Кар бөртекләре
Без, Россия халкы карсыз кышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Кыш көне кардан чаңгыда, чанада шуу безнең өчен гадәти нәрсә.
Аллаһның рәсүле шушы доганы кыла торган булган: «...Әй Аллаһым, минем гөнаһларымны су, кар, һәм боз белән юып төшер». (Бухари).
Без, Россия халкы карсыз кышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Кыш көне кардан чаңгыда, чанада шуу безнең өчен гадәти нәрсә. Беренче карның төшүе дә безнең өчен бер шатлыклы вакыйга. Башта аны озак вакытлар көтәсең, ә соңыннан йомшак кар бөтен дөньяны акка урап алганын гаҗәпләнеп күзәтәсең. Күпме җырлар һәм шигырьләр язылган кар хакында. Әкренләп кенә төшүче кар бөртекләре микроскоп аша караганда шул кадәр матурлар, аларның дөрес һәм катлаулы формалары гаҗәпкә калдырырлык. Аларны чын мәгънәсендә сәнгать әсәренең үрнәге дип әйтергә була. Хак әйтте пәйгамбәр: "Дөреслектә Аллаһ матурдыр һәм Ул матурлыкны ярата«,- дип.
Бер карашка кар бөртекләре гади күренсә дә, алар кеше шәхесе кебек уникаль. Җир йөзендә бер-берсенә охшаган кар бөртекләрен табу мөмкин түгел. Ике бер төсле кар бөртегенең булуы нольга тиң, ди галимнәр. Алар кешеләрнең йөзе, тавышы һәм бармак эзләре кебек бер берсенә охшамаганнар, ә бит аларның санын санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, 50 см калынлыкта булган карның 1м2 да якынча 1.000.000 кар бөртеге бар һәм хәтта бөтен җир шары кар белән уратып алынган булса да, бер төсле ике кар бөртеге булмаячак. Бу күренеш 1985 нче елда Америка галиме Вилсон Бейтлен тарафыннан исбатланды. Ул 50 ел бу күренешне өйрәнә, кар бөртекләренең 6.000 фотосын ясый һәм бер-берсе белән чагыштырып карый. Шулай ук кар бөртекләренең төзелеше хакында япон физик-ядерщигы Укичиро Накая да узган гасырның урталарында үзенең хезмәтен бастырып чыгара. Ул кар бөртекләрен «серле иероглифлар белән язылган күктән килгән хат» дип атый. Бу эшкә ул гомеренең күп өлешен багышлый. Дөрестән дә һәрбер кар бөртеге бөек бер сәнгать әсәре, ләкин кеше кулы белән түгел, ә Аллаһ тарафыннан бар ителгән. Аллаһ безгә: «Әллә Аллаһ бар итүдә хикмәтлеләрнең иң хикмәтлесе түгелме?» — дип сорау бирә. (әт-Тин сүрәсе: 8. Имам Куртуби тәфсир кылганча).
Кар бөртегенең тагын бер могҗизасы — ул аның симметрик булуы, ягъни бөтен почмакларының да рәсемнәре бер төсле булулары.
Кар бөртекләренең серләрен бик күп галимнәр чишәргә хыялланганнар. 1635 елда кар бөртекләрен өйрәнү чишү белән танылган математик, физик, физиолог һәм фәлсәфәче Рене Декарт шөгыльләнгән. Шулай ук алман математигы һәм астрономы Иоганн Кеплер алтыпочмаклы симметрияле кар бөртекләре хакында «Яңа ел бүләге. Алты почмаклы кар бөртеге» исемле трактатын язып чыга. Ул анда кристалларның формасын бу Ходайның теләге дип аңлата.
Кар бөртекләренең бар булуы
Калифорния штатының технология институты профессоры ярты гомерен карны өйрәнүгә багышлаган Кеннет Либбрехт җавап бирә. Иң беренче кар бөртегенең нигезе, бик вак су тамчыларыннан призма рәвешендәге алты почмаклы боз криссталлары булып тора. Кар бөртегенең төзелеше су парларының молекуллары шушы кристаллар белән кушылып яңа кристалларга әйләнү сәбәпле барлыкка килә. Әмма кар бөртекләрнең симметрия серләре бозның кристаллик рәшәткәсендә яшерелгән. Су парының молекулалары кристалның бушлыкларына кереп тулалар һәм нәтиҗәдә кар бөртеге гадәттә алты почмаклы (өч почмаклы кар бөртекләре, дә очрый), тигез, симмертрик рәвешкә керә. Кар бөртеге үзенең һавадагы сәяхәтендә янәдән су молекулалары белән очраша һәм кар бөртегенең уклары, ә ук кырыйларында ботакчыклар пәйдә була. Икенче төрле әйткәндә кар бөртеге — ул боз кристалларының бергә кушылуы сәбәпле барлыкка килгән катлаулы симметрик структура. Кар бөртекләренең сурәтләре, зурлыгы һаваның дымлылыгы һәм температурасына бәйле. Алар җиргә озаграк төшкән саен зуррак булалар. Мәсәлән, 1944 елның 30 апрелендә Мәскәүдә уч кадәр зурлыкта кар бөртекләре явуы хакында билгеле. Әмма иң зур кар бөртеге 1987 елда Американың Монтана штатының Форто-Кео шәһәрендә ява. Аның диаметры якынча 38 см була.
Бу күренешне иң беренче француз һава гизүчесе (воздухоплаватель) Гастон Тиссандье үзенең һава шарында очканда күзәткән була. Ул өскә күтәрелгән саен кар бөртекләренең кечерәюен сизә. 2100 метрга хәтле күтәрелгәч ул үтә күренмәле вак боз кристталларының очып йөргәнен күрә.
Галимнәр хәтта лаборатория шартларында да бер төсле кар бөртекләрен бар итә алмадылар һәм моның серен дә төгәл генә аңлата алмыйлар. Шуңа кар бөртекләренең әле бөтен серләре һәм өйрәнүләр әле һаман да бара.
Кар бөртекләре үтә күренмәле бозлардан торса да кар нигә ак төстә соң? Карның ак төсе кар кристалларының эченә бикләнгән һава белән һәм кар бөтекләренең катлаулы формасы һәм яктылыкны сындыру, чагылдыру белән бәйле. Ләкин кар башка төстә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, арктикада һәм таулы районнарда карның ал һәм хәтта кызыл төстә булуы да гадәти хәл икән. Шулай ук һаваның пычыраклыгына карап кар яшел соры, кара һәм башка төсләрдә дә булырга мөмкин.
Кардан йөргәндә аяк астындагы карның шыгырдавы ишетелә. Бу кар кристалларының сыну тавышлары. Көн суыткан саен бу кристаллар ныгый һәм аяк астындагы карның тавышы да көчлерәк чыга. Кайбер кешеләр хәтта карның шыгырдау тавышына карап, көннең суыклыгын да билгели алалар.
Дөньякүләм масштабларда кар зур бер көзгегә тиң. Ул кояштан килгән яктылыкның һәм җылылыкның 90 процентын космоска җибәрә. Мондый чагылдыру сәләтенә бер генә табигый нәрсә дә ия түгел. Мәсәлән, карсыз җир фәкать 10-20 процент яктылыкны гына чагылдыра.
Карның файдасы
Карсыз суык кышлар безнең өчен чын һәлакәт. Чөнки әгәр дә 3 сантиметр тирәнлектәге балчыкның температурасы — 30 градуска җитә икән, бөтен үсемлекләр диярлек һәлак була дигән сүз. Ләкин кар катламы 20 сантиметр гына була икән, балчыкның температурасы инде −20 градус булачак. Мондый суыкны инде үсемлекләр иркен кичереләр. Ә инде кар катламы 50 см булса балчыкның температурасы инде — 8 градуска хәтле җылыначак. Карның тагын шундый файдасы бар, карда үсемлекләр өчен файдалы химик матдәләр бар, мәсәлән, хлоридлар, сульфатлар, гидрокарбонатлар һәм азот кушылмалары. Шуңа өстәп кар сулары кислородка да бай. Шулай итеп кар җирне әле ашлый да. Русларда шундый әйтем бар: «Снег на овес — тот же навоз». Кар күбрәк булган саен балчыкта азот кушылмалары да күбрәк була.
Кар бөртекләре белән бәйле кызык фактлар
-Кар бөртеге материянең гадидән катлаулыга әйләнүнең фантастик мисалы.
— Төньяк Котыпта кар шуның хәтле каты була, хәтта аңа балта белән сукканда, тимергә суккан кебек балта чыңлап куя.
— Антарктидада берничә көн эчендә яуган 3 — 4 метр кар шул кадәр тыгызлана, аны хәтта бульдозерның тешләре көч хәл белән тишеп керә.
— Кар бөртеге 95 процент һавадан тора, шуңа аның җиргә төшү тизлеге 0.9 км/с.
-Җир шары халкысының яртысыннан күбрәге гомерләрендә карны бер тапкыр да күрмәгәннәр, күрсәләр дә телевизордан яки фотосурәттән генә.
— Явып тыгызланган карның 1 сантиметр калынлыктагы өлеше 1 гектарга 25 — 35 кубометр су бирә.
— Бозлар бертөсле үк салкын түгелләр. Мәсәлән, Антарктида бозларының салкынлыгы — 60 градуска ка җитә. Бераз җылырак Гренландия бозлары, аларның салкынлыгы —28 градус тирәсе. Ә иң «җылы» бозлар Скандинавия һәм Альп тауларындагы. Аларның температурасы 0 градус чамасы.
Нәтиҗә ясыйк
Безнең дөньябызда Аллаһның барлыгын, Аның кодрәтен күрсәтүче нәрсәләр, могҗизалар бик күптер, Алар күктә, тирә-юньдә һәм безнең аяк астыбызда да яталар. Кар бөртекләре шуларның берсе. Аларның матурлыгы, бер-берсенә охшамаулары, симметрик рәвештә булулары фикерләүче, күрә белүче кешеләрне гаҗәпкә калдыра. Без бу могҗизаларны күрә белергә һәм алар хакында фикерләргә тиешбез. Әмма күп очракларда без аларны күрмичә, гади бер әйбергә санап узабыз. Аллаһ Коръәндә бу хакта әйтә: "Күкләрдәге һәм җирдәге күпме галәмәтләр аркылы алар узалар һәм алардан борылалар",- дип Аллаһ гафил һәм ваемсыз кешеләрне шелтәли. (Йосыф сүрәсе, 105 аять).
Дөрестән дә без күрә белмибез. Безнең өчен кояш ул бер лампочка гына, сыек эчле күкәйдән башлы, гәүдәле, тәпиле, тере, йөгереп йөри торган матур чебинең килеп чыгуы да безгә могҗиза түгел, ә шулай тиешле булган гади бер күренеш кенә. Яңгыр яву да безнең өчен шулай тиешле гадәти нәрсә генә, кар да матур бер табигать күренеше генә.
Кар бөртекләре хакында әйткәндә аларда зур сер яшерелгән. Бездән чыкан парлар болытларга күтәрелеп ниндидер үзгәрешләр кичереп безгә формасыз бозчыклар булып түгел ә матур, алтыпомаклы кристалларга әйләнеп кире җибәрелүе гаҗәп түгелме? Бу табигатьтә хаос һәм тәртипсезлек түгел, ә тиешле бер тәртип һәм кануннар хөкем сөрә икәнен күрсәтә.
Безнең табигатебез искиткеч гүзәл һәм камил. Бу гүзәллек очраклы рәвештә генә бар була алмый, сәламәт акыл моны кабул да итми. Бу бөтен барлыкның бар итүчесе Бөек Затның барлыгын без онытырга тиеш түгелбез. Аның кодрәтенең чикләре юктыр.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач бистәсенең үзәк мәчете имамы
Фото: рәсем ясалма интеллект белән ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев