Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнарның бер-берсенә олы булган хаклары

Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем авыруның хәлен белсә яки җеназага чыкса, Аллаһ аңа дамин булыр», — диде.

 Ягъни, әгәр дә ул боларны даими, Аллаһның рәхмәтен алу өчен эшләсә, Аллаһ аны уттан коткарып җәннәткә кертергә аңа ышаныч, гарантия бирә. Яки аның тормышын Үз карамагына ала, тормышын көйли, ризыгын бирә, үлеп китсә рәхмәтенә ала.

Авыруның хәлен белү

Әгәр кеше авырып китсә, ул инде чыгып йөри алмый, өендә бер үзе калырга да мөмкин. Бу вакытта аның янына бер кем дә килмәсә, ул үзен ташланган, беркемгә дә кирәк булмаган кеше итеп саный башлый. Аның күңеле төшә һәм шайтан килеп аның күңеленә төрле уйлар салырга тотына. Шуңа күрә аның дуслары, кардәшләре, туганнары һәм якыннары аның янында булырга тиешләр, аның хәлен белергә килерләр. Авыруның моңа хакы бар.

Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Мөселманның мөселман өстендә алты хакы бар: очратсаң, сәлам бир; чакырса, бар; нәсыйхәт сораса, нәсыйхәт кыл; төчкереп Аллаһка шөкер итсә, хәер теләк телә; авырса, хәлен бел; вафат булса, җеназасына бар», — диде. Пәйгамбәребез (с. г. в.) безне авыруларның хәлләрен белергә барырыга өндәде һәм бу зур әҗерле изгелек икәнен исебезгә төшерде: «Кем авыруның хәлен белергә барса, кайтып киткәнче җәннәт бакчасының җимеш агачлары арасында булыр». (Мөслим). Икенче хәдистә: «Кем авыру янына барса, яки берәр мөселман кардәшенең хәлен белергә барса фәрештәләр аңа: «Син ниди яхшы эш эшләдең, тормышың хәерле булсын һәм бу эшең белән син үзеңә җәннәттә урын әзерләдең», — диерләр. (Тирмизи, Ибну Мәҗә, Әхмәд).

Әбү Һурайра сөйләгән хәдистә, Аллаһның рәсүле (с. г. в.) әйтә: «Аллаһ Кыямәт көнендә хисапка килгән колына әйтер:

— Әй Адәм баласы! Мин авырганда нигә син Минем хәлемне белергә килмәдең?

— Әй Раббым! Ничек мин Синең хәлеңне белергә килим, Син бит Галәмнәрнең — Раббысы — дияр колы.

— Син бит Минем фәлән исемле колымның авырып ятканын белмәдеңме, нигә аның янына бармадың? Әгәр дә син аның хәлен белергә барган булсаң, аның янында Мине тапкан булыр идең.

— Әй Адәм баласы! Мин синнән ашарга сораганда нигә син Мине ашатмадың?

— Әй Раббым! Ничек мин Сине ашатыйм, Син бит Галәмнәрнең Раббысы — дияр колы.

— Синнән, Минем фәлән исемле колым ашарга сораган иде түгелме, ә син аны ашатмадың. Әгәр дә син аны ашаткан булсаң, аның янында Мине тапкан булыр идең.

— Әй Адәм баласы! Мин синнән эчәргә сораганда нигә син Мине эчермәдең?

— Әй Раббым! Ничек мин Сине эчерә алыйм, Син бит Галәмнәрнең Раббысы — дияр колы.

— Синнән Минем фәлән исемле колым эчәргә сораган иде түгелме, ә син аны эчермәдең. Әгәр дә син аны эчергән булсаң, аның янында Мине тапкан булыр идең. (Мөслим).

Авыру кеше, авыруы сәбәпле үзе яки гаиләсе мохтаҗлык кичерергә мөмкин. Шуңа күрә авыруның янына килеп хәлен белү өстенә, кай чакларда матди ярдәм күрсәтергә, дарулар белән дә ярдәм итәргә кирәк булырга мөмкин.

Җеназада катнашу

Әгәр дә берәр мөселман үлеп китсә, аның дин кардәшләре аның җеназасына килергә бурычлы. Мәетнең моңа хакы бар. Кеше үлгәч, ул инде бу дөньядан өзелә, барлык байлыкларын, якыннарын калдырып китә. Аңа инде хәзер бу дөнья кирәк түгел, ул бары Раббысының ярлыкавына һәм рәхмәтенә мохтаҗ. Шуңа күрә исәннәр дога кылып, Аллаһтан ярлыкау сорап аңа ярдәм итәргә тиешләр. Җеназа намазы — ул мәеткә дога кылу намазы. Без җеназага барганда иң элек бу мәеткә намаз укып, дога кылып ярдәм итү өчен киләбез. Әлбәттә, әгәр дә мәеткә берничә кеше җеназа укысалар, бурыч үтәлгән булыр. Әмма җеназа намазында кешеләр күбрәк булган саен, мәеткә шул кадәр яхшырак булачак. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Әгәр бер мөселман кеше үлеп, аның җеназасында Аллаһка беркемне дә тиңдәш кылмаган кырык кеше катнашсалар, Аллаһ аларның шәфәгатьләрен һичшиксез шушы мәет файдасына кабул итәр», — диде. (Мөслим). Аларның шәфәгатьләре — намазда мәет өчен кылган догалары, Аллаһтан аның өчен сораган ярлыкаулары була. Шуңа без мөселманнар, әгәр берәр кардәшебезнең үлгәнен ишетсәк, эшләребезне калдырып шунда барырга тырышырга кирәк. Иң мөһиме, без җеназа намазы ничек укыла икәнен белү дә фарыз. Намазда нәрсәләр укыла, ниди дога кылына, барысын да белергә тиешлебез, югыйсә намазда ни эшләргә белмичә тик торудан беркемгә дә файда булмас. Безнең һәрберебездә дә ӘхмәдҺади Максудиның «Гыйбадәте Исламия» китабы булсын, анда гыйбадәтләрнең, намазларның ничек кылынасы ачык аңлатылган.

Җеназа намазында катнашу да зур изгелектер һәм аның өчен зур әҗерләр вәгъдә ителә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кем җеназада катнашып намазын укыса, аңа бер кыйрат әҗер булыр. Ә кем шуннан соң да озатып барып, күмүдә катнашса, аңа ике кыйрат булыр», диде. Кешеләр: «Ике кыйрат күпме була соң ул», — дип сорадылар. Ул: «Ике бөек тау кадәр», — дип җавап бирде. (Бохари). Икенче хәдистә Пәйгамбәр: «Бер кыйрат Ухуд тавы кадәр», — диде. Пәйгамбәребез безне шушы сүзләре белән җеназа намазларында катнашып үзебезгә дә, мәеткә дә файда китерергә өнди.

Җеназа намазының укылышы

Җеназа намазына басканчы, иң элек без тәһарәтле булырга тиешлебез. Тезелеп баскач без күңелдән бу мәет өчен җеназа намазын укыйм, дип ниятлибез. 

1. Шуннан соң без «Аллаһу әкбәр», — дип тәкбир әйтеп намазны башлыйбыз һәм эчтән «Сәнә» догасын укыйбыз: Субехәәнәкә Аллааһүммә үә бихәмдикә үә тәбәәракә-смүкә үә тәгәәләә җәддүкә үә ләә иләәһә гайрүк. Мәгънәсе: «Әй Аллаһым, Сиңа дан һәм мактау булсын. Синең исемең мөбарәк һәм дәрәҗәң олуг. Синнән башка бернинди Илаһи зат юк».

2. Икенче тапкыр: «Аллаһу әкбәр», — дип тәкбир әйтеп Пәйгамбәргә «Салават» укыбыз: Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм- мәҗиид. Мәгънәсе: «Әй Аллаһым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Әй Аллаһым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син — мактаулы һәм олуг зат».

3. Шуннан соң өченче такыр «Аллаһу әкбәр», — дип тәкбир әйтеп мәеткә дога кылына мәсәлән: «Аллаһуммә габдукә һәәзә (хатын кыз булганда: әмәтүкә һәәзиһи) ихтәәҗә иләә рахмәтик үә әнтә ганиюн гъән гъәзәәбиһи. Үә ин кәәнә мухсинән фәзид фи хәсәнәәтиһи үә ин кәәнә мәсииән фәтәҗәәүәз ганһү. Мәгънәсе: «Әй Аллаһым, Синең бу колың Синең рәхмәтеңә мохтаҗдыр һәм Син аны газаплауга мохтаҗ түгелсең. Әгәр дә ул изге (иманлы) колың булса, аның изгелекләрен арттыр. Әгәр дә ул гөнаһлы булса аны кичер». (Бу доганы татарчасын кылсаң да була, әгәр гарәпчәсен белмәсәң. Шулай ук кеше үзлегеннән бу догага өстәсә дә була).

4. Догаларын кылгач дүртенче тәкбир әйтелә һәм ике якка: «Әссәләәмү гаәйкүм үә рахматуллаһ» — дип сәләм әйтелә. Шуның белән намаз тәмам.

Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчетенең имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев