Гыйлемеңне тормышта куллана бел
Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи габбил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнуче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә гыйлем алуда ярдәм ит, гыйлем юлында булганнар белән яхшы мөгамәләдә бул). Гыйлемне дошман курүче булма – һәлак булырсың», – дигән.
«Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһыдан» дип иман китергәнбез икән, без аны яратырга, аңа хезмәт итәргә тиешбез. «Ватанны сөю – иманнан» дигән хәдис моңа дәлил. Без – татар милләтеннән; ана телебез, туган телебез – татар теле. Без телебезне, милләтебезне хөрмәтләргә, аңа хезмәт итәргә тиешбез.
Галим булуның беренче шарты – үзебезнең илдә, мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән, башка дин, башка милләтләр арасында хөкүмәт законнары кысасыннан чыкмыйча, тормышыңны ислам кушканча алып бару. Барча кеше мөселман булса, ислам кануннары өстенлек итсә, ул илдә ислам кушканча яшәү өчен артык зирәклек кирәк түгел. Безгә үз Ватаныбызны сөеп, үз милләтебезне хөрмәт итеп, башка милләт һәм дин вәкилләре белән каршылыкка кермичә, динебезне Аллаһы риза булырлык итеп алып бару өчен гыйлемдә, зирәклектә, сабырлыкта кирәк.
«Безгә монда яшәү өчен шартлар юк, мөселманнар яшәгән җиргә китик», яки «исламда милләт юк» дигән сүзләр нигезле түгел. Сәхабәләр мөселманнар яшәмәгән җирләргә барып урнашып, шунда ислам динен таратканнар, дәгъват белән шөгыльләнгәннәр.
Каядыр барып, күпмедер уку да әле ул галим булу дигән сүз түгел, ул – мәгълүмат туплау гына. Син күпмедер аять, аның мәгънәсен, күпмедер хәдис һәм аның чылбырын белеп, менә шул мәгълүматыңны дингә дә, үзеңә дә, башкаларга да зыян салмыйча куллана белсәң – галим буласың.
Галим булуның икенче шарты – Аллаһының динен кешеләргә матур итеп җиткерү. Аллаһы Раббыбыз да Коръәни Кәримдә: «Үдегү иләә сәбиили раббикә билхикмәти үәл мәүгизатил хәсәнәти үә җәәдилһүм билләтии һийә әхсән», ягъни «Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр күркәм сүзләр һәм хикмәтле вәгазьләр белән», – ди.
Хакыйкый галим гыйлем бирүне, горефне яки кемне дә булса сүгүдән башларга тиеш түгел. Аллаһы Раббыбыз хәтта сыннарны да сүгәргә кушмый. Галим булсаң, сабырлык күрсәт, укыт, дәрес бир. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Ике золымлыкның кечкенәрәген сайлагыз», – дигән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кытайга барып булса да, белем алыгыз, чөнки белемгә өйрәнү һәр мөселман өчен фарыз», – дигән. Мөхәммәд (с.г.в.) заманында Кытайда ислам дине буенча белем алып булмаган, димәк, сүз дөньяви гыйлем турында бара. Аллаһы Раббыбыз Адәм (г-м)гә иң беренче һәр әйбернең исемен өйрәтә, ягъни дөньяви гыйлем бирә.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Сә нүрииһим әәйәәтинәә фил әәфәәкый үә фии әңфүсиһим хәттәә йәтәбәййәнә ләһүм әннәһүл хаккы» («Фүссыйләт» сүрәсе, 53 нче аять), ягъни «Җир-күкләрнең, галәмнең төзелешендә, кешеләрнең яратылышында һәм төзелешләрендә Аллаһының барлыгын даләләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребез бардыр», – ди. Димәк, кешеләрнең җир һәм күкләрнең (астрономия, физика, химия Һ.6.), кешенең төзелеше һәм яратылышы (биология, анатомия, генетика һ.б.) турындагы фәннәрне өйрәнүе – Аллаһының барлыгына яңадан-яңа дәлилләр табуы. Бүген бик күп галимнәребез, үзләренең ачышлары сәбәпле, Аллаһыга иман китерәләр.
Бүген, әлхәмдүлилләһ, дөньяви мәктәпләр эшләп тора, белем алырга зур мөмкинлекләр бар, без алардан файдаланыйк. Балаларыбыз иманлы, намазлы булу өстенә югары белемнәр дә алсыннар. Иманлы врачлар, юристлар, икътисадчылар, укытучылар, инженерлар һәм башка һөнәр ияләре булсыннар. Мәгариф системасында да, сәламәтлек саклау, хокук саклауда, бизнеста, идарә итүдә дә иманлы кешеләр күбрәк булган саен дин өчен дә, халык өчен дө яхшырак була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», – дигән. Бу хәдистә дөньяви һәм дини гыйлем турында сүз бара.
Дини гыйлемгә килгәндә, кеше ничә яшьтә булуына карамастан, фарызларны үтәү тәртибен, ким дигәндә тәһарәт, госел һәм 5 вакыт намаз тәртибен һәм харамнарны белергә тиеш. Юуларны белмәсә, гыйлем алу фарызларын үтәмәгән, зур гөнаһлы кеше була. Һәр авылда, мәхәлләдә халыкның сорауларына җавап бирерлек галим булу зарур. Аны булдыру, укыту, соңыннан имам итеп тоту, матди яктан тәэмин итү бөтен мәхәллә халкы өчен фарыз кифая. Бөтен мәхәллә белән берлектә эшлиләрме, яисә арада бер бай кеше бу эшкә алынамы – өстән бурыч төшә. Бу эш эшләнмәсә, бар мәхәллә халкы да гөнаһлы була. Бүген мәчетләребез җылытылмый, белемле хәзрәт тотарга мөмкинлек юк икән, моның өчен Кыямәт көнендә мәхәллә халкы җавап бипәчак.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң, аның әйткән сүзләрен, эшләгән гамәлләрен өйрәнү башлана. Галимнәрдә инде Коръән китабы булганга, кем күбрәк хәдис туплаган – шул галимрәк саналган. Вакытлар үтү белән хәдис китаплары да, язылып, бер тәртипкә салынган. Китаплары булган кешегә куллану мөмкинлеге арткан. Әмма бу китаплар гарәп телендә булганлыктан, файдалану, уку, өйрәнү өчен гарәп телен бар нечкәлекләре белән өйрәнү ихтыяҗы туган. Бүгенге көндә Коръәни Кәрим тәфсирләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән. Хәдис җыентыкларының да тәрҗемәләре бар. Инде шул хәзинәләрне өйрәнеп, без яшәгән шартларда аларны акыл белән файдалана белергә кирәк. Моны әзерлексез кеше эшли алмый. Әзерлексез кешенең хәдис белән файдалануы сабый баланың пычак белән уйнавы кебек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Һәр гыйлемнең урыны һәм вакыты бар», – дигән. Димәк урынга һәм вакытка муафыйк рәвештә куллану зарур. Шушы үзенчәлекләрне аңлаган һәм тормыш тәҗрибәсе булган остаз кул астында гына чын гыйлем алу дөрес була. Үзлегеңнән генә беренчел чыганакларны өйрәнеп, дөрес нәтиҗә чыгарып булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кемнең остазы юк – аның остазы шайтан», – дигән.
Башка чит җирләрдә яшәгән галимнәр дә безнең тарихны, үзенчәлекне белмәгән килеш, дөрес юнәлеш бирә алмыйлар. Кырымда, я булмаса Урта диңгез буенда үскән җимеш агачын безгә алып кайтып утыртсаң, җимеш бирү түгел, җан саклый да алмый. Үсентеләр сайлаганда да үсәчәк урынның климат шартлары исәпкә алына. Шулай булмаса, уңыш алып, нәтиҗә чыгарырга мөмкин түгел. Бик тырышсаң, күпмесендер теплицада үстерә аласың, әмма бөтен илдән теплица ясап булмый.
Коръән, хәдис ятлау, гарәп телен өйрәнү белән бергә халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, әүвәлге галимнәрнең хезмәтләрен дә өйрәнү зарур. Күп илләрдә безнең татар галимнәренең хезмәтләрен өйрәнәләр, китапларыннан файдаланалар. Татар галимнәрен үзләренең остазлары дип саныйлар. Ислам дине бездә бүген генә, буш урында барлыкка килмәде. Аның бездә 1100 елдан артык тарихы һәм тәҗрибәсе бар. Шул вакыт эчендә нинди генә авырлыклар үтмәгән безнең халык. Шундый киртәләр аша үтеп, динен саклап калган тагы бер халык бармы икән?..
Һөнәр өйрәнүнең, дөньяви шөгыльләр белән шөгыльләнүнең кирәклеген алда әйтеп үткән идем.
Галим булуның өченче шарты – шәхси үрнәк. Син әдәбең, үз-үзеңне тотышың белән башкаларга үрнәк булырга тиеш.
Кызганыч, бүген татар телен «кайгыртучыларның» балалары рус мәктәпләрендә укыйлар, рус телендә сөйләшәләр. Авылны «кайгыртучылар» - авылдан читтә яши, әти-әни хакы турында кешеләрне елатырлык вәгазь сөйләүче хәзрәтләребез әти-әнисе белән бер түбә астында яши алмый.
Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.
Арабызда дини гыйлемнән бөтенләй мәгълүматы булмаган, мәчет ишеген ачып та карамаган кешеләр күп. Шулар янына барып, аларга күркәм сүз, гүзәл әхлак белән Аллаһының рәхмәтен җиткерергә кирәк. Үзебез дә белгәнебез белән гамәл кылып, башкаларны да шуңа чакырсак – менә бу инде файдалы гыйлем була.
Аллаһы Раббыбыз булган гыйлемнәребез белән гамәл кылырга, башкаларга гүзәл мөгамәләдә булырга, биргәненә шөкер итеп яшәргә, Аллаһының җәннәтләрендә дә очрашырга насыйп итсә иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач район мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев