Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Имамлык йөкләгән кеше җомгада хотбәне урыс хәрефләре белән язылганнан укыса, бу җомга кабул буламы

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

– Авылда белемле мулла калмады. Имамлык йөкләгән кешебез җомгада хотбәне урыс хәрефләре белән язылганнан укый. Бу җомга кабул буламы...

 

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

 

– Әлхәмдуллилләһ, бүген районыбызның һәр татар авылында мәчетләребез эшли, шөкер анда безнең имамнарыбыз да бар. Имамнарыбызны надан дип гаепләсәк, безнең хәтта урыс хәрефләре белән укый торган имамнарыбыз да калмаячак. Шуның өчен дә имамнарыбызга хөрмәт күрсәтик, итагать кылыйк. Ә инде хотбәне урыс хәрефләре белән уку җомгага кимчелек китерми, җомга дөрес була. Һәрберебез дә мәчет әһеле булып, мәчеткә хезмәт кылсак, Аллаһы Тәгалә ярдәмен, бәрәкәтен бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев