Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Икейөзлелек җәмгыятьне җимерә

Үзебезне үзгәртмичә матур тормыш булмаячак

Икейөзлелек яки шул ук мәгънәне белдерә торган безгә гарәп теленнән кергән монафикъ сүзе наафака — «җир куяны (тушканчик) оясына кереп качты» фигыленнән килеп чыга.Шуннан соң бу фигыль «икейөзле булу» дигән мәгънәгә дә ия була. Әгәр дә җир куяны оясына кереп качса, аның чыгып кача торган икенче якта тишеге бар. Монафикъ (икейөзле) кеше дә җир куяны кебек исламның бер ишегеннән керә һәм сиздермичә икенче ишегеннән чыгып та китә. Ул тегеләргә дә, боларга да ярарга тырыша, мөселманнар янында мин сезнең белән, мин дә мөселман, ди, ә динсезләр янында мин сезнең белән бергә дип белдерә. Яки ул кешегә ярар өчен нәрсәдер эшләргә яки сөйләргә мөмкин, ләкин үзе шыпыртын киресен эшли. Икейөзле кеше кәфер кешедән күпкә начаррак. Беренчедән, икейөзледә ике гөнаһ бар: көферлек һәм ялган. Икенчедән, икейөзлелектән килгән явызлык күпкә зуррак, чөнки ул, дошманың булса да, синең каршыңда дус булып йөри. Хәзерге заманда наафака фигыле икенче —"икейөзле булу" мәгънәсендә генә кулланыла, беренче мәгънәсендә инде кулланылмый.

Монафикълар алар күпчелек очракта ислам дине көчәйгән чорда пәйдә булалар. Мәсәлән, беренче мөселманнар Мәккәдә яшәгәндә бөтенесе ачык иде: кемнең мөселман, ә кемнең кәфер икәне, чөнки ул чорда мөселман булып кылану файдалы түгел иде. Ләкин мөселманнар Мәдинәгә күчеп ислам дәүләтен төзегәч, монафикълар пәйдә булдылар һәм шуның сәбәпле яңа авырлыклар пәйдә булды. Аларның кайберләре дөньяви файдага ия булуны максат итеп куйсалар, ә кайберләре ислам динен эчтән җимерү, төрле фетнәләр чыгару һәм мөселманнарны бер-берсе белән низагка кертү өчен тырышалар. Монда тарихтан күп мисаллар китерергә була. Шулардан берсе Британия шпионы Томас Эдвард Лауренсны (1888-1935), Лауренс Аравйский буларак танылган кешене китерергә була. Ул Гарәбстанга килеп исламны «кабул» итеп, гарәпләрне берләштереп Солтанга каршы күтәрә һәм Госманлы хәлифәтен җимерүдә бик зур көч куя. Ул соңрак үзенең китабында: «Мин яхшы мөселман ролен шул кадәр яхшы башкардым, хәтта мин төнлә белән, мине бер кем дә күрмәгәндә, төнге намазларга тора идем», — дигән сүзләр язып калдыра. Ни кызганыч, андый болгатучы Лоуренслар мөселманнар арасында бик күп бит. Монафикълар арасында хәтта шундыйлары да бар, алар үзләрен ислам диненә кергәннәрен игълан итәләр, яхшы мөселман булып кыланалар һәм берничә елдан бу дин миңа ошамады, бу диндә хаклык юк, дип демонстратив рәвештә исламнан чыгуларын игълан итәләр. Шуның белән алар башкалар алдында исламның дәрәҗәсен төшерергә телиләр. Аллаһ Коръәндә монафикълар хакында әйтә: «Кешеләр арасында шундыйлар да бардыр, алар: „Без Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китердек“, — дип әйтәләр, ләкин үзләре иман китермәделәр. Алар Аллаһны һәм иман китерүчеләрне алдамакчы булалар, ләкин бары тик үзләрен генә алдылар һәм шуны сизмиләр» (әл-Бакара: 8-9). Яки: «Дөреслектә, монафикълар Аллаһны алдамакчы булалар, әмма Аллаһ аларның үзләрен алдар. Алар намазга басканда, башкалар күрсен өчен, бик ялкауланып кына басарлар, һәм Аллаһны алар бик аз искә алалар» (ән-Ниса: 142). Шуның өчен Аллаһ аларга газапның иң начарын әзерләде: «Дөреслектә, монафикълар утның иң төбендәдер һәм син аларга ярдәмче тапмассың» (ән-Ниса: 145).

Монафикълык төрләре
Монафикълык ике төрлегә бүленә: беренчесе — зур, ә икенчесе — кечкенә монафикълык:
1. Зур монафикълык.
Бу — ышануга кайтып кала торган монафикълык. Бу шуннан гыйбарәт: кеше үзен тыштан мөселман дип күрсәтә, ә эчендә көферлекне яшерә. Монафикълыкның бу төре кешене тулысынча исламнан чыгара. Бу төр монафикълар дин көчәйгән вакытларда, дингә ачыктан-ачык көрәшеп булмый башлагач пәйдә булалар. Алар үз максатларына ирешү өчен тыштан исламны кабул итәләр, аларның кайберләреннән артык зыян да булмаска мөмкин. Ә инде аларның иң куркынычлары — яшерен генә исламга каршы көрәш алып баручылары. Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында алар күп булдылар, хәтта намазда беренче сафларда тора иделәр, шул ук вакытта мөселманнар арасында яшерен генә төрле фетнәләр, дошманлыкны булдыру белән шөгыльләнделәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларның һәрберсен исемләп белә иде, ләкин Хузәйфә ибн Йәмәннән башка беркемгә дә аларның исемнәрен әйтмәде. Монафикъ икәннәре аларның җеназасы вакытында гына ачыклана иде, чөнки пәйгамбәребез аларга җеназа намазын укудан баш тарта торган булды. Ләкин шулай да кайберләренең монафикъ икәнен барлык кеше дә белә иде, мәсәлән, Габдуллаһ ибн Убәйй ибн Сәлүл. Бу бәндә һәм аңа иярүчеләр күп фетнәләр ясасалар да, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кешеләргә тимәде. Алар хәтта мәкерле планнар кору өчен Мәдинәдә мәчет тә төзеп куйдылар, ләкин пәйгамбәребез Аллаһның әмере белән бу мәчетне җимерде.

Яки тагын бер мисал, Ухуд сугышы алдыннан булган хәл. Уйлап кына карагыз, мөселман гаскәренең өчтән бере, шул ук Габдуллаһ ибн Убәйй ибн Сәлүл җитәкчелегендә 300 кеше сугышта катнашырга теләмичә, төрле сәбәпләр табып аерылып кайтып киттеләр. Аларга бит зур ышаныч йөкләтелгән иде. Шулай итеп, мөселманнардан калган 700 кеше 3000 дошман гаскәренә каршы торып калдылар. Монафикъларның хәтәре шунда да инде, бөтенесе яхшы булганда алар ярдәмчел, әйбәтләр, әгәр дә инде берәр җаваплы эш йөкләсәң яки авыр чакта алар ышанычны акламыйлар, шунда ук качалар, хыянәт кылалар.
Аларның сыйфатлары: 1. Күңелләрендә булмаган һәм ышанмаган нәрсәләрне хаклык дип сөйлиләр. 2. Яхшылык эшлибез дигән аклану белән явызлык тараталар. 3. Үзен мөселман дип белдерсә дә, динне һәм дини кешеләрне мыскыл итеп алардан көләләр. 4. Үзләрен мөселманнар дип белдерсәләр дә, башка мөселманнарга каршы донослар язалар, яла ягалар һәм мөселманнарга каршы теләсә кем белән берләшергә әзерләр.

2. Кечкенә монафикълык.
Бу — гамәлләрдә күренә торган монафикълык. Бу кеше үзе мөселман, иманлы була торып, наданлыгы сәбәпле, монафикъларга хас булган гамәлләр эшләргә мөмкин. Пәйгамбәребез бу хакта әйтте: «Шундый дүрт сыйфат бардыр, әгәр дә аларның дүртесе дә бер кешедә җыелса, ул кеше чын монафикъ булыр. Әгәр анда шушы дүртнең берәрсе генә булса, анда монафикълыкның бер сыйфаты булыр, хәтта ул аны калдырганчы. Әгәр аңа әманәт тапшырсалар, ул әманәткә хыянәт кылыр, әгәр сөйләсә — алдар, әгәр вәгъдә бирсә — вәгъдәсен үтәмәс, әгәр берәү белән бәхәсләшсә — явызлык кылыр» (Бухари, Муслим).
Шулай итеп мона-фикъларның кайбер сыйфатлары, үзләрен чын мөселман дип йөрүче мөселманнар күңелләрендә дә яшеренгән булырга мөмкин. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхабәләре шушы начар сыйфатлардан бик курка торган булганнар, һәм гел үзләренең өстендә эшләгәннәр. Мәсәлән, Гомәр ибн әл-Хаттаб. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның хакында: «Әгәр дә миннән соң пәйгамбәр килә торган булса, ул, әлбәттә Гомәр булыр иде», — дигән. Шуңа да карамастан, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сер сакчысы Хузәйфә янына килеп: «Пәйгамбәребез мине монафикъ дип әйтмәдеме?» — дип сорады. Юк —дигән җавап ишеткәч кенә, ул тынычланды. Гомәр кебек бөек сәхабә дә мин монафикъ түгел микән дип курыккач, без ничек итеп тыныч кына йөри алабыз икән.

Кызганычка каршы, шушы монафикълык сыйфатлары безнең җәмгыятебездә бик киң таралды. Бу чир кәферләрдә генә түгел, ә үзләрен мөсел-ман дип йөрүче кешеләрдә дә бардыр. Әгәр дә кешенең йөрәгендә шушы бозык сыйфатлар киң тамырлар җәйгән икән, аңа инде бу сыйфатлардан котылу бик авыр булачак һәм аның бәхетле тормышына, күңел тынычлыгына бу киртә булып торачак һәм кешене түбәнлеккә төшерәчәк.
Монафикълык дин белән бәйле булмаган башка очракларда да буладыр. Мәсәлән, ул синең дустың булып йөри, ә күңелендә сиңа явызлык тели. Яки ниндидер түрә яки җитәкче кеше бик матур итеп сөйли, ә чынлакта сүзләре гамәлләренә бер дә туры килми. Яки кемнеңдер каршында ялагайланып югары күтәрелә. Кайберәүләр үзләрен таныту өчен бәхәсләргә керәләр, кайберәүләр үзләре дә ышанмаган сүзләр сөйлиләр. Мәктәп балалары арасында да икейөзлелек күзәтелә, ди тәрбиячеләр. Мәсәлән, өйдә ул бер төрле, мәктәптә икенче төрле, ә урамда иптәшләре янында аның чын йөзе ачыла. Менә шундый гамәлләр җәмгыятебездә бик киң таралды. Хәзерге заманда шунысыз яшәп булмый дип тә акланабыз әле. Киресенчә, икейөзлелек җәмгыятьне җимерә, үзебезне үзгәртмичә матур тормыш булмаячак.

Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини язма