең сәфәребез уңышлы да, файдалы да булсын өчен тырышлык куйдылар. Мәдрәсәбез җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев бик уңайлы зур автобус белешеп, юл мәшәкатьләре турында алдан кайгыртып, безгә уңайлыклар булдырып, кайгыртучанлык күрсәтсә, остазыбыз Айгөл һәрчак янәшәбездә булып, кызыксындырган сорауларыбызга җаваплар биреп, күргән-ишеткәнебезне тулыландырып йөрде.
Автобуска утыргач, сәфәр догаларыбызны укып, юлыбызның имин булуын теләп дога кылып, юлга кузгалдык. Тирән белемгә, сүз осталыгына ия булган җитәкчебез Рамил хәзрәтнең сөйләгәннәрен тыңлап барып, Казан шәһәренә килеп җиткәнебезне тоймый да калганбыз. Иң беренче тукталышыбыз бик зур тарихы булган, искиткеч күренекле кешеләрне үзенә сыендырып куенына алган татар зираты булды. Безне Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры — Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Татар зиратында күмелгән, динебезне саклауда, дини тәрбия, белем бирүдә зур тырышлык куеп, үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш кертеп калдырган имамнарыбыз, галимнәрнең каберләрен зиярат кылып, аларның хезмәтләре, тормышы белән танышып, рухларына дога кылып чыктык. Шушы зиратта күмелгән бик күп күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар бирде ул.
«Кешенең кемлеген беләсең килсә, аның эшенә кара» диләр бит. Мәдрәсә капкасыннан килеп керүгә андагы тәртипкә, чисталыкка игътибар итәсең. Биредә шәкертләр дини тәрбия генә түгел, тормыш өчен кирәкле гыйлем дә — хезмәт тәрбиясе дә алып китәләр икән. Мәдрәсәнең үз хуҗалыгы, бакчасы, кош-корты, хәтта умарталары бар икәнен күргәч, Ильяс хәзрәтнең шәкертләре белән әтиләрчә кайгыртучан сөйләшүен ишеткәч, аның чынлап та үз хезмәте кешесе, динебез өчен янып-көеп йөрүче, олы йөрәкле кеше икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Юлыбызны гид-экскур-совод Рәшит Амишов белән дәвам иттек. Казан шәһәренең төрле районнарында булып, данлык-лы мәчетләр, аларның тарихы белән таныштык. Мавыктыргыч вакыйгалар, фактлар, кызыклы гыйбәрәләр тыңладык. Тарихи вакыйгаларга туктала-туктала, мәчетләрнең матурлыгына, чисталыгына, рәхәтлегенә сокланып, намазлар укып, догалар кылып чыктык. Ак мәчетне күреп, 1802 елда салынган Иске таш мәчетләрдә йөреп, Нурулла мәчетен, Галиевлар мәчетен, Мәрҗәни мәчетенең гүзәллеген күреп җаныбызга бер рәхәтлек, канәгатьләнү хисләре алып йөрдек. Мөхәммәдия мәдрәсәсе белән дә танышып уздык. Гидыбыз «Бу мәчеттә кылган догалар кабул булмыйча калмый» дигәч, Әҗем мәчетенә кереп намаз укыдык. Ил көннәребез тыныч булсын, сугышлар тукталсын, егетләребез исән-имин кайтсын дип дога кылдык.
Искиткеч тәэсирләр белән йөреп, вакыт узганын да сизмәгәнбез, көн дә кичке якка авышып бара икән ләбаса. Кайтыр юлыбыз да туры түгел, максатыбыз-истәлекле, бай тарихы булган авылларга кереп, андагы борынгы, хәтта ике гасырдан артык тарихы булган мәчетләр белән танышу. Бәрәзкәдәге бик борынгы таш мәчет белән безне авыл җирлеге башлыгы Аида ханым Фатихова дәлилләр белән, мәчетнең чынлап та бик борыңгы булуын тарихи вакыйгалар белән исбатлап, бик үтемле мәгълүматлар китереп таныштырды. Мәчетне төзекләндерү өстендә зур тырышлык куйган Түбән Бәрәзкәнең «Ленин» исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин сөйләгәне тагын да гыйбрәтлерәк. Ул авыл кешеләренең бердәмлеген, тырышлыгын искәртеп, хуҗалыкта бер генә читтән килгән эшче булмавын, барлык эшләрне шушы җирлек кешеләре белән башкарып барулары турында горурланып сөйләде. Ташкичү авылындагы мәчет тарихы үзе бер могҗиза. Күренекле шәхес, татарлыгыбызны, динебезне саклауда, яклауда зур өлеш кертеп, бик зур мирас калдырган шәхес Шиһабетдин Мәрҗәни йөргән шушы бина эчләрендә йөреп, ул йөргән сукмаклардан атлап, ирексездән шул вакытларга кайтып килгән кебек тоелды.
Вакыт соң булса да, бик зур тарихы булган, данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә керми китә алмадык. Мәчет имамы, хаҗи Рәкыйб улы Радик Кәримов бай тәҗрибәсе, төпле фикере, үтемле сөйләме белән һәркемне үзенә җәлеп итте. Шушы мәдрәсәгә зур өлеш кертеп калдырган, биш яшеннән корьән укыган Мотыйгулла хәзрәтнең хезмәтләре белән таныштык. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның әтисе Габдулла хәзрәтнең дә шушы мәдрәсәдә укуын ишетү-безнең өчен яңалык булды. Тәмле чәйләре белән сыйлап, яхшы теләкләре белән олылап, кадерләп озаттылар безне.
Бу сәфәребез азагында һәркем шундый нәтиҗәгә килгәндер. Аллаһы Тәгалә безне юкка гына шушы дин юлына кертеп, белем тәрбия алдырып, шушы олы шәхесләр, тырыш кешеләр белән таныштырып, шул изге җирләрдә йөретеп, күңелләребезгә һидият нурлары салмагандыр. Динебез, телебез, милләтебез өчен бөтен көчләрен куеп, тарихыбызны барлап, олылап торган кешеләр белән юкка таныштырмагандыр. Димәк безнең дә изге бурычыбыз-динебезне саклау, килер буыннарны әдәп-әхлаклы, Ислам динебезне саклаучылар итеп тәрбияләүдер.
Безгә шундый мөмкин-лек тудырган, безнең белемебезне арттыруда, әхлагыбызны баетып, күңелләребезне сафландыруда зур көч куйган җитәкчебез Рамил хәзрәт Бикбаевка, тарихи вакыйгаларны тулыландырып, дәлилләр китереп сөйләгән остазыбыз Айгөл Хәлиуллинага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә бу юлда хезмәт куйган һәркемгә әҗер-савапларын биреп, рәхмәтләрен ирештерсә иде.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе Балтач бүлегенең 4 курс шәкертләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев