Ил өчен, дин өчен көрәшчеләр онытылмас
Безнең яшьләребез дә бабаларыбыздан үрнәк алып, кирәк булса, дин өчен, Ватан өчен көрәшчеләр булып үссеннәр иде.
Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләһиррах-мәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин, үәссаләәтү үәссәләәмү гәлә расүүлинәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Газиз дин кардәшләрем, ел саен барыбыз бер булып билгеләп үтә торган олы, гыйбрәтле, күңелләрне сыный торган Җиңү бәйрәме җитә. Бик аз санда гына калган сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш афәтен күргән барлык кешеләрне, райондашларны Җиңү бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Аллаһ Раббыбыз барчабызга да хәерле гомерләр биреп, калган гомерләребезне сугыш афәтләрен, бүтән афәтләрне күрмичә, саулык-тынычлык белән, Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләребезне Аллаһ Раббыбыз насыйп итсә иде. Адәм баласы дөньяга юкка гына килми. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Әл-Мүлк» («Патшалык») сүрәсендә әйтә:
— «Әлләзи халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәбелүүәкүм әййүкүм әхсәнү гәмәләү үә һүүәл-гәзиизүл-гафүүүр» — Арагыздан кайсыгыз күркәмрәк гамәл кылганны сынап карау өчен үлем белән тереклекне бар иттем, — ди (Мүлк:2). Аллаһ Раббыбыз безне шатлык белән дә сыный, авырлык белән дә сыный, кайгы-хәсрәтләр белән дә сыный. Адәм баласының вазифасы — шушы сынауларны уңышлы үтү. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең «Әлү Гыймран» («Гыймран гаиләсе») сүрәсендә болай ди:
— «Әлләзиинә йүңфикуунә фии-ссәррааааи үә-ддар- раааа и үәл-кәәзыимиинәл-гайза үәл-гәәфиинә гәниннәәсии үә-ллааһү йүхиббүл-мүхсииниин» — Шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләрне, ачуларын тыючыларны һәм кешеләрне гафу итүчеләрне — изгелек эшләгән кешеләрне, чынлап та, Аллаһ Тәгалә ярата (Гыймран:134). Минем каршымда булган вазифаларыгызны, бурычларыгызны кайгылы вакытта да, сөенечле вакытта да, шатлыклы вакытта да үтәгез һәм ачуыгызны эчкә алыгыз, ди.
Аллаһ Тәгалә җирләрне, күкләрне — барысын да безнең өчен, безгә хезмәт итәр өчен яралтты. Җир тормышын төзеп- корып бирде дә безгә вазифалар йөкләде. Тәүлеккә биш вакыт намаз укып, Мине искә алыгыз, елга бер ай тоташ ураза тотыгыз, Минем ризалыгымны өмет итеп, зәкятләрегезне бирегез. Бай булган кешеләр, мөмкинлеге булганнар хаҗ кылыгыз, малы булган кешеләр корбаннар чалыгыз, хәрәмнәргә катышмагыз. Дуңгызны Мин сезгә хәрам кылдым, аракыны Мин сезгә хәрам кылдым, дип, Аллаһ Тәгалә бәян итте. Без Җир йөзендә яшибез икән, иң әүвәл Аллаһ Тәгалә каршында булган вазифаларны үтәргә тиеш. Икенчесе — балаларның әти-әниләре алдындагы вазифалары, бурычлары бик зур. Әти-әнине сайлап алып булмый. Аның гадәте, эше ошыймы-ошамыймы, бу бездән тормый, бу — безнең тәкъдиребез. Әти-әнине без ничек бар, шулай кабул итәргә, аларны хөрмәтләргә, догасын алырлык иттереп яшәргә тиешбез. Догасын алып, аларны соңгы юлга озатырга кирәк. Бу — безнең ата-ана алдында булган бурычыбыз. Әти-әнинең дә балалар алдында булган бурычы бар. Әти-әнинең балалар алдындагы бурычы — балаларны шәригатькә муафыйк итеп үстерү. Алардан туган балалар намаз укый белергә, Аллаһ каршында вазифаларын аңларга тиешләр. Ватан алдында да бурычларыбыз бар. Ватан да — тәкъдир, туган җир дә — тәкъдир, берәү дә туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдә туган, шул җирне хөрмәт итәргә, яратырга һәм аңа куркыныч янаганда, гомерен дә җәлләмичә, туган җирне сакларга тиеш. Безнең арабызда яшәгән, үзләренең Ватан алдында изге вазифаларын үтәп кайткан бабаларыбыз инде бакыйлыкка күчеп беттеләр, аларны, сугыш афәтләрен күргән бабай-әбиләребезне, әти-әниләребезне, авылдашларны без догадан калдырырга тиеш түгел.
Әйтәсе килгән тагын бер мәсьәлә бар.
Кайбер урыннарда яз аеның бер көнендә каберләрне зиярәт кылу көне итеп билгеләп, зиратларны чистарталар. Барлык авылларда да бу кирәкле эш барсын иде. Балаларыбызны да ияртик, һәр нәселнең үз урыны бар зиратта. Шушы урыннарны чистартыйк, әрвахлар рухына дога кылыйк, яңа каберләрне карыйк, ишелеп, сулар кереп, ямьсез булып ятмасыннар. Зират коймаларының да карыйсы җирләре бар. Кайберәүләр үзенең бабасының, атасының кая күмелгәнен дә белми бит. Зиратка баруның максаты, иң беренче, үлемне искә төшерү. Ул безнең мәңгелек йортыбызга капка булып тора. Барыбыз да шунда барасы, һәркайсыбызга да үлем киләчәк. Нәрсә белән барабыз? Зиратка гайбәт сөйләп түгел, ахирәтне уйлап барыгыз, үлемне искә төшереп, әрвахлар рухына дога кылыгыз, каберләрне тәртиплик, ямьсез булып тормасыннар. Агачлары корыган булса, кисеп ташлыйк. Дога кылыйк. Аллаһ Тәгаләдән иң беренче үзебезгә иман байлыгы сорыйк. Чөнки кайсыбызга — җәннәт ишеге, кайсыбызга җәһәннәмгә ишек булып тора зират. Зиратка барганда, мәет озатканда да, гайбәт, уен-көлке сөйләп, тамашага әйләндерергә ярамый.
Аллаһ Раббыбыз «Әл-Фуссиләт» сүрәсендә (31–32 аятьләр) әйткән:
— «Нәхнү әүлийәәкүм фил-хәйәәти-ддүнйәә үә фил- әәхыирати үә ләкүм фииһәә мәә тәштәһии әңфүсүкүм үә ләкүм фииһәә мәә тәддәгүүн. Нүзүләм-мин гафүүрир-рахи- им» — Хак Раббыбыз кушканнарны үтәп яшәгән кешеләргә үлгәндә Аллаһның фәрештәләре сөенечле хәбәр китерерләр, диде. Дөньялыгыгыз өчен дә, ахирәтегез өчен дә кайгырмагыз, гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә җәннәтле булырсыз, дип, куанычлы хәбәр бирерләр, ди. Менә Аллаһтан сорыйк: калган гомерләребезне хәерле кылып, Хак Тәгалә кушканнары, фарызларын үтәп, хәрамнардан тыелып яшик. Аллаһ Тәгалә фәрештәләрнең сәламен ишетә торган үлем насыйп итсен безгә, дөньялыгыбыз өчен, ахирәтебез өчен кайгырмыйча, тыныч күңел белән дөньядан үтүләребезне насыйп итсен. Каберләрне зиярәт кылганда менә шушыны искә төшерик. Терекләр торыр үлек догасы белән, үлекләр торыр терек догасы белән, диелә. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дигән әйтемнәребез дә бар.
Аллаһ Тәгалә алда искә алган Ватан сугышы чорларында яшәгән якыннарыбызның, мөселман кардәшләребезнең күргән афәтләрен, борчуларын, гөнаһларына кәффарәт итеп, җәннәткә керүләренә сәбәпче итсә иде. Бүгенге олыларыбызга хәерле гомерләр биреп, хәерле сәламәтлекләр биреп, матур-матур, үрнәк әби-бабайлар булып, балаларга үгет-нәсихәт бирә торган, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, безнең араларыбызда озак яшәүләрен Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде. Безнең яшьләребез дә бабаларыбыздан үрнәк алып, кирәк булса, дин өчен, Ватан өчен көрәшчеләр булып үссеннәр иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы имам-мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев