Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Игътибар: намаз вакытлары үзгәрә

Казан шәһәрендә, шул исәптән Балтачта да намаз вакытында үзгәреш 7 августка туры килә

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Игътибар итегез: август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 4 нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп, сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала исәпләнә.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә, шул исәптән Балтачта да намаз вакытында үзгәреш 7  августка туры килә: бу көнне ястү 22:08 сәгатьтә укыла. 8 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:03 сәгатьтә керә. 

 

Игътибарлы булыгыз!

 

(ДУМ РТ сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев