Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Киемгә эт селәгәе тисә, тәһарәт бозыламы?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

– Мәчеткә барганда күршенең бәйдән ычкынган эте чалбарны ялап алды. Аның селәгәе тигән дигән шигем булды. Мин тәһарәт алып намаз укыдым. Кемдер эт селәгәе тигән урынны 3 мәртәбә су белән юу да җитә, дип әйткән иде. Кайсы дөрес?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Намазның кайбер шартлары – кешенең  тәне тәһарәтле һәм нәҗестән пакъ булуы, киеме һәм укый торган урыны пакъ булуы. Кеше үзе тәһарәтле булса да, киеменә тигән нәҗесе 5 сум тимер акчадан зур булса, бу очракта намаз дөрес булмый. Шуның өчен тәһарәт алу гына җитми, киемнең шул җирен юып алу сорала. Өч тапкыр сабынлап юганнан соң, киемнең нәҗесле җире чистара һәм кием пакълана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев