Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Имам-хатыйб әттәхият укыганда бармакның нишләтергә кирәклеген әйтте

Әттәхият укыганда Пәйгамбәребез (с. г. в.) бармагын күтәрде, ишарә кылды

— Әттәхият укыганда кайбер кеше бармагын күтәрә, кайбер кеше күтәреп тә тормый. Бармакны күтәреп, шайтанның башына сугып алырга кирәк, диючеләр дә бар. Моның хөкеме ничек?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Әттәхият укыганда, берничә хәдистә, Пәйгамбәребез (с. г. в.) бармагын күтәрде, ишарә кылды, дип килә. Шушы ишарәгә килгән вакытта, бу гамәлне кылган кешенең ишарә бармагы динебездә шәһадәт бармагы, дип атала. Кайчан да булса, шәһадәт кәлимәсен әйткән вакытта, ул намаз укыгандамы яисә башка вакыттамы, шушы бер бармак күтәрелә. Бу Аллаһ Тәгаләдән башка илаһи зат юк, Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с. г. в.) аның илчесе, дигәнне аңлата торган ишарә булып тора. Һәм әлбәттә, Әттәхият укыганда шәһадәт кәлимәсе әйтелә һәм шул вакытта «Әшһәду әл лә илаһә» дигәндә бармак күтәрелә һәм «иллаллаһу...» дигәндә төшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев