Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Корбан чалу

Удхыйя корбаны. Бу корбан гаете көнендә һәм аннан соң тагы ике көн эчендә, ягъни Зуль-Хиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә чалына торган корбан. Байлыгы булган кешегә ел саен бу корбанны чалу вәҗиб була.

Корбан бәйрәме мөселман-нарның иң зур бәйрәмнәреннән санала. Бу көннәрдә мөсел-маннар корбан чалу аркылы Раббыларын Аллаһны зурлыйлар һәм Аңа якынаялар. Байлыгы булган һәр мөселманга корбан чалуны Аллаһ әмер итте һәм әйтте: «Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал», —диде. Ягъни, башта гает намазын укы һәм соңрак корбан чал дигән сүз. Бу аятькә нигезләнеп безнең хәнәфи галимнәре гает көнендә корбан чалуны вәҗиб дип әйттеләр. Киләсе аятьтә Аллаһ: «Без зур гәүдәле хайваннарны сезгә корбан йоласын үтәү өчен бар кылдык аларда сезнең өчен файда бар...», — диде. (әл-Хаҗ сүрәсе: 36).

Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә дә без мөселманнарга корбан чалуны әмер итте һәм әйтте: «Әгәр дә кешенең корбан чалырга мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, ул безнең намаз уку урыннарына килмәсен». (Ибну Мәҗә, Әхмәд, Хәким китерәләр). Шулай ук Пәйгамбәр әйтте: «Адәм баласының корбан гаете көнендә эшли ала торган иң яхшы гамәле — корбан чалу». (Тирмизи, Ибну Мәҗә).

Бераз тарих
Безнең динебездә корбан чалу йоласы Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйльгә килеп тоташа. Аллаһ Ибраһим пәйгамбәргә картаймыш көнендә бала насыйп итте. Аның икенче хатыны Хаҗәр ир бала тапты һәм аңа Исмәгыйль дип куштылар. Исмәгыйль инде балигъ яшенә җиткәч, Аллаһ Ибраһимне зур сынау белән сынады, аңа бердәнбер баласын Исмәгыйльне корбан итеп чалырга әмер итте. Бу әмерне ул төшендә күрде. Ибраһим пәйгамбәр (с. г.) Аллаһның әмерен Исмәгыйльгә (с. г.) сөйләгәч, ул карышмады һәм алар икесе дә бу әмергә буйсындылар. Бу хакта Коръәндә болай дип әйтелә: «Без аны [Ибраһимны] йомшак холыклы бер ир бала [Исмәгыйль] белән сөендердек. Ул аның белән бергә [эшләрендә] тырышлык куюга [балиг яшенә] җиткәч [атасы аңа]: «И, улым! Мин төшемдә сине чалганымны күрдем. Син бу хакта уйлап кара», — диде. Ул: «И, әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне үтә, Аллаһ теләсә мине сабыр итүчеләрдән табачаксың», — диде. Алар икесе [Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә тулысынча] буйсынгач, ул аны яны белән [җиргә] яткырды. Без аңа дәштек: «Әй, Ибраһим! Син төшне акладың». Һичшиксез, игелек кылучыларга Без әҗерләрен бирәбез. Һичшиксез, бу — ап-ачык бер сынау булды. Без аңа фидия итеп зур [кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган] бер корбанлык [сарык тәкәсе] бирдек. (әс-Саффәт сүрәсе: 101-107).

Корбан чалу йоласын Аллаһ борынгы өммәтләргә дә, Бәнү Исраил халкына да (яһүдләргә һәм насараларга) әмер итте. Алар да корбан чалу йоласын үтәп килделәр. Бу хакта Аллаһ Коръәндә: «Аллаһның исемен искә алсыннар дип, Без һәрбер өммәт өчен корбан чалу йоласын билгеләдек. Сезнең илаһыгыз — бердәнбер Аллаһ, Аңа гына буйсыныгыз һәм түбәнчелекләрне сөендер». (әл-Хаҗ: 34).

Бәнү Исраил халкының корбан йоласы.
Аллаһ Бәнү Исраил халкын башка халыклардан өстен күреп, аларга бик күп пәйгамбәрләр җибәрде. Алар өчен җибәрелгән иң беренче пәйгамбәр Исраилнең (с. г.) (Ягъкубның) коега атылган кече улы Йосыф (с. г.) булды. Соңрак күп гасырлар үткәч Аллаһ аларга Мусаны (с. г.) Тәүрат белән җибәрде. Ә инде аларга килгән пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Гыйсә (с. г.) Инҗил белән килде. Корбан чалуны Бәнү Исраил (хәзерге яһүд) халкы да үтәп килде. Аларда да бу йола корбан дип атала. Әмма, аларга чалган корбаннарының итләрен ашау тыелды. Алар чалган корбаннарын утка салып яндыра торган булдылар. Корбанның мәете янып беткәннән соң, бу корбан Аллаһ тарафыннан кабул ителгән булып санала. Хәзерге вакытта яһүдләр инде корбан чалу йоласын үтәмиләр, чөнки корбан чалу йоласы бары тик Йерушала́йимдагы (Иерусалим) Сөләйман пәйгамбәр төзегән гыйбәдәтханәдә, ягъни Әкса мәчетендә генә башкарылырга тиешле. Ә бу мәчет инде 2 мең ел элек җимерелгән, ә хәзер аның урынында мөселманнар төзегән Әкса мәчете тора. Яһүдләрнең ышануы буенча бу җимерелгән храм яңадан торгызылачак һәм аны яһүдләр тарафыннан көтелгән, Давыт (с. г.) нәселеннән булган Машиах патша торгызачак. Шуннан соң корбан чалу йоласы кире кайтачак.

Христианнарга килгәндә, Гыйсә (с. г.) яңа дин алып килмәде. Ул да һәм беренче «христианнар» да яһүди динендә иделәр, яһүдләр кебек гыйбәдәт кылдылар һәм шимбәне үтәделәр. Әмма соңрак Гыйсәгә (с. г.) иярүчеләр үзләрен яһүди диненнән аерып, аерым бер мөстәкыйль дин төзеделәр. Шимбә көнен инкяр иттеләр, дуңгыз итен хәләл иттеләр һәм корбан чалу йоласын да бетерделәр. Христиан диннәрендә хәзер корбан чалу йоласы юк, чөнки аларның ышануы буенча Гыйсә (с. г.) тәредә үлеп үзен корбан итте һәм барлык христианнарның гөнаһларын үз өстенә алган. Шулай итеп корбан чалу урынына Евхаристия йоласы кертелә. Бу йола буенча, христианнар чиркәүдә хәмердән һәм икмәктән авыз итәләр. Хәмер Гыйсәнең каны булса, ә икмәк аның тәне була. Бу аларда кан агызмыйча гына корбан китерү булып тора. Шушы йола аркылы христианнар Христос белән кушылалар. Аллаһ безне хак юлдан аермаса иде.

Шулай да грузиннар һәм әрмәннәр христиан булсалар да, башка христианнардан аерылмалы буларак аларда корбан чалу йоласы бар. Грузиннар, Аллаһка берәр нигъмәт өчен шөкер йөзеннән корбан чалсалар, ә әрмәннәр корбанны мохтаҗларга ярдәм итеп Аллаһка бүләк ясау өчен чалалар. Әрмәннәрдә корбан чалу матах дип атала һәм дини йола буларак кабул ителгән. Күп гасырлар буе әрмәннәр һәм грузиннар мөселманнар хөкеме астында яшәделәр һәм корбан чалу йоласы да аларга мөселманардан кергән булса кирәк.

Кабил һәм Һабил кыйссасы.
Кабил һәм Һабил Адәм (с. г.) нең ике улы була. Аның уллары арасында зур бәхәс куба. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен белү өчен Аллаһның әмере белән Адәм улларына корбан китерергә куша. Кемнең корбанын Аллаһ кабул итсә, шул хаклы була. Һәбил көтүче булу сәбәпле корбан итеп бер сарык чала, ә Кабил игенче булу сәбәпле корбан итеп үзенең үстергән игененнән бер өлеш китерә. Шулчак күктән ут төшеп Һабилнең корбанын яндыра, бу аның корбаны кабул ителде дигәнне аңлата. Ә Кабилнең китергән корбанына ут кагылмый, бу аның корбанының кабул булмаганын күрсәтә. Кабил моңа риза булмады, карендәшенә көнчеләнде, ачуланды һәм Һабилне үтерергә карар кылды. Максатына шушы юл белән ирешергә уйлады.

«Аларга Адәмнең ике улының хәбәрен хак [бер бәян] белән укы. Менә алар берәр корбан тәкъдим иттеләр, аларның берсеннән [корбаны] кабул ителде, икенчесеннән исә кабул ителмәде. Ул [Кабил Һабилгә]: „Мин сине, һичшиксез, үтерәчәкмен“, — диде. Ул [Һабил] исә әйтте: „Аллаһ тәкъвалык ияләреннән генә [корбаннарын] кабул итәдер. Әгәр син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң да, мин сине үтерергә дип кулымны сузмам. Чөнки, һичшиксез, мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркамын. Мин синең, минем гөнаһымны һәм үзеңнең гөнаһыңны йөкләп, Ут әһеле булуыңны телим. Бу — залимнәрнең җәзасы“. Нәфесе аны кардәшен үтерүгә этәрде, һәм ул аны үтерде, һәм ул хәсрәттә калучылардан булды». (әл-Мәидә сүрәсе: 27-30). Шулай итеп Кабил үтерүчеләрнең иң беренчесе булды. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Берәр кеше явызлык белән үтерелсә, бу түгелгән канның гөнаһысыннан бер өлеше Адәмнең беренче улына (Кабилгә) да йөкләтелә, чөнки ул беренчеләрдән булып үтерү гадәтен башлады». (Бохари, Мөслим).

Мөшрикләрнең корбаны
Аллаһ кешеләргә пәйгам-бәрләр җибәреп аларны хак юлга күндергәч, гасырлар үтү белән алар яңадан бозылып потларга табына башлыйлар иде. Кайчандыр Аллаһны бөекләп китергән корбаннарын, алар инде потларын бөекләп аларга китерә башладылар. Шайтан аларга бу эшне бизәп, матур итеп күрсәтте. Алар потларыннан хәер өмет иттеп, корбан итеп кошларны, хайваннарны, хәтта кешеләрне дә китерделәр. Бу бозык галәмәтләр Индия кебек илләрдә әле хәзер дә күзәтелә. Безнең борынгыларыбыз да исламга кадәр потларын шулай зурлаганнар. Ә кайберләре җеннәрне һәм шайтаннарны зурлап аларга корбаннар китергәннәр. Һәм бу бозык гамәл дөньяның төрле почмакларында әле һаман да башкарыла. Ибну Фадлан, Болгар җирләренә ясаган сәфәрендә, русларның потларына корбан китерүләре сөйли. Алар потларына корбан итеп берәр хайванны китерәләр, ә кич белән ерткыч хайваннар бу хайван үләксәләрен ашап китә. Иртә белән алар корбан хайваннарының ашалганын күргәч, безнең потларыбыз корбаннарыбызны кабул итте дип шатланалар, — дип язып калдырган.

Тарик ибну Шиһаб (р. г.) сөйләвенчә, Аллаһның рәсүле (с. г. в.) әйтте ди: «Бер ир чебен сәбәпле җәннәткә керде, ә бер ир чебен сәбәпле утка керде». Кешеләр: «Бу ничек була соң әй Аллаһның рәсүле?», — дип сорадылар. Ул: «Ике ир бер халык яныннан үтеп баралар иде. Бу халыкның бер потлары бар иде һәм аңа берәр нәрсәне корбан китермичә алар бер кемне дә үткәрмәделәр». Шуларның берсенә алар: «Корбан китер», — дип әйттеләр, ә тегесе: «Корбан китерергә минем бер нәрсәм дә юк», — дип җавап бирде. Халык аңа: «Бер чебенне генә булса да корбан китер», — диделәр. Бу ир чебенне корбан итеп китергәч, аны җибәрделәр һәм шул сәбәпле ул утка керде. Шуннан бу ирнең икенчесенә дә: «Бер чебене булса да корбан китер», — диделәр. Ә бу ир: «Мин Аллаһтан башка бер кемгә дә корбан китермим», — диде. Шуннан аны башын чабып үтерделәр һәм ул җәннәткә керде«. (Әхмәд һәм Ибну Әбү Шәйбә китерәләр).
Бу мөшрикләрнең корбан китерү галәмәтләре безнең җәмгыятебезгә дә кереп нык урнашты. Берәр һәйкәл яки мәңгелек ут каршында чәчәкләр кую, бу шул ук корбан китерү күренешләре.

Динебез Исламда корбан чалу
Корбан дигән сүз «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Ягъни, корбан чалу белән без Аллаһны бөеклибез һәм Аңа шушы юл белән якынаябыз. Динебезңә корбанның бер ничә төрләре бар, шулардан:
1. Удхыйя корбаны. Бу корбан гаете көнендә һәм аннан соң тагы ике көн эчендә, ягъни Зуль-Хиҗҗә аеның 10-12нче көннәрендә чалына торган корбан. Байлыгы булган кешегә ел саен бу корбанны чалу вәҗиб була.
2. Һәди корбаны. Бу корбанны хаҗиләр Мина үзәнлегендә булганда Зуль-Хиҗҗә аеның 10нчы көнендә чалалар. Хаҗига да бу корбанны чалу вәҗиб була.
3. Гакыйка корбаны. Бу корбан яңа туган бала өчен, Аллаһка шөкер йөзеннән чалына. Ир бала туса — ике сарык, кыз бала туса — бер сарык. Бу корбан ихтияри, мөстәхәб гамәл булып тора.
4. Нәзер корбаны. Кеше берәр хәергә ирешсәм, яки берәр хәергә ирешкәч үз өстенә корбан чалачакмын дип йөк ала. Әйткән нәзерне үтәү мәҗбүри — вәҗиб була, һәм бу корбанның итен дә ул үзе ашамас, таратып бетерергә тиеш була.
5. Кәффара корбаны. Әгәр хаҗилар, хаҗ кылганда берәр вәҗиб гамәлне үтәми калдырсалар яки берәр тыюны бозсалар, аларга бу хаталарын дөресләр өчен бер сарыкны корбан итеп чалырга вәҗиб булачак. Югыйсә хаҗлары кимчелекле булыр, камил булмас.
Безнең һәрбер корбаныбыз, ул корбан нинди генә булмасын, без аны Аллаһ өчен һәм Аны гына бөекләп чалырга тиешлебез. Корбан гына түгел, хәтта Аллаһтан башка нәрсәгә дә баш ияргә безнең хакыбыз юк. Аллаһны зурлап яшибез һәм Аны искә алып җан бирәбез. «Әйт: «Минем намазым һәм чалган корбаным, яшәвем һәм үлүем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчен генә», — дип. (әл-Әнгам сүрәсе: 162).
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчетенең имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев