“Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” конкурсында катнашып, Гомрә хаҗына юллама отыгыз
Конкурс 3 - 7 яшьлекләр, 8 - 14 яшьлекләр, 15 - 18 яшьлекләр, 19 - 35 яшьлекләр, 36 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында уза
Казанның “Гаилә” мәчетендә “Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге” конкурсы башланып китте. Анда 3 яшьтән алып һәркем катнаша ала, дип яза Шәһри Казан.
– Мөнәҗәт – ул безнең тормышыбыз, – ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Безне мөнәҗәтләр укып үстерделәр. Ул моңнарда дин дә, әхлак та, тәрбия дә, пәйгамбәрләр тарихы да салынган. Яшьләр башка рухтагы җырлар тыңлыйлар дисәк тә, алар арасында да мөнәҗәт тыңлап үсүчеләр бар.
Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев әйтүенчә, мөнәҗәтләр татар халкының йөрәк серләрен сыйдырган моңнары. Олпат җырчыбыз үзе дә 4 яшеннән мөнәҗәтләр тыңлап, рухи кыйммәтләр белән тәрбияләнгән шәхес. “Тукаебыз теләгәнчә хискә нигезләнеп, авызны зур ачмыйча, җан җылысы, күңел кушканча моң җиткерү булсын”, – ди Миңгол Галиев.
Конкурста катнашу өчен 26 сентябрьгә кадәр гугл-докс формасы аша https://forms.gle/wjCoN8sjJxALkR3R8 ссылкасы белән теркәлү узарга кирәк. Татар телендә мөнәҗәт әйтүчеләрне видеога төшереп, конкурска җибәрергә кирәк. Тавыш камералары кулланмыйча, камераны башкаручыдан 2 метр ераклыкта урнаштырып, акапелло (музыка уен коралыннан башка, тере тавышка) яздырырга. Озынлыгы 4 минуттан артмавы шарт. Эшләрне 2025 елның 27 сентябреннән 5 октябренә кадәр kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Конкурс 3 - 7 яшьлекләр, 8 - 14 яшьлекләр, 15 - 18 яшьлекләр, 19 - 35 яшьлекләр, 36 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында уза. Гран-при иясен Гомрә хаҗ сәфәренә путевка белән сөендерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев