Кариле мәчетендә зур чара
21 декабрь көнне Кариле авылы мәчетенең 30 еллыгы уңаеннан бик матур чара узды.
Җыелышта Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хез-мәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шулай ук Кукмара, Арча, Әтнә, Саба һәм Теләче районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.
Балтач районы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев район мөхтәсибәтенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач районы үсешендә дини тәрбия һәм мәчетләр эшчәнлегенең роле турында сөйләде. Кариле мәчетенең тарихы турында тирәнтен һәм эчтәлекле итеп җәмәгать эшлеклесе, "Ак калфак"хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Гөлсем ханым Миннебаева чыгыш ясады.
Мөфти Камил хәзрәт еллык хисап җыелышында 2024 елда мөхтәсибәтнең мәгариф, дәгъват, рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау һәм социаль хезмәт өлкәсендәге уңышлы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан, Казан кунаклары белән берлектә фикер алышып, булачак съездга делегатлар сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев