Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Казанда «Кырлай » паркы урынында нәрсә төзиләр

Эшләр 2026 елның сентябрендә башланырга тиеш, ә аның ахырына фундаментны төзекләндерү һәм коммуникацияләр үткәрү планлаштырыла

2022 елда сүтелгән «Кырлай» аттракционнар паркы урынында мәчет төзеләчәк. 

Мәчет Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан төзеләчәк. Ул 400гә якын дин тотучыны сыйдырачак.  Төп инвесторы, мәгълүматлар буенча, «ТАИФ» булачак. Шул ук вакытта төзелеш бәясе әле исәпләнмәгән.

Эшләр 2026 елның сентябрендә башланырга тиеш, ә аның ахырына фундаментны төзекләндерү һәм коммуникацияләр үткәрү планлаштырыла. 

Мәчет проектының авторы Татарстанның атказанган архитекторы Айваз Саттаров булырга мөмкин, ул Казан Кремлендә Кол Шәрифне проектлаган.

Сүз уңаеннан, элегрәк «Кырлай» урынында парк ачу планлаштырылган иде — бу идеяне Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Монда мәчет төзүгә күрше йортларда яшәүчеләр дә каршы чыккан.

Бизнес онлайн

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев