Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Малның бәрәкәте гошердә

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кар-дәшләрем, әссә-ләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһ Раббебез Коръәндә (2 нче «Бәкара» сүрәсенең 277 нче аяте) «Иннәлләзиинә әәмәнүү үә гәмилүүс саалихәәти үә әкаамүс-саләәтә үә әәтүүз-зәкәәтә ләһүм әҗеруһүм гиңдә раб- биһим, үә ләә хаүфүн гәләйһим үә ләә һүм йәхьзәнүүн», ягъни: «Хакыйкатьтә, иман китерүчеләр, игелекле гамәлләр кылучылар, намазларын укып, зәкятләрен бирүчеләрнең әҗере Раббеләре хозурында. Аларга Ахирәттә курку һәм көенү булмас», — диде. Әйе, һәркемнең мөселман булып яшисе һәм иман белән мөселман булып дөньядан үтәсе килсә, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә инанырга тиеш. Ышануын гамәле белән исбатлап күрсәтү кирәк. Берәү: «Мин шофер», — дип, күпме генә кычкырып йөрсә дә, әгәр машинаны йөртә белмәсә, һичкем аны шофер дип танымый, хәтта машина йөртү өчен кулында хокукы булса да. Аллаһка ышанучы белән ышанмаучыны аерып тора торган иң беренче шарт намаз булса, икенчесе — зәкят, өченчесе — ураза һәм дүртенчесе — хаҗ. Зәкят мөселманнарга намаздан соң ук фарыз булды.
Кулындагы малы, байлыгы нисаб күләменә җиткән һәр кеше зәкят бирергә тиеш. Нисаб — ул байлыкның билгеле бер күләмгә җитүе. Малы нисаб күләменә җитмичә зәкят фарыз булмый. Зәкят кыйммәтле әйберләрдән, җанлы малдан, балдан һәм иген уңышыннан бирелә.
Зәкят кырда, бакчада үсә торган игеннәрдән, җимешләрдән дә бирелә. Җирдә үскән уңышның күләме 600 кг. нан артып китсә һәм аны 6 айдан артык саклап булса, ул уңыштан зәкят бирелә. Сугарулы җирләрдән алынган уңышның егермедән бере, сугарусыз җирләрдән алынган уңышның уннан-бере күләмендә зәкят бирелергә тиеш. Уңышның уннан бере күләмендә булганга күрә, бу төр зәкят — гошер дип йөртелә. Безнең бакчалардан алына торган әйберләрдән: бөртекле ашлык, бәрәңге, суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кәбестә, кабак һәм башка шундый җимешләрдән гошер чыгару тиеш була. Күләмнәре 600 килограмга җитмәсә, гошер бирмәүдә гөнаһ юк, бирсәң — савап бар. Кыяр, помидор, чия, җиләк кебек тиз бозыла торган әйберләрдән гошер чыгармасаң, шулай ук гөнаһ юк, гошер чыгарсаң — савабы бар. Уңышның утыртырга һәм ашарга яраклы өлеше генә гошер чыгару өчен хисаплана, вак, бозык җимешләрнең күләме гошер өчен хисап-ланмый.
Зәкят, гошер садакалары ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрь-ләргә, мосафирларга, бурычлы кешеләргә, тоткыннарга, зәкят җыю өчен билгеләнгән кешеләргә, Аллаһ юлында хезмәт итүчеләргә бирелә ала. Шулай ук бу садакаларны кемнәрнеңдер күңелләрендә Ислам диненә мәхәббәт уяту өчен кулланырга була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) бер хәдисендә: «Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр, тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр, тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр (гаурәтләрен капламасалар яисә зинаны ачыктан-ачык кылсалар), Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят гошерләрен бирмәсәләр, яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек һәм хайваннар хакына гына булыр), — диде.
Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. «Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем», ди, мәгәр эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында «Әл-Гыймран» сүрәсенең 180нче аятендә болай ди: «Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ — сезнең кылган эшләрегезне белүче». Бу аять — саран кеше хакында.
Зәкәтнең, гошер садакасының без инде югарыда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Башка җиргә эләксә, исраф була. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа кая бирергә икәнлеген күрсәтте. Шул сәбәпле, гошер садакасын мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү хәерлерәк. Ни өчен аны мәдрәсәләрдә укучы шәкертләргә бирү өстенрәк соң? Чөнки җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп, бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәгә бирү хәерлерәктер. Рәсүлебезнең (с. г. в.) сәхабәсе Гомәр (р. г.) бер вәгазендә сәхабәләргә җиткергән: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкертнең авызына каптырыр идем», дигән сүзен онытмасак иде.
Аллаһ Раббебез биргән садакаларыбызны кабуллардан кылып, калган малларыбызга — бәрәкәт үзебезгә, балаларыбызга тәүфикъ-һидаять биреп, Аллаһың кушканнарын үтәп, тыелганнардан тыелып яшәүләребезне, бер мизгеллек бу дөньядан мәңгелегебезгә иман белән үтеп, Җәннәтләрдә очрашып, сөенүләребезне насыйп итсә иде.


Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы имам-мөхтәсибе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөшер