Корбан чалу нисабы 53 000 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән
Быел Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Корбан чалу нисабы 53 000 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр дип яза Татинформ.
Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.
Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9 нчы июнь.
Корбан чалу 8 нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев