Кешеләр арасын төзәтү
Авыл халкы, кайвакыт бик юк нәрсәләр өчен ачуланышып, бер-берсе өстеннән мәхкәмәләргә кәгазьләр бирешәләр вә хөкемләшеп көннәрен уздырып, каннарын бозып йөриләр.
«Аң булыгыз! Намаз уку, ураза тоту вә садака бирү дәрәҗәләреннән дә саваплырак булган нәрсә хакында сезгә хәбәр биримме? Ул нәрсә – кешеләр арасын төзәтү. Ара бозык тору кешеләрне һәлак итә» (Хадис – Әхмәд ибн Хәнбәл мөснәде)
Гыйбадәтләрнең иң савап-лылары фарыз гамәлләр булганлыктан, бу урындагы намаз, ураза вә садакалардан нәфел намаз, нәфел ураза вә нәфел садака күз алдында тотылганлыгы үзеннән-үзе мәгълүм. Мәгәр дә ара бозык булу сәбәпле үтерү вә талау һәм дә милләткә зур зарар вә һәлакәтләр килү ихтималы булса, бу вакыттагы ара төзәтү савабы фарыз гамәлләрдән дә артык булырга мөмкин. Фарызлар – Аллаһ хакы, аларны соңыннан каза кылырга да мөмкин.
Авыл халкы, кайвакыт бик юк нәрсәләр өчен ачуланышып, бер-берсе өстеннән мәхкәмәләргә кәгазьләр бирешәләр вә хөкемләшеп көннәрен уздырып, каннарын бозып йөриләр.
Әгәр дә авылның яхшы картлары шундый кешеләрне килештереп йөрсәләр, кайсы гына очта ике кеше арасы бозылганын ишетү белән, ут сүндерергә баручылар рәвешендә тизлек белән барып, шуларның ачу утларына су сибеп сүндерсәләр, кулларын тотыштырып яраштырсалар, дөньяда рәхмәт ишетерләр, бу хәдис хәбәренә күрә, ахирәттә дә нәфел намаз, ураза савабын алырлар.
Бүгенге халыклар аерылышу вә тарткалашуларда бәрәкәт юклыкны үз тәҗрибәләре белән дә белделәр. Өлфәтсез вә мәхәббәтсез милләтләрнең юкка чыгуларын, дәүләт вә көч-куәтләреннән аерылуларын күзләре белән күреп тордылар, Рөсүлүллаһның: «Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче», – дигән сүзе катгый бер кагыйдә икәнлегенә инандылар. Әгәр дә һәркем үз холкын төзәтсә вә үз гаепләреннән пакьләнсә, ислам милләте, бүген анадан туган кебек, саф бер милләт булачак вә дөнья беткәнгә кадәр бер гаилә булып гомер сөрәчәк. Шуның өчен һәркем үз холкын төзәтергә, «Мин үз гаебемне төзәттем дә, башкалар төзәтмиләр», – димәскә тиеш, чөнки мондый сүз сөйләү – үзе иң олуг гаеп. Гаепне төзәтүнең галәмәте гөнаһны башкаларга ташлау түгел, бәлки башкаларның гаепләрен дә үз өстенә алудыр.
Ризаэддин Фахреддинов,
«Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннанан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев