Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Кайсы сүз гайбәт санала? - Җомга вәгазе

Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була», – дип аңлата

Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү ислам динендә олуг гөнаһ булып санала. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый.

Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе бу хакта яхшырак белүче», – дип җавап бирәләр.

Һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була», – дип аңлата.

Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» – дип әйтәләр.

Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса – аңа яла яккан буласың», – дип әйтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев