Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Малның бәрәкәте – гошердә

Әкрен генә көзгә кереп барабыз. Менә сагындырган яңгырлар да ява башлады. Ходай мул уңыш җыеп алырга насыйп итсен.

Шул ук вакытта иккән игеннәрдән, яшелчәләрдән гошер сәдакасы бирергә кирәклеген халкыбызга искәртеп алыйк дип, ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмә кордык.

- Хәзрәт, республикабызда бу изге эшкә Сезнең хәер-фатиха белән Арча районының Хәсәншәех авылында керештеләр дип истә калган.
- Фарыз гамәлне күрсәтеп эшләүдә рия юк диләр. Халыкны җәлеп итү, чакыру максатында бит дип әйтүем. Ике дистә еллап элек булды бу: мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуб, халык гошернең нәрсә икәнен белми, әйдә, бер авылда гошер бәйрәме ясыйк әле, диде. Ул вакытта, сентябрьнең өченче шимбәсе булыр дип, җыю көнен дә билгеләгән идек. Хәзер онытылды инде. Моны кабат тәгаенләмичә булмас. Гошер "уннан бере" дигәнне аңлата, зәкятнең бер төре булып тора. Зәкятне күрсәтеп бирү гөнаһ түгел. Без Хәсәншәехне сайладык. Ул вакытта анда хәзерге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмә-товның әтисе Готыф абзый имам-хатыйб иде. Ул чакта әлеге авылда, шәхси хуҗа-лыкларда атлар бик күп иде. Җомга көнне халыкны җыеп, җомга вәгазен шуңа багышлап, гошерне шимбә көнне җыйдык. Халыкны вәгазьләп, урам саен атлар беркетеп, атка ияреп, бер кеше өй саен кереп, дога кылып йөреп оештырдык. Ул вакытта бәрәңге җыеп, Казанга, Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсәгә җибәрдек. Күркәм генә килеп чыкты.

- Хәзер дә бу башлангыч матур гына дәвам итә.
- Алай ук оешкан төстә булмаса да, туктап калганы юк. Халык бер ияләшкәч, гошер сәдакасын үзе мәчеткә китереп тапшыра башлады. Менә без узган елда Балтач районыннан гошер сәдакасы итеп алтмыш тонналап бәрәңге озаттык. Шактыен "Ярдәм" мәчетенә, әлеге Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсәгә, РИУга, "Госмания" мөселман мәктәбенә, Мәрҗани мәчете кашындагы ислам көллиятенә, Диния нәзарәте ашханәсенә тапшырдык. Һәрхәлдә үзебезнең Бөрбаш авылыныкын ел саен "Ярдәм" мәчетенә илтәбез.

- Халык бәрәңге генә бирәме, суган, кишер, кәбестә, чөгендердән дә өлеш чыгарамы?
- Кабак, кишер кебек яшелчә дә була. Әйтик, кукмаралар суган да бирә. Безнең Балтач ягында яшелчә үстерүгә Кукмарадагы шикелле әллә ни зур игътибар бирмиләр.

- Чирмешәннәрнең бу җәһәттә актив икәнен ишетеп торабыз. Тагын кайсы районнар җиң сызганып алына?
- Бу уңайдан республикабызның һәр районы күпмедер күләмдә эшли инде. Без үзебез, мәсәлән, Алан мәктәбендә күркәм генә гошер бәйрәме уздырган идек. Кукмара районының Ядегәр авылында үткәргәне дә матур булып истә калган. Махсус транспорт булдырып, бу эш белән ныклабрак шөгыльләнегез дип, "Зәкят" фондына тәкъдим иттем әле менә. Берничә көн элек кенә телевидениедә Минтимер ага Шәймиев чыгыш ясап, бер елны "Колшәриф" мәчете төзелешенә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан икешәр цетнер ашлык тапшырганнарын искә төшерде. Шактый катлаулы вакыт иде бит: хезмәт хакы, пенсия бирмиләр, акча юк диләр. Менә шул чакта нинди күркәм эш эшләнде. Шуннан соң егерме еллап бернинди корылык булмады. Ел саен Татарстан бөртекле культуралардан әйбәт уңыш алды. Әнә Болгар Ислам академиясе төзелә. Аның төзелешенә дә шушылай гошер җыярга мөмкин, минемчә. Элек гошер хисабына бөтен мәчет-мәдрәсәләр, имамнар тотылган дип әйтәләр иде. Ул чакта барча җир тулаем шәхси хуҗалыкларда булган. Хәзерге инвесторлар да уннан берен гошер итеп бирергә тиеш.

- Зәкят - малны чистарту ул, диләр.
- Гошер дә - малны, җыеп алган уңышны чистарту инде ул, анда мохтаҗларның, юксылларның да өлеше бар. Безнең бакчалардан алына торган уңыштан - бөртекле ашлык, бәрәңге, суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кәбестә, кабак һәм башка шундый яшелчәләрдән гошер чыгару тиеш. Күләме 600әр килога җитмәсә, гошер бирмәүдә гөнаһ юк, бирсәң - савап бар. Кыяр, помидор, чия, җиләк кебек тиз бозыла торган әйберләрдән гошер чыгармасаң, шулай ук гөнаһ юк, гошер чыгарсаң - савабы бар. Уңышның утыртырга һәм ашарга яраклы өлеше генә гошер чыгару өчен хисаплана. Вак, бозык җимешләрнең күләме гошер өчен хисапланмый.

- Гошерне мәчет-мәдрәсәләрдән тыш тагын кемнәргә бирергә мөмкин?
- Зәкят, гошер сәдакалары ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, мосафирларга, бурыч-лы кешеләргә, тоткыннарга, Аллаһ юлында хезмәт итүче кешеләргә бирелә ала. Шулай ук бу сәдакаларны кемнеңдер күңелендә Ислам диненә мәхәббәт уяту өчен кулланырга мөмкин. Шулай булгач, әлеге сәдакаларны хөкүмәттән бер тиен стипендия алмый торган шәкертләргә яки кечкенә стипендия алып укучы студентларга бирү дә дөрес. Зәкят, гошерне балалар - әти-әниләренә, әти-әниләр балаларына бирү дөрес түгел. Мохтаҗ туганнарыңа бирү дөрес. Туганнарыңның мохтаҗрагына бирү саваплырак, хәлләре бер чама булса, кыз туганыңа бирү саваплырак. Әлхәмделиллаһ, бүген алсаң - җир дә бирәләр, элекке кебек бәрәңге бакчаларын да кисеп йөрмиләр. Ләкин күбебез җирдән уңыш алып файдалансак та, гошер чыгармыйбыз. Фарызны үтәмәү - гөнаһ, ә инде аны инкарь итү көферлек икәнен онытып җибәрәбез. Без бүген, балаларыбыз сәламәт булсын дип, бик тырышабыз. Ризыкларны кат-кат юабыз, пешеклибез, кулларын да сабын белән юдыртабыз, табак-савыт та ялтырап тора, әмма еш кына "идеаль" чисталык эчендә рухи яктан зәгыйфь, пычрак калебле, миһербансыз бала үстерәбез. Күңел чисталыгына сабыннар, сулар белән ирешеп булмый. Аның өчен ашаган ризыкның микроблардан чисталыгы гына түгел, хәләл булуы, гошере чыккан, байлыгыңнан зәкят бирелгән булуы да кирәк. Авыл картлары, малның бәрәкәте - гошердә, дип тиктомалдан гына әйтми.

Рәшит Минһаҗ.
Фото: muslem.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B