Көшкәтбаш мәчетенә ярдәм кирәк!
Дин һәм тормыш

Көшкәтбаш мәчетенә ярдәм кирәк!

Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда бе­лән әй­ләнеп кайтачак, чөнки сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйт­те: «Өс­тә­ге кул астагы кулдан хәерлерәк», - диде

Көшкәтбаш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта төрле районнарда, ерак авылларда, чит төбәкләрдә гомер итүче газиз кардәшләр! Изгелеккә битараф булмаган, Аллаһ ризалыгы өчен игелек кылырга теләүчеләрне Көшкәтбаш авылы мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүләрен үтенәбез, хәлегездән килгәнчә үз өлешегезне кертеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга, олы савапка ирешергә чакырабыз.

Сәдака бирүнең файдасы, бирүчегә күбрәк файда бе­лән әй­ләнеп кайтачак, чөнки сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә әйт­те: «Өс­тә­ге кул астагы кулдан хәерлерәк», - диде. Сәдака бирү Аллаһның ачуын сүндерә. Гөнаһларыбыз өчен килә торган бәла-казаларга пәрдә бу­ла һәм киләчәктә үзебезне һәм киләчәк буыннарны төрле афәтләрдән, бәла­ләр­дән дә имин кылачак. Раббыбыз Аллаһ - юмарт зат һәм юмартларны ярата, җән­­нәткә дә беренче булып юмартлар керәчәк.

Хөрмәтле дин кардәшләр, ярдәм итәргә теләсәгез:
👇👇👇
✅+7 987 418-25-79 - Раушания Вагизовна Г. Сбербанк.

✅Әлеге сылтама аша куар код белән дә түләргә мөмкин:
qr.nspk.ru/AS2A007ADF...#

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев