Мәүлид бәйрәмендә хаҗга юлламалар уйнатылачак
29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме узачак
Быел тантана бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле. Шуңа күрә Диния нәзарәте беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә аны аеруча зур итеп һәм Республика Көне чаралары кысаларында оештыра. Бәйрәмгә теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла, дип яза Шәһри Казан.
Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Ш.Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана.
Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып хаҗга юлламалар уйнату торачак. Анда Мәүлидкә килгән һәр мөселман катнаша ала. Фестивальнең махсус кунаклары – Россиядә иң танылган нәшид башкаручы "Нәшидүл ислам" төркеме җырчылары. Алар үзләренең иң популяр нәшидләрен – сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт турында җырларын тәкъдим итәчәк. Нәшидләр гарәп һәм рус телләрендә яңгыраячак. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев